16+

Блогер Раил Биктагиров 15 яшьлек улының үлеме белән бәйле эштә гаделлек таләп итә

«Бу эшне онытырга һәм томаларга юл куймаска кирәк».

Блогер Раил Биктагиров 15 яшьлек улының үлеме белән бәйле эштә гаделлек таләп итә

«Бу эшне онытырга һәм томаларга юл куймаска кирәк».

Блогер Раил Биктагиров җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, улы Салманның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте буенча суд эшенә игътибар җәлеп итәргә чакыра.

Фото: Раил Биктаһировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Фото: Раил Биктаһировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Беренче фотода күргән бетон баганаларны күрәсезме? Менә хәзер без иң авыр этапка килеп җиттек. Эш судка тапшырылды.

авария фото соцсети

Бу хәлнең ничек килеп чыгуы — үзе бер зур сорау. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йөк машинасы йөртүчесенә карата җинаять эше кузгатылган. Экспертиза аның гамәлләрендә җитди хокук бозулар булуын ачыклаган. Хәзер ул — гаепләнүче.

Мин Салманның тизлекне арттыруын инкарь итмим. Ул моның өчен үз бәясен түләде. Кызганыч, иң авыр бәя — гомере булды.

Ләкин ул әле нибары 15 яшьлек үсмер иде. Бу яшьтә уйлап бетермәү, ялгышу да мөмкин. Әмма Салман коймага да, юл читендә торган автомобильгә дә, баганага да килеп бәрелмәгән. Аның машинасын да юлда тайдырмаган.

Аның юлын бетон баганалар белән киртәләгәннәр. 45 яшьлек ир-ат КамАЗ автомобилен юл кырыена тиешенчә кисәтүче билгеләр куймыйча, юлга аркылы чыгып торган бетон баганалар дүрт метрга якын сузылып торырлык итеп калдырган. Бу — бик куркыныч хәл. Андый киртәгә теләсә кайсы машина йөртүче килеп бәрелергә мөмкин иде.

Өстәвенә, бу урман-кыр түгел, ә торак пункт территориясе. Хәзер исә икенче як вәкилләре генә түгел, аларның адвокаты да бөтен гаепне һәлак булган бала өстенә аударырга тырыша. Әлеге гаилә безнең янга килеп гафу да үтенмәде, хәтта мәрхүмне соңгы юлга озатырга да килмәде.

Иң гаҗәбе — башта мин бу хәлне кичерергә дә әзер идем. Машина йөртүче белән беренче сөйләшүдә үк: «Минем сезне җәзага тарттыру теләгем юк, барысын да тикшерү хәл итсен», — дип әйттем.

Минем бердәнбер теләгем — гаделлек иде. Әмма хәзерге вакытта аларның үз-үзләрен тотышы, адвокатның баланы гаепле итеп күрсәтергә тырышуы мине бик нык күңелсезләндерә.

15 яшьлек бала инде үз бәясен гомере белән түләде. Ә юлда куркыныч тудырып бетон баганалар урнаштырган өлкән кеше җаваплылыктан читләшергә тырыша.

Минем өчен бу — гаделлек мәсьәләсе. Эшне «ябарга», җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калдырырга тырышулар булмасын иде. Тикшерү барышына карата дәгъваларым юк, барысы да объектив рәвештә карала дип саныйм. Йөк машинасы йөртүчесенә карата җинаять эше кузгатылуы да шуны күрсәтә.

Шуңа күрә бу язманы мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерүегезне сорыйм. Репост ясагыз! Эшнең гадел каралуына битараф калмыйк. Мин үч алуны түгел, гаделлекне таләп итәм.

Башта гафу үтенеп, кешечә сөйләшергә мөмкин иде. Килеп кочаклап, гафу сорау да җитә иде бит. Кызганыч, моның урынына бүген гаепне мәрхүм бала өстенә аудару юлын сайлыйлар.

Бу тарихка кабат әйләнеп кайтасым килмәгән иде. Әмма хәзер моны эшләргә мәҗбүрмен».

Раил Биктагиров язмасында шулай ук әлеге хәлгә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүне һәм эшнең гадел каралуын тәэмин итүне сорый.

Редакциядән: Әлеге язма блогер Раил Биктагировның социаль челтәрләрдәге шәхси язмасына нигезләнеп әзерләнде. Анда бәян ителгән хәлләр һәм икенче якка карата белдерелгән гаепләүләр авторның шәхси позициясен чагылдыра. Суд карары әлегә чыгарылмаганлыктан, йөк машинасы йөртүчесе закон нигезендә гаепләнүче булып санала. Аның гаепле булуы бары тик судның законлы көченә кергән карары белән генә билгеләнә ала. Икенче як вәкилләренең дә әлеге вакыйгага карата аңлатмасын алырга әзербез.

Шул ук темага: Раил Биктаһиров йөрәк әрнүе белән улы Салманның һәлак булуы турында искә ала 

Коткаручы булырга хыялланган кыз бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ

Казанда бер яшьлек баланың үлеме белән бәйле остеопат эше буенча суд башланды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading