12 июль көнне почта хезмәткәрләре һөнәре бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Газета-журналларыбызның укучыларыбыз хозурына барып ирешүендә төп күпер булып хезмәт итүче хат ташучыларыбызны ихластан котлыйбыз.
Иң мөһиме, исән-сау булсыннар, эшләре көйле барсын! Алар безнең таяныч, шуңа да икеләтә саулык, бетмәс егәр, күңел күтәренкелеге телибез.
Ләкин заманалар да елдан ел кырыслана – хат ташучыларыбызның хезмәте дә тиешле дәрәҗәдә бәяләнми, шуңа да карамастан, ничек кенә тырышмасыннар, җирлекләрдә газета-журналларны укучылар да кимегәннән кими бара. Хат ташучылар үзләре дә аптырашта, без дә кайгыда, дигәндәй. Билгеле сәбәпләр аркасында зур йомарлам булып төенләгән бу мәсьәләне чишү юлларын бергәләп эзләсәк тә, шул исәптән дәүләт җитәкчелеге дә баш ватса да, безне куандырырлык яңалыклар бүгенгәчә зарыктыра.
Ике айдан янә матбугатка язылу кампаниясе башланачак. Газета укучылар артырмы, әллә кимерме, белмибез. Өлешчә кайсы басмалар үз укучыларын зур тизлек белән югалталар соң? Дәүләт газеталары исә шәхси басмалар белән ярыша аламы? Хат ташучыларыбыздан әнә шул хакта сораштык.
Дилбәр Әхмәтова, Яшел Үзән, Уразлы:
– Халыкның газеталарга язылуы нык кимеде. Нигездә шәхси газеталарга язылалар, ләкин аларын да бармак белән генә санарлык. Әйтик, кайчандыр 56 шар данә булган шәхси газеталар бүген беләсезме күпмешәр – 6 шар данә! Тагын бер шәхси газетныкы икәү генә! Төп дәүләт газетасын да ике генә кеше ала. Ә бит аларны элек һәр йортта укыйлар иде. Бездә район газетасын пропагандалау эше бик көчле бара, авыл җирлеге башлыгы да һәр пенсионер яшәгән йортта район басмасына язылсыннар дигән таләп куйды. Укытучылар да бу таләптән читтән калмый. Безнең Ключи элемтә бүлегенә ул 94 данә килә, ә мин хат ташучы булып эшләгән авылда 13 йортка китерәм.
Үткән язылу кампаниясе барышында “Шәһри Казан.Язмыш” газетасының укучылары да кимеде әле, бер генә абунәчегә калды. Яшерен-батырын түгел, газеталарның бәяләрен кыйммәтсенәләр. Әле менә тагын артасы ди түгелме? Ул чагында нишләрбез? Сезгә дә, безгә дә бик авыр күсәк төшәргә тора. Һәр өйгә килеп кергәч, языласыз, элек бит дүртәр газетага языла идегез, быел икедән дә ким итмәгез дигән сүземә бер генә җавап ишетәм – башта хакларын әйтеп чык, уйлыйк әле, иртәгә килерсең, диләр. Әлегә сүзебезне тыңлыйлар, гозеребезне аяк астына салып таптамыйк инде дип, синең хакка гына дия-дия язылалар. Бәяләр кинәт кенә 60-70 процентка сикерсә, нишләрләр…
Гөлнур Вәлиева, Кайбыч, Борындык:
– Безнең авылда “Шәһри Казан.Язмыш” газетасының 23 укучысы бар! Бу санны арттыра алмасак та, иң мөһиме, кимеми ул! Яратып укыйлар, димәк. Район басмасы әнә 20 данәгә кимеде, хәзер ул 100 данә. Кимүенең сәбәбе бер генә – күп кеше шәхси оешмаларга эшкә керде, имеш, алар хәзер район карамагында түгел. Ләкин газета укудан туктамаска, бигрәк тә район яңалыкларыннан хәбәрдар булып торырга кирәк. Яңалыкларны социаль челтәрләр аша белеп торабыз дисәләр дә, кулга газета тотып укуга җитми инде.
Лаеклы ялдагы укытучы Әлфия апа Гыймадиевага сокланып туя алмыйм, интернет киңлекләрен дә иңли, шуңа өстәп 8 басмага да языла. Мәгърифәтле булу өчен гел укып торырга кирәк ди ул, акчасын да кызганмый! Ул да шул пенсия акчасына гына яши югыйсә. Җәүдәт абый Нигъмәтуллин да 4 газетага языла, өйләренә кайчан гына барып кермә, гел газета я журнал укып утыра. Бер язманы кабат-кабат укыйм, укыган саен яхшырак аңлашыла ди. Ә менә Фәридә апа Гыйләҗева “Шәһри Казан.Язмыш” газетасына беренче елны 3 кенә айга дип язылган иде, хәзер һәр елны языла, иң яратып укыган газетам да шул, иң беренче аны укып чыгам, ди.
Шәхси басмалар элек 56 шар иде, 10 ар данәгә кимеделәр. Минем хат ташучы булып эшли башлавыма 35 елдан артып китте, шушы гомер эчендә күпме яңа басмалар туды, күпмесе ике ел гына чыкты да, югалды, дигәндәй. Үз укучысы булганнар гына яши әле, “Шәһри Казан. Язмыш” газетасын бездә бик яраталар, аның шәхси басмалар белән тартышырлык көче булуына мин ышанам.
Римма Хәбриева, Балтач, Яңгул:
– Без үз чиратыбызда язылучыларыбыз санын киметмәдек, куелган планны үтәдек. Авылда 1000 тирәсе кеше, 300 дән артык хуҗалык бар, газета алмаган бер генә йорт та юк. Ике хат ташучымның тырышлыкларына, үҗәтлекләренә күз тимәсен. Кирәксә икесе дә ташны ярып, гөл утыртырга сәләтлеләр. 4 газета алган йорт, әгәр дә бер басмага язылуын киметсә, югалып калмадылар – моңа кадәр бер генә газетага да язылмаган кешене район басмасына яздыртырттылар.
Кызлар, сезгә һәйкәл куярга кирәк дим мин аларга. Безнең авыл халкы газета укырга ярата анысы. Рәсүлә Гыйлманова – 13, Гөлнур Вәлиева – 10, ә Энҗе Мотыйгуллина 20 басмага языла. Энҗе аш-су остасы, рецептларына кызыгам дип, бәясенә дә карап тормыйча, Россия газета-журналларын да алдыра. Зур гына бакча үстерә, җәй буе салатлар ясый, әллә нинди рецептлар буенча банкалар яба, кибет юлында акчаны юкка әрәм итмим, кыш буе шуларны ашыйбыз, ди.
Акчаны иркен тоткач, үзе теләгән кадәр газеталарга язылырга да авырсынмый ул. Район басмасы бераз кимеде анысы, ничек кенә тырышсак та, аны элеккеге күләмдә саклап кала алмадык, аның каравы “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының укучылары санын арттырдык.
Эштә борчулар да тумый тормый, кыскартулар булачак дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Йөрәк сыкрый, әле бит ул кыскарту дигәннәре дә ат кебек җигелеп эшләүчеләрнең урындыгына ымлап тора. Аларсыз нишләрбез? Көн саен иртән төркемебездә хәбәрләшеп, планнар кора, йөкләмәләр ала идек. Кемнең күпме подписка җыясы калган, кемнең тагын тырышасы бар, кайсыбызны кайсыбыз коткара ала, тагын кемнең ярдәм итәрлек хәле бар дигәндәй, безне бер йодрыкка җыеп, чыбыркылап торучы булмагач, белмим, эшнең дә рәте китәр кебек. Әле менә кышкы язылу кампаниясен тартып чыгарбыз да, киләсе җәйнекен уйларга да куркыныч...
Рушания Хасанова, Кама Тамагы, Иске Казиле:
– Элемтә бүлегендә эшли башлавыма 21 елдан артып китте, шушы вакыт эчендә укучыларыбыз күзгә күренеп кимеде дигән сүзне әйтә алмыйм, шөкер. Укыйлар әле, укыйлар! Авылда йорт аралаш 5-6 газета алдыралар. Хәбир абый Хәмидуллиннар 10 төрле басмага язылалар иде, “Юлдаш”, “Татарстан яшьләре” кебек газеталарның ябылулары аркасында гына газеталары кимеде. Тәнзилә Сәгъдиева – 8, Гөлшат Сәгъдиева – 7, Роза Маннапова – 11, Фәрит Зиннәтуллин 10 басмага языла, андыйларның исемлеген тагын да дәвам итә алам.
Ләкин бөтенесенең дә күңелен бер шик кимерә, газетага язылу бәяләре артачак икән – кеше көлкесе, бәяләре бик тешли башласа, 10 басмага түгел, берсенә дә язылмыйбыз, иң яхшысы шул булыр – ул акчаны мохтаҗларга өләшәбез, я булмаса балаларга, оныкларга бирәбез диләр. Илнең авыр чагы диеп тормыйлар – берничә яңа басма чыга башлаган, аларга да язылдылар әлегә. Киләчәкне юрарга куркам, шулай да яхшыга өметләник, ә халыкның фикере дә, гамәле дә бер – бәяләр артса, иманым камил, газета укучыларыбызны югалтачакбыз, монысы хак! “Шәһри Казан.Язмыш” газетасының бездә 37 укучысы бар – начар түгел дип саныйм.
Энҗе Булатова, Яңа Чишмә, Шахмай:
– Эшли башлавыма 6 елдан артып китте, газета укучылар мәсьәләсендә зур үзгәрешләр юк әлегә. Кемдер газета алудан туктаса, аның урынына икенчесе килә, ничә еллар буена газета укудан туктап торган кеше кабат языла башлый. Нәкъ тормыш әйләнәсе кебек, кемдер килә җиргә, кемдер китә... Быел 300 мең сумнан артык план куйганнар иде, безнең элемтә бүлеге өчен артык күп ул, үтәп бетерә алмадык.
10ар газета алдыручылар бездә юк югын, иң күп газета укучыларыбыз дигәннәре дә 5 тән артык алмыйлар. Сардана апа Галимова – 5, Рәсимә апа Гарифуллина 4 газетага языла. Аларның пенсияләре өчен бу газеталар да әле күп, шуңа да рәхмәтләрем чиксез үзләренә. Төп дәүләт газетасын, нигездә, оешмалар алдыра, анысының да саны 10 данәдән артмый әлегә.
Дөресен әйткәндә, халык газеталарның бәяләрен бик кыйммәтсенә. Аннары кайбер шәхси газеталарның хәйләгә керешүләре үзләренә үк зыян китерә. Әйтик, бәяләре артты, әмма бит саннары кимеде. Халык бит акыллы, санап карыйлар да, болар безне төп башына утыртып куйды, диләр. Алар өчен без акланырга мәҗбүр, югыйсә бәяне дә без куймыйбыз, ул газеталарны без нәшер итмибез, әзер продукцияне кулларына китереп бирүчеләр генә. Ләкин еш кына кеше гамәле өчен безгә җавап тотарга туры килә шул менә.
Комментарийлар