VIII
Намаҗанның уң ягындагы тыкрыкта ике адәм очрады. Зур буйлы, начар киемле, аз гына сакаллы берәве, басынкы аваз белән:
– Гыйльман, синме? – дип сорады да, «мин» дип җавап алгач, коймадан сикереп, йортка төшә бирде.
Башкалар аның артыннан иярделәр. Ындыр ягыннан тагы өч кеше күренде. Һәммәсенең өс-башлары ертык, йөзләре яхшылык, яманлык, көлү яки ачулану дигән кебек тойгыларны әллә кайчан онытып, ниндидер тупас сары-кара төс белән каткан иде.
Гыйльман, боларга каршы барып, берсенә – кендек, берсенә сынык чалгы очы бирде. Алардан үзенә бер озын җеп белән озын калын таяк алды.
Амбарларның, келәтләрнең ишекләре, түбәләре тимер, стеналары таш, йозаклары зур. Теләсәләр дә, боларны ватып керергә һәммәсе хәлсез бу адәмнәрнең көчләре җитмәячәк. Кереп-чыгып хәбәр алгалаучыларның сүзе буенча, Намаҗан картның он, ярма кебек барлык ашамлык әйберләре үзе торган өйнең сәке асларында, сандыкларында, базларында булырга тиешле. Шуңа күрә, туры, яшел түбәле өйнең йорт як коймага караган тәрәзәсенә бардылар.
Монда кеше биленнән йомшак карга баттылар. Буй да җитәрлек түгел. Гәрәйнең киңәше белән бер егет, абзарга кереп, баскыч китерде. Гыйльман белән Садыйк икәүләп менделәр дә калын пычак очы белән тупсаларны, кадакларны каердылар, тышкы катлауны түбәндәгеләргә бирделәр. Эчке тәрәзә тиз алынды, җиде кешенең бише ашыгыч-ашыгыч өйгә төште, икесе тимер кендекләр, озын таяклар тотып, баскыч төбендә калды.
Гыйльманда шырпы бар икән. Ул керүгә яндырды, лампаны тапты, аңа ут кабыздылар, бу бүлмәдә зур көзге белән каралып беткән иске сәгатьтән башка бер нәрсә дә табылмады.
Гыйльман белән Гәрәй, лампа белән яктыртып, алдан киттеләр. Залда да бушлык – монда да вак-төяк чынаяк, чәйнек, тәлинкә куйган бер шкаф, диварга эшләнгән шәмаилләр белән бер календарьдан башка нәрсә юк. Гәрәй белән Садыйк тышка чыга торган ишеккә барып тукталдылар, башкалар залга караган эчке бүлмәнең ишегенә килделәр. Эчтән ниндидер, каушаган, курыккан йокылы тавыш ишетелде:
– Кем бар анда?.. Сезгә ни кирәк?!
Гыйльман:
– Ни кирәген күрерсең, карт эт! – дип сүгенә биреп, ишеккә кул салырга өлгермәде, аннан кичке озын ак күлмәкле гәүдә, ак кәләпүшле, сирәк ак чәчле баш күренде, ахры, коты очкандыр, кире чигенде дә:
– Каравыл! Үтерәләр! – дип, тәрәзәгә ташланды, ләкин аңа ватып чыгып качарга форсат булмады, Гыйльман, ашыгып барып:
– Иманыңны укы, карт дуңгыз! Ә син каравыл кычкырасың! – дип, бугазыннан буды, бүлмәдә ул ялгыз булмаса кирәк: ике ир Намаҗанның кулын, аягын бәйләп, күзен каплап, авызын томалап азапланганда, караваттан ниндидер ак шәүлә, идәнгә төшеп, нәрсә артынадыр качкан төсле күренеп калды.
Картны, кире, залга чыгарып, сәке аягына бәйләделәр. Аның янында берәү калды. Башкалары өйне актарырга тотындылар.
Намаҗанның карчыгы бу ел үлгән иде. Үз баласы юклыктан асрауга алган улын, хатыны, бала-чагасы белән, көздән үк монда ашлыкны кыйбат сатып, кулларына аз-маз акча биреп, иген арзан җирдә кыш чыгарсыз дип, Төркестанга китүче ачлар белән җибәргән иде. Ярты кыш якынлагач, тынычсызлык күбәйде. Берәү базардан ярты пот он, бер-ике кадак ярма, икмәк алып кайтса, шул төндә үк басып талый торган булдылар. Каршы торганда, үтерү хәлләре дә булгалады, картның үзенә дә ике мәртәбә кагылдылар. Ләкин өйгә түгел, нәүрәп белән келәткә генә. Анда ризык нәрсәләре юк иде. Бөтен зыяннары йозакны-ишекне вату белән бетте. Шул куркынычтан соң карт ялгыз торырга җай тапмады. Түбән очның фәкыйрь, юаш, ашатсаң сугышка батыр бер адәмен, утыз кадак алабута оны түләп, ундүрт яшьлек улы белән, үз йортына алды: болар өчен хак бик зур иде, чиксез шатлык белән, Намаҗанның өенә күчтеләр. Малын-туарын карадылар, бөтен эшен эшләделәр, аның өстенә кич карактан саклык булалар иде.
Моны һәммә кеше белә иде. Гәрәй белән Садыйк шул ике адәмне эзли башладылар. Ләкин тапмадылар. Ишек-тәрәзә бикле, чыгып сызарга урын юк.
Алгы якның бер бүлмәсендә идәндә җәелгән бер киез таптылар, шунда ук бер пар чабата белән кәләпүш тә ята, күренде ки, каравылчылар ни дә булса сизгәннәр дә, үлүдән куркып, бер җиргә яшеренгәннәр.
Гыйльман кычкырып җибәрде:
– Әйдә, качмагайлары, чукынсыннар, тизрәк кузгалыгыз! – диде.
Ашыгыч-ашыгыч, мич башларын, базларны, сандыкларны актардылар. Ләкин ярты пот ярма белән ике пот чамасы арыш оныннан башка нәрсә чыкмады.
Гәрәй, ачудан кызып, сүгенергә тотынды, бер шкафны каерып ташлады. Аннан бөтен икмәк килеп чыкты. Һәммәсе, ач бүреләрдәй, шуңа ташландылар. Тыштагыларның берсе моны сизенде, ахры: «Я, нәрсә маташасыз, тизрәк», – дип, тәрәзәдән атылып керде дә икмәккә ябышты, иптәшенә дә бер сынык биреп, аны чыгардылар...
Ул арада эчке бүлмәдән «чыр-чыр» иткән бер яшь хатын тавышы килде. Садыйк белән Гәрәй йөгерделәр; барсалар, Гыйльман карават астыннан бер хатынны, ботыннан тотып, өстерәп маташа, хатын:
– Абзыкайлар, миңа тимәгез! Абзыкайларым, миңа тимәгез, мин гөнаһсыз! – дип кычкырып елый.
Садыйк килә-килүгә үк:
– Акырма, кәнтәй марҗа, сиңа чорт тисенме? Оннарыгыз кайда? – дип, башына типте.
Хатын тавышын, күз яшен эченә йотты, үзе:
– Абзыкайларым, мин монда бер генә кич кунам. Бернәрсә дә белмим шул. Ул миңа да бер генә кисәк кара икмәк бирде. Белмим, бер генә нәрсә дә белмим, абзыкайларым! – дип үкси...
– Пыскылдама, явыз елан! Әйт, кайда! – дип, аны кыйнап ташладылар.
Ләкин аңардан елаудан башка мәгънә чыкмады. Бу чит хатын иде, танып кемнәр икәнен әйтүдән дә куркыныч юк иде.
Гыйльман аңа:
– Бер тавыш чыгарсаң, башыңны ярырмын! – диде, хатын тынды.
Ирләр яңадан эзләргә тотындылар.
Ләкин Намаҗанның ашамлыклары, вак-вак капчыклар белән, йортның, абзарның, ындырның төрле җирләренә таратып яшерелгән иде.
Артыгын тапмадылар. Бер кадәресен җидегә бүлделәр, капчыкларга салып, чикмәннәренең эч ягына куеп, өстән билне бәйләделәр дә төрле юл белән таралдылар.
Кеше башына унбишәр кадак чамасы әйбер тиде.
Болардан соң хатын, бик озак вакыт коты чыгып, ни эшләргә белми, үлем куркуы астында утырды. Бу хәлдә иртә белән халык килеп керсә, әлбәттә, аңардан шикләнәчәкләр; әйбер өчен үзең үтергәнсең диячәкләр, булмаса, кем икәнен әйт, дип җәзалаячаклар. .. Акрын гына кузгалып, залга карады, анда күзе бәйләнгән, буылудан йөзе кара көйгән Намаҗан карт телен чыгарып ята. Аны аз гына да кызганмады.
Галимҗан Ибраһимов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар