16+

«Чак кына үз – үземә кул салмадым»

- Мин 19 яшемдә кияүгә чыктым. Укуны һәм эшне бергә алып барырга туры килде, шуңа күрә беренче өч ел яшәвебездә бала кайгысы булмады. 22 яшь тулгач, бала турында уйлана башладык, ләкин, сәламәтлегем белән бәйле проблемалар булуы ачыкланды, - ди Тольятти шәһәрендә яшәүче Фәридә.

«Чак кына үз – үземә кул салмадым»

- Мин 19 яшемдә кияүгә чыктым. Укуны һәм эшне бергә алып барырга туры килде, шуңа күрә беренче өч ел яшәвебездә бала кайгысы булмады. 22 яшь тулгач, бала турында уйлана башладык, ләкин, сәламәтлегем белән бәйле проблемалар булуы ачыкланды, - ди Тольятти шәһәрендә яшәүче Фәридә.

Фәридәнең дәвалану процессы биш елга сузылган. Башта Тольяттида, анна Казандагы гаилә планлаштыру үзәгенә мөрәҗәгать итә.
- Биредә миңа яңа диагноз куелды: аналык гипоплазиясе һәм гормональ җитешсезлек. Табиб шундук йөклелекнең өзелү куркынычы турында кисәтте. Миңа бары 27 яшь, ә үзем бала табарга сәләтле түгелмен дигән уй аяз күктә яшен суккандай булды, - дип искә төшерә Фәридә.

Фәридә ЭКОга әзерләнә башлый. Кыз сүзләренчә, аңа психолог белән эшләү бик нык ярдәм иткән. Белгеч киңәше буенча, шундый ук ысул белән бала тапкан башка хатын-кызлар белән танышкан, дус кызы барлыкка килгән, аның белән барлык кичерешләре белән уртаклашкан. Беренче ЭКО уңышсыз тәмамлана, алган дүрт күкәй күзәнәкнең бары тик бер яралгысы гына исән кала, ләкин ул да бик зәгыйфь булган.

- Мин янә төшенкелеккә бирелдем, хәтта үз-үземә кул салу турында уйлана башладым. Яшисем килмәде, көннәр һәм төннәр буе еладым. Даими рәвештә психолог белән шөгыльләнеп кенә, курку һәм югалту халәтеннән котыла алдым.

Фәридә үз-үзен әни була алмавы өчен гафу итә һәм мораль яктан икенче ЭКОга әзерләнә башлый. Ниһаять, алты ел дәваланудан соң уңыш елмая.
Хәзер аның кызына бер яшь тула. «Минем өчен ЭКО процедурасы цивилизациянең башка казанышлары кебек үк, табигый процесс», - ди Фәридә.

ЭКО темасына кагылышлы әңгәмәне сылтама буенча укырга мөмкин: ЭКО: кирәкме, гөнаһмы?

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading