16+

Осиноводагы янгын: «Мин ул көнне 35 градус суыкта кар өстеннән яланаяк йөгереп йөргәнмен...»

Кызым Казанда яши. Ул көнне аңа да шалтыраттык. Иртәнге сәгать җиделәрдә кайтып төште дә үкереп елый, ярый әле үзегез исән, һәммәгезне шушында сузып салсак, мин нишли идем соң, ди...

Осиноводагы янгын: «Мин ул көнне 35 градус суыкта кар өстеннән  яланаяк йөгереп йөргәнмен...»

Кызым Казанда яши. Ул көнне аңа да шалтыраттык. Иртәнге сәгать җиделәрдә кайтып төште дә үкереп елый, ярый әле үзегез исән, һәммәгезне шушында сузып салсак, мин нишли идем соң, ди...

Гыйнварның иң суык төне Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә яшәүче Сафиннардан йортларын тартып ала – иртәнге сәгать өч туларга унбиш минутлар тирәсендә мунчаларына ялкын каба. 

23 гыйнвар төнендә һава температурасы 35 градус суыклыкка кадәр төшә. Җиһан тып-тын. Зыкы салкын гизгән урамнарда йортлар да әле уянмаган – барча халык изрәп йоклый. Менә шул тынлыкта Фирдәүсә Сафина колагына бер тавыш ишетелә – шырт-шырт. Ят тавыш түгел, агачларның салкында кәүсәләре ярыламы, әллә соң җылыткыч батареялар бәрәме –  тимергә сугып куйган кебек, ни булыр бу, дип, ул ятагыннан күтәрелә.  
– Ят тавыш көчәя барып, колакка якынрак ишетелә башлагач, тордым мин. Йокы бүлмәмнең тәрәзәсе урам якка карый, күз салсам – кап-кара төтен. Аптырадым. Әле тәрәзәне дә ачып карадым, мунчасындагы сулары катмасын дип берсе әче таңнан миченә ягып җибәргән икән дим. Яңадан урыныма барып яттым. Аллаһы Тәгалә сиздерме икән, күземә йокы эленгәнче уема шик килеп керде – кеше мунчасының кара төтене ник сиңа килсен икән, Фирдәүсә, торып үз өеңне карап чык әле, мәйтәм үз-үземә, – ди Фирдәүсә ханым. 

Ярый әле шушы мәлдә уяулыгын югалтмый ул, эчке сиземләве әйдәләп, һәр бүлмәсен барларга керешә. Ире йоклаган йокы бүлмәсенә дә сугыла, аш-су бүлмәсенә дә башын тыга – тыныч. Чиратта юыну белән бәдрәф бүлмәсе. 
– Бәдрәф бүлмәсенә килеп кергән генә идем, аның “вытяжка” тишегеннән бер йомарлам ут йомгагы очып төште дә идәндәге паласка күз алдымда ут элде. Аны таптап сүндердем дә, көтеп торам әле, тагын төшмәсме икән мәйтәм, таптап анысын да, имеш, юк итәм, – ди әңгәмәдәшем.

Бүтән утлы йомгак тәгәрәп төшми төшүен, аның каравы кап-кара төтен эчкә шуыша. Шул чагында Фирдәүсә апа аңына барып җитә – бу галәмәт бездә икән. Мунчасына юнәлә ул. 
– Мунча белән йорт арасы бер адым. Ишеген ачып карасам – кап-кара төтен, бер почмагын инде ут элгән. Тизрәк ирем Илшат белән улым Зөлфәтне уяттым. Иң кирәк әйберләрегезне эләктерегез дә, чыгабыз – янабыз, мәйтәм. Әле йокы аралаш Илшат аңламый, кем яна ди. Мин үз бүлмәмнән бер паспортымны тотып чыкканмын. Аягымда өйдә киеп йөр торган тапочка, итегемне кисәм ни була иде инде шул вакытта. Андый чакта нәрсә эшләгәнеңне дә аңламыйсың икән. Илшат белән Зөлфәт тә трусикчан чыгып басканнар. Тизләми хәл дә юк, өй эченә төтен бәрә башлады. Без башта бер, аннары икенче күршеләрнең капкасына сугылдык. Илшат урам буйлап, янабыз бит, янабыз, дип кычкырып йөрде. Бөтен кеше изрәп йоклый, көне суык, кем чыксын инде. Янгын сүндерүчеләргә дә берничә мәртәбә шалтыратырга туры килде. Өч машина буш, һәммәсен дә җибәрәбез дигәннәр иде, ярты сәгатьләп вакыт үткәч, берсе генә килде. Суын бик тиз сиптереп бетерде дә, кая барасын белмичә басып тора. Икенче машина күренми генә. Энем, җаным, ник үзең генә килдең соң мәйтәм. Урам башындагы гидранттан су алырга киткәннәр иде, ул да каткан, бер сәгатькә якын кайнаштылар. Ялкын бит аларны көтми, бии-бии яна. Йорт эче пластик, бик тиз эреп төште, – ди әңгәмәдәшем. 

Моннан 26 ел элек җир кишәрлеге алып, үз куллары белән йорт җиткерә Сафиннар. Хәләл хезмәт белән яшиләр. Фирдәүсә ханым – кафеда, ә Илшат әфәнде йөртүче булып эшли. 22 яшьлек Зөлфәт исә читтән торып КАИ да укый.
– Улымның сессия вакыты. Төне буе рефератлар яза. 23 гыйнвар көнне дә ярты төнгәчә язып утырган ул. Йоклар алдыннан  гына бәдрәфкә төшеп мендем, бер ис тә сизмәдем бит, ди. Илшат та бик кайгыра, бер тиен хәрәм акча кермәде, нигезеннән алып түбәсенә кадәр үз кулларым белән эшләдем, ник Аллаһы Тәгалә үз малыбызны үзебездән күпсенде икән, ди. Минем йокым начар, төне буе бәдрәфкә йөрим. Ул көнне бер мәртәбә дә уянмаганмын бит, – ди ул.

Иң аянычлысы – йортлары иминиятләштерелмәгән. Бүген алар вакытлыча фатирда яшиләр, аренда өчен аена 35 мең сум түлисе. Дөрес, җирле җитәкчелек аларга яшәр өчен бернинди шартлары да булмаган иске йорт тәкъдим иткән, ләкин анда торырлык түгел, дип аңлата Сафиннар. Янгынның нәрсәдән килеп чыгуы билгеле түгел, экспертиза нәтиҗәләре әлегәчә әзер түгел. Сәбәбен ачыклыйсылары килеп, гел эзләнәләр, ди Фирдәүсә апа. Йортның басып калган алдагы диварын да сафка бастырып булмый, яраксыз. 
– 25 елдан бирле элек сузылган ут чыбыклары белән яшәдек, әллә шуларда кыска ялганыш сәбәпле, ут каптымы икән дип уйлыйбыз. Көн саен “Ашыгыч ярдәм” чакыртам, бер нәрсәбез дә калмады бит, йөрәк түзми, бик авыр. Мин ул көнне беләсезме, 35 градус суыкта кар өстеннән  яланаяк йөгереп йөргәнмен. “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәч, апа аягыгыз туңмыймы, ди. Юк, сеңлем, бер җирем дә туңмый дим, йөрәгем тулы ут, җаным кайный, мәйтәм. Апа, сез бит кар өстендә яланаяк басып торасыз дигәч, күзем төшсә – шаккаттым. Менә хәзер чыга шул көнге йөгерүләр... Икенче көнне өчәүләп янган йортка бардык. Бөтен нәрсә янган. Бер әйбер калмаган. Түргә үттем дә, телевизор тумбасы астында яшел чүпрәккә күзем төште. Илшат ишеген каерып ачып биргән иде – намазлыгым, исән-сау! Синтетик материалдан үзе, улмы эремәскә тиеш иде? Ике Коръәнем... Ялтырап яталар, алтын бизәкләренә кадәр сөремсез. Ник берсенә бер бөртек тузан кунсын! Нәрсә дисең, бу хәлгә?– ди Фирдәүсә апа. – Кызым Казанда яши. Ул көнне аңа да шалтыраттык, йокысыннан уята алмадык инде. 
Иртәнге сәгать җиделәрдә кайтып төште дә үкереп елый, ярый әле үзегез исән, һәммәгезне шушында сузып салсак, мин нишли идем соң, ди. Чыкмаган җанда өмет бар – авырлык белән булса да тернәкләнербез. Менә хәзерге көне бик авыр. Рәхмәт, ярдәм итүчеләр дә күп булды, киемсез калдык – кием китерделәр, ризык алырга акчабыз бар. Инде йорт саласы. Көн саен барып, янган диварларны кочаклап елыйм, – ди Фирдәүсә апа.   

Сафиннар гаиләсенең бик авыр чагы. 26 ел буена җыелган уртак тормышның көле генә өелеп калган. Хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузсак иде. 89196878310 номеры Сбербанк картасына беркетелгән (Сафина Фирдауса Г).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading