Иделия исә Америкада яши, аңа өч яшь булганда гаиләләре белән шунда киткәннәр. Җәйге каникулларында бабасы һәм дәү әнисе янына Казанга кайта икән. Берочтан Кукмарада яшәүче туганнары янына да барып кайталар.
– Казанга китәргә дип капка төбендә торганда, көтү кайтканын күреп алды да күрше йортка кайтып барган сыерны фотога төшереп тә алды. Бу вакыйганың ахырын инде беләсез, – дип көлә Зәйтүнә апа.
Оныгы Иделиянең бик актив бала булуын да сөйләп алды ул. Уку йортында узган чараларда да, волонтерлык хәрәкәтендә дә бик теләп катнаша икән. Мөмкинлекләре чикле балаларны ирланд биюенә өйрәтә. Бу бию белән үзе дә бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алган. Укуда да алдынгы ул. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган.
– Аларда бик матур бер гадәт бар: дуслары туган көнгә биргән акчаны берәр хәйриячелек эшенә сарыф итәләр. Иделия дә шулай итәргә булган, ул башта үзенең акчасын Африкага җибәрергә ниятләгән. Әнисе булышырга теләгең булса, үзебезнең Татарстаннан башлыйк әле дигәч, миңа шалтыраттылар. Мин алар кайтышка ак төстәге бер кәҗә карап куеп, аны бирергә бер әби дә табарга тиеш булдым. Иделия кайтты, ә мин тапкан ак кәҗә сатылган булып чыкты. Аннары кәҗә сатучыны интернет аша Кукмарага кайтуышлый юл өстендә калган авыллардан эзли башладык. Арчадан таптык без аны. Иделия бик матур ак кәҗәне авылдагы әбигә алып кайтып бирде. Ул кәҗә белән булган кызыклы хәлләрне әле дә искә алабыз, – ди Зәйтүнә апа.
Комментарийлар