16+

Иң затлы яңа татар җырының бәясе – 200 мең сум!

Ниһаять, 1,5 елга сузылган “Яңа татар җыры” конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Бәйгегә ничә җыр кабул ителгән, күпмесе бүләкләнә, җиңүчеләргә ничә сум премия тапшырылачак – бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Иң затлы яңа татар җырының бәясе – 200 мең сум!

Ниһаять, 1,5 елга сузылган “Яңа татар җыры” конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Бәйгегә ничә җыр кабул ителгән, күпмесе бүләкләнә, җиңүчеләргә ничә сум премия тапшырылачак – бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

“Продюсер буларак та, көн саен татар җыры өлкәсендә эшләүче кеше буларак та, гел шуңа игътибар итәм: татар эстрадасын репертуар ягыннан баетасы бар. Яңа җырлар табу максатыннан без “Яңа татар җыры” конкурсын башлап җибәрдек. Нәтиҗәләре без көткәннән дә яхшырак булды. Конкурска 100 хезмәт килер дип уйлаган идек. Әмма конкурска барлыгы 347 җыр кабул ителде. Димәк, бу татарның иҗади башлангычы исән-сау дигән сүз”, - ди Р.Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов.

Аның фикеренчә, катнашучыларның күп булуы пандемия белән дә бәйле булырга мөмкин. Ягъни бу бәйге иҗат кешесенә туктап калмыйча, иҗат итүен дәвам итәргә этәргеч булган. Тамашачылар да проектка кызыксындыру белдерә башлаган. Моңа гала-концертка аз күләмдә калган билетлар саны ачык дәлил.

Очрашу Казандагы иң биек биналарның берсендә 24 катта булды. Бу уңайдан халык шагыйре, жюри әгъзасы Разил Вәлиев: “Татар җыры иң югары катта, бу - минем өчен зур вакыйга”, - диде. “Татар җырыннан башка татар милләтен күз алдына китереп булмый. Татар җыры тарихында меңләгән җыр бар, алар меңләгән ел буе язылган. Билгеле, 347 җыр да тарихка кереп калмас, шулай да алар җырланачак, популяр булачак”, - ди халык шагыйре.

Разил Вәлиев шагыйрь буларак, җырның сүзләренә игътибар итүен әйтте. “Соңгы елларда җыр өлкәсендә ике зур проблема бар. Аның беренчесе – музыкада миллилек югалу, милли моңның артка китүе. Бу татарлар да гына түгел, башка милләтләрдә дә шулай. Икенче авырткан җиребез – соңгы вакытта язылган җырларның мәгънәсез булуы. Аларның шигырьгә бөтенләй катнашы юк. Мин аларны язып барам, бәлки бу хакта язып та чыгармын әле. Җырның көе матур булып та, җырчысы оста булып та, сүзләре мәгънәсез икән, ул җыр беркайчан да тарихка кереп калмаячак”, - диде Разил Вәлиев. 

Бу нисбәттән ул халкыбызның бөек җырчыларын үрнәк итеп күрсәтте. “Алар беркайчан да очсызлы җырлар җырламады. Популяр булып китүләренә бу зур этәргеч булгандыр”, - ди ул. 

Популяр автор башкаручы Зифа Нагаеваның җыры “Яңа татар җыры” бәйгесендә җиңү яулаган. Сүзләрен дә, көен дә Зифа ханым үзе иҗат иткән. “Сүз – җырның әтисе, көе – әнисе. Нигезне, хуҗалыкны әти булдыра. Әни дөньяның ләззәтен, назын күрергә өйрәтә. Сәхнә шулкадәр җиңел җырларга көйләнде. Йолдызлар белән гади халык арасында сәхнә биеклеге югалды, йолдызларның абруе төште. Бу минем җанымны әрнетте. Әле дә үзем көйләр, сүзләр язып, үз дөньямда кайнадым. Һәм, ниһаять, “Яңа татар җыры” бу авыр мәсьәләне чиште. Бу конкурс шушы кыен хәлдән чыгу юлларын эзләп килеп чыккан дип уйлыйм. Мин бу конкурска зур өметләр баглыйм”, - диде Зифа ханым. 

Шуны да әйтергә кирәк, конкурста Татарстан һәм күрше республикадан гына түгел, Чехия, Италия, Швеция илләреннән дә катнашучылар бар. Тумышы белән Башкортстаннан булган, хәзерге вакытта Италиядә яшәүче Рәфис Хөснетдинов проектта автор буларак та, җырчы буларак та катнаша. Ул татар сәнгате, тарихы, артистлары белән Италиядә дә кызыксынулары турында әйтте. “Италиядә даими рәвештә татар артистлары белән очрашулар оештырабыз. Бездә Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Сәхәбиева булды. Аларны тын алмый тыңладылар, яннарына барып хәтта тотып карадылар. Сабан туйлары, Тукай кичәләре дә оештырыла”, - ди Рәфис Хөснетдинов.

Композитор, автор башкаручы Мурат Гайсин фикеренчә, “Яңа татар җыры” яшь авторларга менә дигән мөмкинлек биргән. “Шәхсән мине бу конкурс тагын да сыйфатлы җырлар иҗат итәргә илһамландырды. Мин моны затлы җырлар бәйгесе дияр идем”, - ди Мурат.

Оештыручылар башта 14 кешене бүләкләргә әзерләнгән. Ләкин жюри өстәмә тагын 14 кешене бүләкләргә тәкъдим иткән. “Без Президентка мөрәҗәгать иттек. Үтенечебезне кире какмаган Хөкүмәткә һәм Президентыбызга рәхмәт, безгә тагын өстәмә премия фонды бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә 28 җыр бүләкләнәчәк”, - диде Рифат Фәттахов.

Конкурсның гомуми фонды – 2 миллион 300 мең сум. Җиңүчеләргә 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр акчалата бүләк тапшырылачак. Конкурста ике беренче урын булачак. Аның беренчесе - классик стильдә, икенчесе рок һәм альтернатив музыка элементларын үз эченә алган.  

“Яңа татар җыры” бәйгесенең гала-концерты 27 февральдә “Пирамида” концертлар залында узачак. Конкурста җиңгән җырларны Илһам Вәлиев, Артур Исламов, АсылъЯр, Алсу Әбелханова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Татарстан дәүләт камера хоры, “Казан нуры” оркестры һәм башкалар тәкъдим итәчәк. Концертны Ришат Әхмәдуллин белән Резидә Сәлахова алып барачак. Сүз уңаеннан, оркестр сәхнәдә түгел, залда урын алачак.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading