16+

Көрәш казыгы кагылды, иреннәр ярылды: Салават Фәтхетдинов призына узган көрәштә истә калганнар

12 яшьлек Руслан Фәйзрахманов келәмдә иренен ярды, көндәше кулын имгәтте. Шул урында туктадылар дисезме? Юк! Тренерларның түзәргә кирәк диюе, кире борып кертте. Минем йөрәк бөрешкәнче, Руслан чиста җиңүгә ирешкәнче елый-елый көрәштеләр.

Көрәш казыгы кагылды, иреннәр ярылды: Салават Фәтхетдинов призына узган көрәштә истә калганнар

12 яшьлек Руслан Фәйзрахманов келәмдә иренен ярды, көндәше кулын имгәтте. Шул урында туктадылар дисезме? Юк! Тренерларның түзәргә кирәк диюе, кире борып кертте. Минем йөрәк бөрешкәнче, Руслан чиста җиңүгә ирешкәнче елый-елый көрәштеләр.

“Киләсе елга – юбилей, димәк, бу турнир тагын да масштаблырак, тагын да шәбрәк итеп узачак, бүләкләре дә саллырак булачак”, диде, Теләчедә яшь көрәшчеләр – 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр, хәтта ки балалар арасында 9 нчы тапкыр үз призына үткәрелгән ачык турнирны ачканда Салават Фәтхетдинов. 

“Йодрыгы белән сугып алды”
Хәер, быелгысы да гаҗәп иде – Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы, Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов аны Теләче хакимиятенең тырышлыгы белән болай да зур көрәш бәйрәменә әверелдергән. Республикабызның 17 районыннан һәм Мари Иленнән, Башкортстаннан барлыгы 213 яшь көрәшченең бер мәйданга җыелуы турнирның абруе ераклыкларга таралуы турында сөйли. Без – көрәшче халык, аны спорт төренә кертүебез дә, ирешелгән уңышларның нигезен ныгытып, бүгенге спорт мастерларына алмаш әзерләү ниятендә келәмдә нәни сабыйлар тәрбияләвебез белән дә көчлебез. Вак адымлы, әлегә юка беләкле кулларның сөлгеләрне нык тотып көрәшүләрендә үзгә тәм: ихласлылык ташып тора, елый-елый көрәшәләр, җиңелгәч үпкәләрне йотарга – бер-берсенә кул бирешергә көчләре җитмәү, келәм кырыенда бар көчендә җан аткан тренерларның да сабырлыгын бәреп “ега” яза хәтта.

Көрәш бәйгесе башланып китүгә үк Башкортстанның Миякәй районыннан 9 көрәшче сабыйны алып килгән өч мәртәбә дөнья чемпионы, атаклы көрәшче Айгиз Зәйнетдиновны да уттай кыздырып куйды әнә. 7 яшьлек улы Имран Зәйнетдинов узган елгы турнирда да Сабадан Рияз Хазиев белән бил алышып чемпион калган, быел да бергә туры килгәннәр. Имранның өстенлеге харап итте – көндәше үпкәсен учка җыеп бетерә алмады. Риязның тренеры укучысын келәмгә кире борып кертсә дә, көндәшне хөрмәт итәргә кирәк билгеле, ләкин Айгиз уттай кызган иде инде.
- Риязга – 12, минекенә 7 генә яшь, 29 килограммга чаклы авырлыкта бил алышалар. Карап торам, шул бала минекенә ике тапкыр йодрыгы белән сугып алды, Актанышта да шундый ук хәл булды. Тренерлары укучыларын тәрбияләсеннәр инде, болай ярамый. Келәм – ярыш урыны, ә ярышның үз кагыйдәләре, аларны бозарга да, көндәшеңә кул күтәрергә дә ярамый. Дөрес, Рияз ахырдан кул бирергә килде, ләкин минеке аннары бирмәде. Мин әлегәчә көрәш мәйданында, этешеп-төртешеп йөрсәм, ни була? Ике улым да көрәшә бүген, олысы Исламга 11 яшь, – ди Айгиз. Аның туган ягында үз акчасына көрәшчеләр мәктәбе төзеп, 8 елдан бирле яшь көрәшчеләр тәрбияләве олы хөрмәткә лаек. Бүгенгәчә биленнән көрәш сөлгесе төшмәве дә сокландыра. Сүзләренә келәмдәшләре дә колак салырлар дип ышанам. Рияз Хазиевның тренеры Илдар Ермолаев исә турнирга 20ләп яшүсмерне алып килгән. Укучысының бу адымын ул да хупламый, ләкин кичерешләрен аңлый да, аклый да.

- Балачагымнан алып, 40 яшемә кадәр көрәштем, Риязның келәмнән нинди хәлдә чыкканы бөтенебезгә дә таныш хәл, көндәше яхшы әзерлекле бала, узган ел да оттырган иде аңа, быел да, – ди Илдар.

Шунысы горурлык, Мари Иле төбәгендә дә татар көрәше киңәя бара. Тренерлары Мөнир Галләмов әйтүенчә, Йошкар-Олада көрәшкә йөрүче 60лап баланың берсе – 6 яшьлек Осман Сәфәргалиевне, халык арасындагы “чыбыксыз радио”дан ишетеп, ике ел элек әтисе җитәкләп килгән. Балалар арасында өченче урынны яулап, ул татарлар яшәгән күрше төбәккә көрәш казыгы кагып кайтып китте, мең рәхмәт!

23 килограмм авырлыгы белән көч сынашкан Дияз Сөнгатуллинның әтисе Марсель дә көрәшче. Дияз – тәпи китүгә әтисе янында келәмдә бөтерелгән бала. Рияз абыйсы үз авырлыгында беренчелекне яуласа да, энесенә әлегә аңа сокланырга һәм абыйсын тиңләшер өчен туктаусыз шөгыльләнергә кала.

“Көрәш тәме – гомерлеккә”
Хөкемдарлар да киеренке халәттә, ярышка гадел бәя бирү өстенә, тренерларның ризасызлыгына хаклыкны дәлилләргә кирәк. 18 еллык тренерлык эшчәнлеге дәверендә Аяз Хәйретдинов, Ильяс белән Ислам Йосыповлар, Илназ Миңнемуллин кебек көрәшчеләр тәрбияләгән үзе дә атаклы көрәшчеләр нәселеннән Ринат Хәйретдиновның укучыларына үз таләбе, спортзалда өйрәтелгәннәр келәмдә тагын да активлашырга тиеш.

- Кайткач барысын да анализлыйбыз, гаепне хөкемдарлардан түгел, үзегездән эзләгез, дим. Көрәшне балалар бакчасыннан башларга кирәк, үзем дә шул яшьтән килдем. Күбесендә бер чор була, көрәшне ташлыйлар, хәтта футболкаларына кадәр китереп бирәләр. Ашыкмагыз дисең, тыңламыйлар. Барыбер әйләнеп киләләр... Көрәш тәмен белдеңме – гомерлекккә, ташласаң да сагынасың, – ди Ринат Хәйретдинов.

Әлмәт көрәшчеләренең үз үзләренә зур ышаныч белән басып торулар нык гаҗәпләндерде.
- Мин Мөслимдә яшим, атнасына 3 тапкыр Әлмәткә – Рузил абый Ганиевка шөгыльләнергә йөрим, бер якка 80 чакрым. Нинди машина табыла, шуңа утыртып җибәрәләр инде. Ә бүген әниләр мине туганнарга китерделәр дә, үзләре йомыш белән китеп бардылар әле. Миңа – 12 яшь, авырлыгым 45 килограмм, 6 сыйныфта укыйм, келәмдә кабыргаларың авыртамы, дисез, түзәрлек. Көрәштә җиңү җиңел түгел түгелен, ләкин мин гел призлы урыннарны яулыйм, – ди Данияр Сәетгалиев.

Чаллыдан 17 көрәшче килгән. 6 яшеннән көрәшеп үскән тренерлары Булат Габделбаровның да әле беренче елы гына эшләве.
- Чаллыда көрәшчеләр дә бик күп, тренерлар командасы да көчле, көрәшне үстерү максатыбыз да нык. Балаларга нигездә тәҗрибә, психологик яктан ныклык җитми, каушыйлар, белгәннәре онытыла, – ди тренер.

Психологик ныклык дигәннәре тренерларның да шактыена җитми ул. Балык Бистәсеннән килгән тренер Рафик абый Мөхәммәтшинны, үзе әйтмешли, җитмешенче дистәсе сынаттымы, китте чыгымлап... Әмир Садыйковның сынмавына сокландым, бер яктан үз ялгышын, икенче яктан тренер таләбен күтәрергә кирәк бит. Көрәштә шулай ныгый торгансыңдыр...

Әтнә районы көрәш командасы белән әлегә әллә ни мактана алмаса да, 8 укучысын алып килгән тренер Даил Зиннәтуллин, шөкер, оешып киләбез, дип ышандырды. Булыр, тренер – яшь егет, димәк, барысы да алда әле!
- Шуны күрдем, үзебезнекеләргә тренировка җитеп бетми, әзерлегең йомшак икән, уңыш елмаер дип кенә келәмгә чыгу – отышсыз, – ди ул. – Балаларны телефоннардан куптарып алу өчен дә өстәмә тренировкалар куярга кирәк. Без бер яктан тәрбиялибез, ә телефоннар гел артка сөйри.

Бердәмлек ягыннан Алабуга көрәшчеләренә тиңнәр юк. Берсе мәйданга чыкса, келәм тирәли калганнары тезелә. Тренерлары Илнар Галимов Мамадыш районының Көмеш кул авылында туып-үссә дә, язмыш әмере белән Алабугада яши. Кул астында 150ләп яшь көрәшче шөгыльләнә. Бу турнирга 16 көрәшче алып килгәннәр.

- Данлыклы көрәшчеләрнең күплеге ягыннан да, Татарстанда көрәшчеләр үзәге булып та Теләче тора. Елына әллә ничә көрәш бәйгесе генә үткәрә бит алар, көрәш ягыннан бик югары күтәрелгәннәр иде, соңгы вакытларда яшь көрәшчеләре бераз йомшара төште әле... Көрәш бит ул кыштан соң килгән җәй уңышы кебек, нинди һава торышы буласын белмисең, көчле буыннан соң тынлык килә, аннан тагын күтәрелеп китә. Теләче көрәшчеләрендә әлегә әнә шул тынлык сизелсә дә, алар мондый мәртәбәле бәйгеләре белән дә үрнәк әле безгә, – ди Илнар Галимов.

Бу җәһәттән якташлары – Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин да һәм шатлана, һәм борчыла:
- Кечкенә генә Теләче районында балаларга кирәкле бөтен спорт объектлары да бар. Авылларда балалар саны азайса да, шөкер, көрәшчеләр саны кимеми. Соңгы елларда Әлмәт, Балтач, Чаллы көрәшчеләре күтәрелештә, Теләче дә калышмый, 14 мең халкы белән беренче унлыкта бара. Заманында бит без 3-4 урыннарны алсак кайгыра идек. Нишләтәсең, күбесе футбол, волейбол ише башка спорт төрләренә дә кызыга шул, – ди Рөстәм әфәнде Кәлимуллин.

Теләчелеләрнең юлы анык, көрәшне югары күтәрер өчен дә тәҗрибәле көрәшчеләрне үз келәменә чакыра ул. Район башлыгы Айрат Фәтхуллин – үзе дә көрәшче бит әле. Ә җитәкчесе көрәшне һәм көрәшчеләрне белгән, аңлаган кеше булса, район өчен икеләтә бәхет инде.

...Көрәш бәйгесендә үҗәтлеккә өйрәткән бер бил алыш күңелемдә калды. Балтачның Арбор авылыннан килгән 12 яшьлек Руслан Фәйзрахманов келәмдә иренен ярды, көндәше кулын имгәтте. Шул урында туктадылар дисезме? Юк! Елап келәм кырыена чыгып барган яшүсмерләрне тренерларның түзәргә кирәк диюе, кире борып кертте. Минем йөрәк бөрешкәнче, Руслан чиста җиңүгә ирешкәнче елый-елый көрәштеләр. Чын татар көрәше менә шундый буладыр да инде ул.

Укырга: Көрәш буенча Салават Фәтхетдинов призларына узган бәйгенең җиңүчеләре

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading