16+

Бер көн дәшми, икенче көн сөйләшми. Түзмәдем, үзем язып җибәрдем

Әллә телефоннарны читкә алып куйыйк та, элеккегечә яши башлыйкмы икән?

Бер көн дәшми, икенче көн сөйләшми. Түзмәдем, үзем язып җибәрдем

Әллә телефоннарны читкә алып куйыйк та, элеккегечә яши башлыйкмы икән?

Заман үзгәрде. Яшәүләр дә, үзебез дә, дөнья ямьнәре дә... Кызык тапмый яшибез. Юк, дөньясы бик кызык ла аның, ләкин үзебезгә кызыкны инде бүтәнчә итеп эзлибез. 

15 ел элек булган хәл бу. Ахирәтем бер егет белән таныштым, ди. Телефоннан! Көн дә кичен сәгатьләр буе сөйләшеп ята болар. Бер-берсе турында инде әллә ниләр беләләр! Рәхәт имеш, икесе дә үз өендә, җылыда, җитмәсә бер-берсенә үлеп гашыйклар! Виртуаль аралашу чынбарлыкка барып ялгангач, тормышта барысы да үзгә, ахырдан нишләрләр икән дип, озак күзәттем мин боларны. Телефоннан сөйләшеп яттылар да, туйлап та куйдылар. Ышанасызмы, юкмы, тату гына яшәп тә киттеләр. Дөрес, ирнең гаепләре юк түгел, ләкин дус кызым акыллы, йодрык кадәрле кара каннарны йотып яшим, беркемгә сиздермим, ди.

Сабырлыгы җитсен дә, йөрәге генә түзсен. Ул чакта мин боларның хәле үземә үк килер, дип ялгыш та уйлап карамаган идем, әлбәттә.
Ләкин хикмәт бүтәндә. 15 ел элек әле кызларны егетләр урам әйләнергә дә чакыралар, капка төбендә дә сөйләшеп утыралар иде, авылларда әлбәттә. Йолдыз санауларның үз рәхәте, кызыгы бар! Күккә карап бер-береңә сыенулар гашыйк парларга гына тансык ярату бит ул. Телефон аша аның тәмен тоеп буламыни? Ә вәгъдәләшү? Күзгә күз карашулар? 

Хәер, айлы төннәрнең тәмен бүгенгеләр дә белми. Кирәксенмиләр дә. Барысын да шул телефон галәмәте алмаштыра – танышуларны, ерактан торып аралашуларны... Хәтта яратуларны да. Үземне мисал итеп китерәм. Кешелек кануннары нигезендә бер егет белән күзгә-күз карап танышсак та, аралашып яшәү интернет киңлегендә. Иртән хәерле иртәләр теләү йокыдан уята. Көне буе күз телефон экранында – юлда да, эш арасында да. Эштән соң өйгә кайтканда да кулдан телефон төшми. Ашыга-ашыга хәреф чүплибез. Беләсезме, шул язышулар аркасында бер-беребезгә бик якынайдык без. 50 ел бергә торган парлар шикелле. Күңел йозагын бик тиз чиште ул, күпме яшерен серләр тишелде.

Төне буе йокламыйча сөйләшәбез, гөрләшәбез. Ятакта аерым булу да комачауламый, янымда гына кебек теге. Күңелгә якын әле! Булса да булырсың икән моның кадәр кадерле, дим моңа. Уйнап түгел, чынлап! Ә бер көнне ачуланыштык. Ир белән хатын ут ягып кычкырыша бит әле. Без дә шулай. Әйтелмәгән сүз калмады. Эчләрем бушап калды. Үпкәчел булып чыкты үзе. Бер көн дәшми, икенче көн сөйләшми. Түзмәдем, үзем язып җибәрдем. Син телеңне йоттыңмы, әллә миннән биздеңме, дим. Иии, ир белән хатын шушы урында өстәл янында гөрләшеп чәй эчәр иде. Ә без тагын сөйләшеп туя алмадык. Сагынышканбыз! Төн үткәнен дә сизмәдек.

Таңда башны мендәргә салган идек, ике сәгать тә үтмәде инде, кабаттан хәерле иртә! Көндез киңәшле сүз йөри ике арада, бер-беребезгә тормыш сөйрәргә ярдәмләшәбез, кичен китә ярату, назлы сүз... Кызык та, кызганыч та. Күңел бөтен, ләкин түшәк салкын. Моңа да карамастан очрашулар ешаймый. Һәркемнең өендә үз мәшәкате көтү бәласедерме, ләкин җылы аралашуның рәхәтен бернәрсә дә алмаштыра алмаганын икебез дә беләбез. Аңа карап кына бер-береңә тартылу да кимеми. Телефонда бер гаилә булып яшәү дә шул кадәр рәхәт! Терәк бар, иркә сүз дә җитә, күңелгә дә рәхәт. Ләкин нинди күренеш соң бу?
Шагыйрьләрдән калган мәхәббәтне нәрсәгә әйләндерә бу телефон. Миндә генәме соң бу халәт дисәм, юк, иптәш кызым да минем кебек үк яши икән. Серен чишкәч, икеләтә кыен булып китте. Яратуны да, җылы хисләрне дә телефонга куып керткәнбез, димәк. Җылы очрашулар да, вәгъдәләр дә шунда. Гарипләндергәнбез мәхәббәтне. Беләбез, алай ярамый. 

Әллә соң телефоннарны читкә алып куйыйк та, элеккегечә яши башлыйкмы икән? Сагынышып күрешик, җылы сүзләрне дә күзгә-күз карашып әйтер вакыт җиткәнне сабыр гына көтик. Менә шул чагында гына ныклы, төзек мөнәсәбәтләр туа торгандыр. Ә болай вакытка алданып, алманың агачында май аенда ук пешкәненә өметләнеп яшибез шикелле. Ярамый болай, ярамый...     
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading