16+

Чирмешәндә янып үлгән кызның әбисе: “Тәрәзә төбендә юктан да кар шыгырдый, рухы безнең янда йөри”

Фаҗигагә тарыган гаиләнең хәлен белештек.

Чирмешәндә янып үлгән кызның әбисе: “Тәрәзә төбендә юктан да кар шыгырдый, рухы безнең янда йөри”

Фаҗигагә тарыган гаиләнең хәлен белештек.

Бу хәл күпләрне тетрәндерде. 8 гыйнвар көнне Чирмешән районында әбисе йортында янгын чыгып, 7 яшьлек кыз бала төтенгә буылып үлгән иде. Әнисен комада килеш хастаханәгә төяп китүләрен, ә менә кызны, кызганыч, коткарып кала алмауларын язган идек. 

Флера ханым Маркелова белән кабат элемтәгә кердек. Ул – Аделинаның әтисе ягыннан әбисе. Кайгысыннан аз гына сабырлана төшкән, эшкә чыккан.
– Оныгымны бала тудыру йортыннан үзем каршы алган идем, үзем үк соңгы юлга да озаттым... Ашларын үткәрдек, һаман да күңел ышанмый әле. Киленем хастаханәдән чыкты инде. Аңа да җиңел түгел, кызын ярата иде, Руслан белән аерылышкач, Аделинаны безгә җибәрмәскә карышуларын хәзер аңлыйм, үзе дә белмичә, кызы янында күбрәк булырга теләгән икән... Үкенечкә калган эшләр дә, сүзләр дә күп, нишлисең инде, язмыш, – диде Флера ханым. 

Авыр чакта ярсудан төрлесе әйтелә анысы. Ир белән хатын, килен белән кайнана, шушы урында бер-берсен кичергәннәрдер, инде алга таба татулык белән аңлашырлар дип ышанам. Кайгы дигәне бер учак янына җыярга сәләтле ул, салкыннан җаның күшеккәндә сине аңлардай иңнәргә башың саласың бит. 
– Янгын көнне кодагыйга шалтыраткач, ул башта ышанмады да. Ярар, дип, трубканы куйды. Бәлки шок хәлендә калганга да шул сүзне әйткәндер, гаепләмим. Киленемнең олы баласы шалтыратып, яңадан аңлатты. “Гафу итегез мине”, – дип елап кайтып керде. Килеп кочаклады. Аделинаны “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән район хастаханәсенә үзен генә җибәрмәдек, янына без дә утырып барган идек. Бүлмәгә алып кереп куйдылар, янында саклап төн чыктык. Рәхмәт, табиблар да, шәфкать туташлары да куып чыгармады. Иртән оныгымны Әлмәткә моргка алып киттеләр. Бер төнне өйдә сакладык та, 10 гыйнвар көнне җирләдек, – ди Флера ханым. 

Ап-ак күлмәк, ак туфлиләр. Кыз баланың табутка киендереп салган киемнәре... Ике якның туганнары зиратта күрешә. Тыныч кына, кайгы уртаклашалар, бер-берсен нык булырга өндиләр. Барысы да элеккечә, туганнарча эшләнә.
– Кодагый табынга кермәде, үземдә әзерләдем, диде. Ләкин без чакырдык.  Минем олы улым йөрәк өянәге белән туган иде. 1,5 яшендә аңа операция ясаттык, тик уңышлы булмадымы – табиблар кулында үлеп китте. Аның кабере янында кайнанам, кайнатамныкы, инде менә Аделинаныкы да өстәлде, – ди әңгәмәдәшем.

Киселгән яраның ике ягы да авырта. Өзелгән гомерләр дә шулай, киткәннәргә дә, җирдә калганнарга да бик кыен. Оныкларын җирләп, өч көн вакыт үткәч, Маркеловлар гаиләсе мунча яга. Төпчек улы белән мунча кергәндә, әтисе, мунча тәрәзәсе каршында шыгыр-шыгыр китереп, кемнеңдер йөргәнен ишетә. Чыгып караса – беркем юк. Керсә тагын шул ук тавыш кабатлана. Аптырыйлар әлбәттә. 
– Руслан сөйләгәч, киленем эше түгелме икән дип, махсус чыгып карадым, бер эз юк, билдән кар иде. Кияү өйдә юкта кызым да шундый ук тавыш ишеткән. Баласы авырткач, ул Аделинаны да җирләргә килә алмады. “Тәрәзә алдында кемдер йөри, атлаган саен карның шыгырдаганы өйгә кадәр ишетелә. Тәрәзәдән карыйм – бер кем юк, диванга барып утырсам шул тавыш”, – диде. Ничәмә көн буе уттай кызышып яткан баласының төнлә температурасы төшеп, савыга башлады бит! Сеңлесенә көч бирергә килгән, дип юрадык. Аделинаның тугызындагы ашына әзерләнгән көнне, исем анасы (крестная мать) тавык ботларын өйдә кыздырып киләм, дип сүз бирде. Киченнән маринадлап куйган да, таңнан торып кыздырырга уйлаган. Иртәнге сәгать өчләрдә ут кабынып китмәсенме. Бер кабына, бер сүнә икән. Кеше ышанмаслык хәлләр. Оныгымның аны йоклап калма дип уятуы булган бит бу, – ди Флера ханым.   

Бала хәсрәтен читкә куя алмаслар, йөрәкләреннән китмәс ул. Әмма шушы хәсрәт ике якны, Русланның төпчек улы хакында бер йодрыкка җыйса, иманым камил, Аделинаның да рухы тыныч булыр иде. Ләкин моның өчен әле алар тормышында күп нәрсәне үзгәртергә кирәк.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз!

Язмага реакция белдерегез

5

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading