16+

67 яшьлек очучы сере: “Күкләрне яратмыйча бу һөнәрдә калып булмый”

Күкләрне иңләр өчен нинди көчләр кирәк икән?

67 яшьлек очучы сере: “Күкләрне яратмыйча бу һөнәрдә калып булмый”

Күкләрне иңләр өчен нинди көчләр кирәк икән?

Кыюлык белән тәвәккәллек кенә җитми дә кебек, батыр егетләрнең әле тагын чиксез биеклеккә гашыйк булулары да мөһим. Теләчедә гомер итүче 67 яшьлек Рәис әфәнде Нуртдинов исә балачактан зәңгәр күкләргә гашыйк, башкалар аяк очына карап, җирдән алтын эзләгәндә, мин гел күккә карап, көмеш күзләдем, ди. Шаяруы хактыр, шулай булмаса...

Танклар да күтәрелми...

Мәктәпне тәмамлауга очучылар әзерләүче уку йортына юл тотмас иде. Һөнәренең ниндилеген дә, дипломлы очучының кем икәнлеген дә аңламаган килеш, өзми дә куймый: әтисе аңа авыл хуҗалыгына бәйле уку йорты сайла, минем юлны – җитәкчелек эшен дәвам итеп, колхоз рәисе булырсың да, балда-майда йөзеп яшәрсең, ди. Ә ул ишетми дә, аңа күкләр тансык, чиксезлеккә тартыла егет.

– Чирмешән районының Әмир авылында туып үстем мин. Ишле идек. Әтине үскәндә күрмәдек тә диярлек, комбикорм заводы җитәкчесе булып эшләде, әни пешекче иде. Безне Хәлимә әби тәрбияләде, эшкә дә ул өйрәтте. Мәктәптән соң күкләргә күтәрелергә кызыктым бит. Әти үгетләп тә карады, авыл ашата кешене, күкләр карап торырга гына матур ул, ди. Әнә механик бул, ди миңа. Юк, мәйтәм, трактор-машиналар җирдән генә очалар, ә миңа күкләр кирәк. Соң танкистлыкны сайла, диде соңгы сүзе итеп. Танклар – авыр артиллерия, күккә күтәрелергә авырлыклары зур дидем.  Үҗәтлек үземдә! Барыбер Сызраньга чыгып киттем. Военкомат аша документларым җибәрелгән иде, берьюлы ике хәрби училищега үткәнмен, Бугурусландагы очучылар училищесы да мине кабул итәргә әзер иде, ләкин мин Сызраньдагысын сайладым, гражданлык авиациясендә түгел, нәкъ менә хәрби вертолетларда очасым килде, – ди ул.

Әлбәттә, монда уку өчен тимер саулык кирәк. Көчле дисциплина, физик күнегүләр – моңарчы күрелмәгән яшәү рәвеше, җитмәсә өйдән еракта, сагындыра инде баштагы мәлләрне, туган өе нык сагындыра.

– Хәтеремдә әле икенче курсны тәмамлагач, җәй көне каникулга кайттым. Егетләр хәрби хезмәттән кайтып төшкәннәр, күңелләре шат. Шул чагында башыма уй килде, әллә ташлыйммы икән мәйтәм, болар бит үз рәхәтләренә яшиләр хәзер, ә мин әле тагын ике ел солдат итеген сала алмыйм, аннары да 25 ел хезмәт итәсем бар, нишләп очучылыкка укырга кердем икән дип, бик үкенгән идем. Тиле уйларны акыл җиде, үз-үземне кулга алып, август ахырында тагын авыл капкасыннан чыгып киттем. Яраттым мин ул һөнәрне, яшьлегемә кире кайта алсам, тагын шул ук юлны узар идем. Авырлыклары да тансык, түзем, нык булырга өйрәтте, кызык чаклары да күңел тулы – искә алуы да рәхәт, – ди ул.

Мулла гаепле...

Очучы һөнәрен сайлавына авыл аксакалы – Хөсәен мулла да сәбәпче. Мулланың кызы Казанда вертолетлар диспетчеры булып эшли. Әгәр дә вертолетларның Әлмәткә очасылары бар икән, шыпырт кына әмер бирә – авылга төшеп, тиз генә әтине дә утыртып китегез әле, аның да Әлмәттә йомышы бар иде! Әйткән сүз – аткан ук: Хөсәен мулланың бакча башына ук вертолет төшә дә, хәзрәтне күкләргә алып менеп тә китә, үтәме икән ике сәгать вакыт – хәзрәтне вертолет авыл башына алып кайтып та җиткерә. Бөтен авыл бала-чагасы җыела шушы урынга, хәзрәтне күкләргә кул изәп озатып калалар да, кайтып җиткәнче таралышмыйлар да. Менә шул вертолетны йөртергә кызыга да инде әңгәмәдәшем.

– Вертолетны йөртергә өйрәнүе самолетны йөртергә өйрәнүдән күпкә авырырак. Самолетны бер тигезлектә тотуы күпкә җиңел, ә вертолет бер дигәнче капланырга мөмкин. Зур шарны күз алдына китерегез: өстенә менеп утырсаң, егылмас өчен ничек кенә тотынмыйсың, бик тиз әйләнә бит ул, бер генә урында тора белми, вертолет та шулай.  Аны һавада бертигезлектә асылынып торуын гына өйрәнер өчен генә дә бер ел вакыт кирәк. Аннары очарга, төрле күнегүләр ясарга өйрәнәсең, – ди Рәис абый.

Дипломлы очучыны Беларуссиягә җибәрәләр. Төркемнәреннән җидәү киләләр, ә бер елдан Рәис Нуртдинов вертолет командиры итеп билгеләнә. 12 ел хезмәт иткәч, Әфганстан сугышына озаталар. Җирдәге колоннаны озата барулар, кишлактагы дошманнарны юкка чыгарулар, җирлектә эшләүче разведка боерыкларын минуты-секунды белән үтәүләр, сусыз-иписез тилмерүләр, тау-таш арасындагы туктаусыз атышлар – барысын да күрә. Хезмәттәшләренең дә байтагын югалта.   Әфганстарннан соң кабат Беларуссиягә, аннан тулысы белән частьларын Уфага күчерәләр.

– Вертолет училищесы ачылды, инструкторлар кирәк иде. Авыр еллар, ил таркалу алдына килеп басты. Күбесе киттеләр, без 7 очучы басып калдык. Акчасы булмаса да эшләдек. Үзебезгә үк алмаш кирәк иде, ничек ташлап китәсең? Берсендә җитәкчелек чакырта, Германиягә эш сәфәренә озатабыз, ике елга, диләр. Ризалаштым. Акча эшләп кайтырмын дип тә уйладым. Ә акчасын, чынлап та, әйбәт түләделәр. Бер айлык хезмәт хакына йә бик яхшы фарсы илләрендә эшләнгән келәм яисә тотылган машина алып була иде. Аннан кайткач, Казахстанга очтык. 1989 ел бу. Казахстан армиясендә калырга да үгетләгәннәр иде, ләкин чит җирдә каласы килмәде, гаиләмне алдым да, үз илемә кайтып китте, – ди ул.

“Үсәчәк ул киләчәктә!”

Менә шушы урында хәрбилек карьерасына нокта куела. Рәис абыйның хатыны – Лена апа Теләче кызы, кунакка кайткач, ире аңа ниятен җиткерә – әйдә кайтып төпләнәбез, ди, Теләчегә! Лена ханым югалып кала, беткән кечкенә район дип шикләнә, нишләрбез икән биредә? Рәис абый ипле сүз әйтә: әлегә – кечкенә, үсәчәк ул киләчәктә, күрерсең менә! Хаклы булып чыга ир. Кайнатасыннан эш белешә, тегесе аны район башлыгына ук җитәкләп китә. Утны-суны кичкән хәрби егеткә эш табылмыймы соң биредә?! Бүген ул районда иң абруйлы кеше –  районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе. Ә Лена ханым исә рус теле укытучысы.

Гаилә бишеге матур аларның, һәркемгә үрнәк. 5 онык сөяләр! Уллары Руслан да, кызлары Алсу да гаиләле, ялларга кайтып йөриләр. Балаларын үстереп җиткезгәч, тормышларына шундый сусау килеп керә – бала сөяселәре килә. Озак икеләнеп тормыйлар, ятимнәр йортына чыгып китәләр. Әнисе үлеп, әтисенең юлдан язуы сәбәпле ятимнәр йортына килеп эләккән Наилне күз салуга үз итәләр.

– Машинага чыгып утыруга безгә әти-әни диде ул. Яраттык без аны. Төрле хәлләр булды, өр-яңадан тәртипкә өйрәтергә туры килде. Укырга ялкаурак иде, гаепләмим, үз балаларым да идеаль түгел, һәр баланың үз холкы. Укыттык без аны, үзе дә тырышты, без дә чын кеше итеп тәрбияләргә теләдек. Аллаһка шөкер, дәүләттән тиешле фатирын да юллап алдык. Наил улыбыз бүген Казанда яши, атна саен кайтып йөри, эшли. Безнең өч балабыз бар, өчесен дә бертигез яратабыз, – ди Рәис абый. – Үз әтисе белән аралаштырырга теләдем мин аны. Алып бардым яшәгән йортына. Капкасы төбенә туктадым да, керәсеңме улым, өйдә бугай ул, дидем. Юк, диде, кермәде. Мин дә мәҗбүр итмәдем. Калдырып китәр дип курыкты ахрысы. Калдырмый идем, калдыраммы соң, үземнеке ич ул минем!   

...Ә күкләрне бүген дә ярата ул. Күкләрнең матурлыгын, югары күтәрелеп, үзе бөтен гүзәллеген күрмәгән кешегә гади тел белән генә аңлатып та булмый, ди әңгәмәдәшем.

– Җирдә чакта горизонт сызыгын күрмибез. Менгән саен ачыла бара ул, чиксезлеккә әйләнә – әллә нинди сихри ул! Вертолеттан егылып төшкәнем булмады, ә менә дельтопланнан мәтәлдем. Теләчегә кайткач, үзем дельтоплан җыйдым. Аның белән кырларны агулап йөрдем әле – шабаш! Берсендә яңгыр килә, әллә каян гына килеп чыкты шунда кара болыт. Җиргә төшеп өлгермәдем. Коеп яварга да кереште. Асфальт юл өстеннән шактый очып бардым әле, Зәмирә Рәҗәпова шул чакта машинада бара икән. Без машина эчендә дер калтырап барабыз, безнең өстән генә очып үттең дә, җиргә кадала яздың ди. Әйе, ашыгыбрак утырылды шул, йөгерешеп килеп, тиз генә коткардылар инде. 5 еллап күккә күтәрелгәнем юк, сагынам күкләрне, бик сагынам! – ди Рәис абый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading