16+

Атна саен татарстанлылар мошенникларга 10-15 миллион сум акча "бүләк итә"

Республика аферистлардан зыян күрүчеләр саны буенча беренче бишлеккә керә.

Атна саен татарстанлылар мошенникларга 10-15 миллион сум акча "бүләк итә"

Республика аферистлардан зыян күрүчеләр саны буенча беренче бишлеккә керә.

Татарстанда дистанцион алдау фактлары саны арта бара, бу хакта журналистларга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының контроль-методик идарәсе башлыгы урынбасары Марина Шнитенкова сөйләде.

"Күрелгән чараларга карамастан, мошенниклык очракларын теркәү һәм банк карталарыннан урлау дәвам итә. Әгәр 2019 елда әлеге җинаятьләрнең өлеше 16% тәшкил итсә, 2020 елда - инде 23%, ә агымдагы елда - барлык теркәлгән җинаятьләрнең дүрттән бере", - дип билгеләде спикер.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан әлеге күрсәткеч буенча алда бара, аны Мәскәү, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе һәм Краснодар крае генә узып китә. Бу икътисади фактор белән аңлатыла. Безнең төбәк үсә һәм Татарстан халкы мошенниклар өчен кызыктырып тора. Әмма шул ук вакытта хокук саклаучылар тарафыннан тиешле чаралар күрелә һәм Татарстан шулай ук судка юнәлтелгән җинаять эшләре һәм тоткарланучылар саны буенча алдынгы урыннарны били. Шул ук вакытта әлеге юнәлеш гомуми масса арасында өстенлекле юнәлеш буларак билгеләнде.

Быел Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бу уңайдан күрше төбәкләргә 200дән артык сәфәр кылды, чөнки мондый җинаятьләрнең чикләре юк, һәм алар барысы да серияле һәм бер генә очрак түгел, ә дистәләгән кешегә юнәлдерелгән.

Уртача атнада Татарстан халкы мошенниклар аркасында 10-15 миллион сум югалткан. Күпчелек очракта республика халкын банк хезмәткәрләре дип аталган мошенниклар алдый, шулай ук интернет-мәйданчыклар аша да алдану очраклары күпчелекне тәкшил итә. Бу кармакка эләкмәс өчен, Марина Шнитенкова сез заказ биргән сайтны алдан ук яхшылап тикшерергә киңәш итә. Шулай ук сатучыдан товарның фотосын һәм видеосын җибәрүне һәм хәтта үз йөзен күрсәтүне дә сорарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading