Яшьрәк чакта ул кадәр үк уйландырмый икән әле, менә хәзер күңелгә төрле уйлар шом сала.
Әйләнә-тирәдәге күренешләр дә шул шомга куәт өстәп куя, дигәндәй. Я, Аллаһым, безне нинди картлык көтә икән?
Мин атна саен шәһәр мунчасына барам. Фатирда яшәгәч, мунча сагындыра, бигрәк тә барган саен балачакны сагынып искә алам. Аннан мунча пары тәнгә сихәт бирә, җаннар бер кат пакълана, күңелләр сафлана. Яңадан туган кебек буласың. Дөрес, туганнар да, дуслар да мунчага гел чакырып торалар үзе, ләкин кешегә бурычлы булуга караганда, үз көеңне үзеңчә көйләп яшәүләре бүгенге заманда мең мәртәбә артыграк!
Атна саен бер күренешкә тап булам. Мин инде таң кошы шикелле мунча ачылуга беренчеләрдән булып саунага кереп авам. Миннән чак кына калышып атна саен бер әби килә. Яше шактый инде, сиксәнен узган, үзе күбәләк кебек кенә. Ләкин бер канаты сытылган бик зәгыйфь күбәләк ул... Сул күзе сукыр, икенчесе дә томанлы гына күрә, уң аягы гарип – өстерәп кенә йөри, кулында таягы. Туганымдай күреп каршы алам мин аны, әйтерсең лә үземә кунакка килгән. Яхшы сүземне ишеткәч, аның канатланып китүләрен күрсәгез икән! Шул чагында башкалар сәерсенеп, җирәнгеч бер караш ташлыйлар миңа, имеш, тапкансың кемгә ачык чырай күрсәтергә. Их, мин әйтәм, әгәр дә иртәгәсе көнегезнең нинди буласын бүген белсәгез, болай кыланыр идегезме икән?
Шуннан мин әбине җитәкләп саунага алып кергән идем. Әй, икебезне бергә кабып йота яздылар. Ярдәмгә мохтаҗ кешегә хәлдән килгәнчә булышып кую – гамәлдән чыктымы әллә ул? Канунга каршы барган эш түгелдер бит? Әбекәем инде сауналарда сәгатьләп ята алмый, үз хәле хәл, шуны да күпсенеп утырмасалар!
Менә шул көннән соң әбекәй минем карамакка күчте. Мин булганга да сөенеп килә бугай ул. Мин барында аңа сүз әйтергә кыймыйлар, кырын карашларын сизгәч, кадаклап куярлык итеп, бер генә карап алам. Әбекәем рус милләтеннән, ләкин бит изгелекнең теле дә, милләте дә, дине дә юк. Мине икенче нәрсә уйга сала – картлык... Аллаһы һәммәбезне дә кадерсез картлыктан сакласын иде. Бәлки бу әби малае белән генә яшидер, ир бала аягында йөреп торган әни кешене юындыра алмый инде. Баласы булса шәфкатьле генә була күрсен. Әзмени соң Җир йөзендә үз баласыннан ук михнәт күреп яшәүче әниләр...
Алда ни көтәсен беребез дә белмибез. Бүгенге рәхәт көннәргә нокта куяр өчен бер мизгел җитә. Шуны аңлыйбыз да кебек, ләкин үзебезне мәңгелек фәрештәсенә тиңлибез, иртәгә тагын да әйбәтрәк итеп яшәячәкбез дип өметләнеп, ләкин начаррак булачагына әзер булырга тиеш без.
Әйтер сүзем дә шул, мәрхәмәтлерәк булсак иде. Матур киемнәр сатып алганда бер-беребез белән ярышабыз, танышлар, дуслар очрашсак, әй мактанышабыз. Ләкин бу ярышу дөньялык малы артыннан йөрүдә түгел, изгелек кылуда булырга тиеш түгелме? Гарипләрне кимсетүдә бик үсенмик әле, моны эшләү кыен түгел, яхшылык кылуда үрнәк булып карагыз сез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар