16+

«Татар җыры - 26» хикмәтләре: Иң яшь лауреат һәм авторларны телгә алган бердәнбер җырчылар кем? (өченче бүлек)

Быел “Татар җыры” әбигә дә, бәбигә дә ошый торган булды. Әбиләрнең яшьлек җырлары белән бергә бәбиләр яратып тыңлый торган хитлар яңгырады. Беренче тапкыр “Алтын барс” яулаучы Шарапҗанның чыгышы гына ни тора.

«Татар җыры - 26» хикмәтләре: Иң яшь лауреат һәм авторларны телгә алган бердәнбер җырчылар кем? (өченче бүлек)

Быел “Татар җыры” әбигә дә, бәбигә дә ошый торган булды. Әбиләрнең яшьлек җырлары белән бергә бәбиләр яратып тыңлый торган хитлар яңгырады. Беренче тапкыр “Алтын барс” яулаучы Шарапҗанның чыгышы гына ни тора.

Быел “Татар җыры” үз исемен тулысынча аклады дисәк тә була. Татьяна Ефремова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Асаева, Данир Сабиров - халык җырларын башкардылар. Тамаша бетеп, өйгә юл тотканда Гөлназның “Алтын Барс”ы  кулыннан төшеп китеп, әрәм булган. Булгалый инде. Иң мөһиме - тапшырганнар бит, соңгысы булмасын.

Быел “Татар җыры” әбигә дә, бәбигә дә ошый торган булды. Әбиләрнең яшьлек җырлары белән бергә бәбиләр яратып тыңлый торган хитлар яңгырады. Беренче тапкыр “Алтын барс” яулаучы Шарапҗанның чыгышы гына ни тора. Аңа әле биш яшь кенә бит. Димәк, “Татар җыры” тарихында иң яшь лауреат. Кызык, әмма бу “Алтын барс” Шарапҗанның гына түгел, Рамил Шараповның да беренчесе икән. 10 ел элек уйдырма образ белән “Алтын барс” отачаксың дисәләр, ул ышанмаган да булыр иде, бәлки. Шарапҗан үтә мәгънәле “Җәмилә” җыры белән бөтен татар эстрадасын биетте. Урыннан күтәрелеп, Шарапҗан белән бергә флешмобка кушылучылар да булды. Шарапҗан әйтмешли, “красопетка”лар күп иде бит. Ни дисәгез дә, Рамил Шарапов бик тырыш, үҗәт, сәләтле кеше. 
- “Алтын барс” сынана 10 ел бардым. Тамашачыга, гаиләмә һәм үземә рәхмәтле. Бәлки, бу сын иртәрәк эләккән булса, аның кадере булмас та иде. Сынмадым, сыгылмадым. Күпме тир түгелде, күз яшьләре дә булды. Бу минем өчен сын гына түгел, 10 еллык иҗатыма нәтиҗә ясау, - диде Рамил. 

Аерылып торган чыгышларның тагын берсе - Нурминский. Бервакыт рус эстрадасында танылып киткән иде, хәзер менә кире кайткан. Җыры да “Кайттым” дип атала.  “Татар җыры” менә шундый төрле булды быел.

Чулпан Йосыпова “Ярамны яңартмам” дип җырласа да, тормыш үзе аның яраларын яңартып тора, ни кызганыч. “Татар җыры” узган көндә аның өчтуган абыйсы вафат булды. Ничек кенә авыр булса да, сиздермәде ул. Тешен кысып, түзәргә өйрәнгән, күрәсең. Без дә аның белән сәхнә артында җәһәт әңгәмә корып алдык. Сабырлык кына телик. 

Җырлы гаиләләрдән быел Алсу-Азат Фазлыевлар, Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар гына бар иде. Алсу-Азат “Татар җыры”н башлап җибәрделәр, ә Зөлфирә-Алмаз җырларның авторларын телгә алган бердәнбер җырчылар иде. “Матур җырлар булмаса, без җырчы була алмас идек”, - диделәр. Хак сүзгә, җавап юк. 

Зур чара техник җитешсезлекләрсез генә дә узмады. Алия Төхвәтуллина чыгышы алдыннан аны тәкъдим итүче видео язманы ике тапкыр куштылар. Әнвәр Нургалиев чыгыш алдыннан да сәхнә бераз буш торды,  вакыт сузылды. Дөрес, быел сәхнә бизәлеше дә катлаулы иде. Артистларның төркемнәре ике якта урнашкан биек сәхнәләрдә чыгыш ясады. Аларга баскычтан менәсе иде. Ә җырчыларга сәхнә уртасына чыгып җитү өчен башта бер-ике бусага өскә менеп, аннан төшергә кирәк иде. Менә шулай һәр чыгышта булган секунд тоткарлыклар, минутларга әйләнде. Дөрес, монысы вак-төяк инде. 

Җыр бәйрәменең ахырында Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады. Өч хитын - “Килә ява”, “Салкын чәй” һәм “Уфтанма”ны җырлады. “Уфтанма”ны җырлар алдыннан: “Элвин Грей минем җырны җырламады, шуңа үзем җырлыйм”, - дип төрттереп тә алды. Кыскасы, Элвин Грейның “Уфтанма”сын җырлады. 

Быел “Туган тел” каналы буенча да, социаль челтәрләрдә дә турыдан-туры трансляцияләр барды. Моның өчен оештыручыларга аерым рәхмәт. Һәркемнең дә андый затлы бәягә билет алып килерлек хәле юк бит. Ә трансляция өчен түлисе юк, шөкер.

Тагын укырга: «Татар җыры - 26» хикмәтләре: җырчы-ботаниклар һәм атказанганнар фәлсәфәсе (беренче бүлек)

«Татар җыры - 26» хикмәтләре: Элвин Грей, Резидә Шәрәфиева һәм көтелмәгән дуэт (икенче бүлек)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading