16+

Миңа бурычка дип биргән 100 сумын кире алган. Нишләргә?

Елларның агышы минутларга тиңләшкән заманда яшибез, зарланырга тел әйләнми. Ләкин...

Миңа бурычка дип биргән 100 сумын кире алган. Нишләргә?

Елларның агышы минутларга тиңләшкән заманда яшибез, зарланырга тел әйләнми. Ләкин...

Зарланырга сәбәпләр бар икән. Юк, бүгенге кыйммәтчелек, халыкның социаль катламнарга бүленеп килүе хакында түгел сүзем. Күптән түгел эш белән сәфәрдә булдым. Хатын-кызның мәшәкате җитәрлек өйдә, кичкә керсәң дә, таң атса да, кырык якта кырык эше көтеп тора. Мин дә шул, өйдәгесен тәртипләп китим диптерме, өч көн элек кенә телефонымда акча беткәч, кәрәзле элемтә операторыннан бурычка акча алып торганымны, үземнең шул акчага сөйләшеп йөргәнлегемне бөтенләй онытканмын. Баштан чыккан, картлар әйтмешли, хәтер – тишек иләк хәзер. Юлга кузгач та берникадәр вакыт элемтәдә бардым әле, дуслар, якыннарым, хезмәттәшләр белән сөйләшеп алдым. Бер кул рульне тоткан, икенче кулда телефон – тормыш кайный! Шул арада телефоным акчасы минуска китмәсенме! Искә төште, оператор ипләп кенә компаниянең миңа бурычка дип биргән 100 сумын кире алган. Нишләргә?

Күңелем төшеп, кузгалып киткәч, башыма яңа уй керде, туктале, мәйтәм, операторга шалтыратып карыйммы әллә. Аңлаттым хәлемне, егерме генә минутка булса да элемтәмне ялгап тора алмыйсызмы, банк картасыннан онлайн акча күчерү өчен шул вакыт та җитә, мәйтәм. Бер каршы сүз әйтмәделәр, 100 тәңкәне мизгел эчендә җибәрделәр, бу акчага әле сез тагын 5 көн сөйләшә аласыз дип тә өстәделәр. Менә басты бәхет мине!

Юл газабы – гүр газабы, дигәннәр. Минем хәлдә калу – уен эш түгел. Киң юллар төзибез, шул буйларында сансыз кафе, кунакханә, ягулык нокталары төзеп, бизнес куәтлибез – акча эшлибез, ләкин кеше заты өчен уңайлыклар булдыруның бар шартын да үтәп җиткермибез. Әгәр кыш уртасында машинаң ватылып туктап калсаң, өстәвенә телефоныңда акчаң булмаса – уйларга да куркыныч. Менә шушы куркыныч хәлләргә калмас өчен дә кирәк бит ул телефонга акча салу өчен автоматлар. Кеше хакында уйланырмы икән берәр вакыт, шуңа күңелем төште минем...  

  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading