– Монда гына, монда гына, апа!
Аяк тавышлары ерагая:
– Өеңдә генә утыр!
Малай, кеше үткәнен көтеп колагын ишек ярыгына куеп, бик озак бусагада утыра. Тырнаклары белән ишекне тырнап чиртеп карый.
Тәрәзәдән айлы төн бүлмәгә карый. Тамчылы гөлнең хисапсыз күп алкалары көмештән коелгандай ялтырыйлар. Шундый көмеш алкаларың булсын икән дә шуларны әниеңә бүләк итсәң икән!.. Малай бер тамчыны өзеп алып, учында уып карый. Аннары гөл чүлмәкләрен бер кырыйга этеп, түше белән тәрәзә төбенә ята.
Тәрәзәләрдә бер-бер артлы утлар сүнәләр. Почмакларда егетләр, кызлар торалар. Малайның дәрте, теләкләре күкрәгенә сыймый, аның бу тәрәзәләр белән чуарланган ишегалдыннан читкә, еракка китәсе, теләгәнчә уйныйсы, чабасы, йөгерәсе килә. Ашыгып, ишеккә килә, ябык иңнәре белән этеп карый. Аннары, ачуы кабарып, мич алдыннан ярты кирпеч табып ала, тәрәзә каршысына килә. Каршыдагы сары тәрәзәдә кемнәрнеңдер шәүләләре уйный. Малай тешләрен кыса да бар көченә кирпеч кисәген тәрәзәгә тондыра... Шәүләләр куркышып сикерәләр...
«Челтер-р!» иттереп пыяла коелган тавыш яңгырый. Кемнәрдер тап-топ чаба башлыйлар. Ярты сәгать үтәр-үтмәстән, ишегалдында милиция сыбызгысы яңгырый.
Малай карават астында бөгәрләнеп ята. Ишек бикле шул, ача алмыйсыз!.. Ә ачкычның кайда икәнен ул сезгә гомердә дә әйтмәс!..
3
Маһирә икенче көнне улын урамга бөтенләй чыгармады. Ана баласы өчен чын-чынлап куркуга төште. Әллә ишегалдындагыларның сүзе раска чыгамы, хулиган, башкисәр булып үсәме әллә аның улы? Өй эчендә ифрат тыңлаулы, хәленнән килгәнчә әнисенә булышып, ярдәмләшеп йөрүче бала, ишегалдына чыккач, нигә үзгәрә?..
Балалар бакчасына урнаштыра алмады шул ул аны!
Яңа квартира да кайчан бирерләр әле. Ни дисәң дә, кысан булса да, торыр куышыгыз бар, диләр...
Ә тол калып, мең хәсрәт белән күз текәп үстергән бердәнберең юньсез булып чыкса нишләрсең? Нинди чараларын күрергә, нишләргә инде ялгыз анага?..
Һади, әнисе алдында гаебен сизенеп, тын гына юнышып утыра. Утыра торгач, аның түземе бетеп китте, малай киерелгәләде, сузылгалады, тәрәзә яныннан әйләнеп килде. Каршыдагы квартирага пыялачының килүен көтә иде ул. Әллә аның оста кулы, әллә аталарча ягымлы карашы малайның йөрәгенә кереп калган иде.
Пыялачы төш вакытында гына килде. Каршы квартирада хәрәкәт башлануыннан сизде моны малай. Әнисе ял итәргә яткан иде. Ул, аңа сиздермәскә тырышып, тәрәзә янына килде һәм пәрдә почмагын ачып күзәтә башлады. Менә тәрәзә ачылды, менә ике кул сузылды. Менә пыялачының башы күренде. Ул түгел лә бу!
Малайга кинәт кенә күңелсез булып китте. Кичәге абый нигә килмәгән инде? Ай-яй, оста эшли иде! Монысы аның кебек үк булдыра алмый торгандыр әле, мөгаен. Берәр почмакта ярык калдырыр да китәр әле менә. Монысының да алмазы шулай ялтырый микән? Юк, кичәге абый кебек керт итеп кенә кисеп төшерә алмас бу, тотынуы ук башка бит тегенең. Их, шул абыйга ияреп, йорттан йортка пыяла куеп йөрисе иде!
Үз башына килгән бу дуамал фикердән малай тынычлыгын җуйды. Гөл сабакларын сындыра-сындыра, тәрәзә төбенә үк менеп, пыялачының ялтыр-йолтыр маташканын карап тора башлады. Теге абый ник килмәде, дип кычкырыргамы әллә? Әнисе уяныр инде...
Пыялачы, эшен бетереп, тәрәзәне ябып куйды. Һадига кызык та бетте. Ул яңадан чыралары, йомычкалары янына килеп утырды. Аның эче поша, кулы кычыта, аяк табаннары кымырҗып тора иде. Ул, нәүмизләнеп, ишеккә карап алды. Әнисе иртән: «Ишетсен колагың, бусаганы атлап чыгасы булма!» – дип кисәткән иде.
Ялт итеп кенә чыгып, теге абый турында сорашып керсә? Әнисе сизми дә кала ич!
Һоп лә! Баскыч араталары шыгырдарга да өлгерми калдылар. Һади, бала-чага өерен ерып, уртагарак чыкты да күрше кызыннан:
– Пыялачы абый сездә чәй эчеп утырамы әллә? – дип сорады.
– Белдең, – диде кыз.– Ул әллә кайчан китте инде.
Малай, бер секунд уйланып тормастан, капкага йөгерде. Пыялачы урамда да күренмәде. Сорап кала алмавына әрнегән малай кичәге абый киткән якка карап чаба башлады.
Сулуы кабынды, урам ташлары ялан тәпине чагып авырттырдылар. Һади әллә никадәр абыйларны, апаларны куып узды, тик җилкәсенә агач тартма утырткан кеше күренмәде.
Бер бакча янындагы су сатучы янына җиткәч, малай тукталды. Кипшергән иреннәрен ялаштырып карап торды да кеше юграк вакытта су сатучы янына килде.
– Апа, пыялачылар кайда эшли, белмисезме?
– Нинди пыялачылар?
– Тәрәзә пыяласы куючылар.
– Каян белим ди мин? Әнә тегендә йортлар салалар, шунда эшлиләрдер.
Малай, башын иеп, борынын тартты:
– Апа, буямыйча гына бер стакан су эчерт әле.
– Акчаң бармы?
– Юк.
Хатын, сыек кына кызартып, малайга бер стакан су сузды:
– Әтиеңнән алгач, килеп түләрсең.
Малай, йотлыгып, суны эчеп бетерде:
– Озакламый үзем эшли башлыйм мин!
– Әллә?
– Рәхмәт!
Һади, чаба-чаба, тукталышка килеп җитте.
Иң кирәген – йортлар сала торган җиргә трамвай белән барып булуын ул белеп алган иде инде.
Шактый бардылар. Вагондагы кешеләр әллә ничә кат алышындылар. Ахыргы тукталышта Һади төшеп калды. Зур-зур күтәрү краннарын, дәү-дәү йортларны, әллә нинди машиналарны күргәч, малай авызын ачып катты да калды.
Йортларның инде салынып бетеп килгәннәре дә, ярты юлдашлары да бар иде. Машинага төялгән кызлар Һадига кул болгап кычкырып уздылар. Йортлардагы йөзләрчә тәрәзәләрне күргәч, ул бөтенләй югалып калды. Тәрәзәләрдә кешеләр, өстә кешеләр, аста кешеләр... Исемен дә белмәгән килеш пыялачыны каян эзләп табарсың монда? Былтыр Ботан бакчасында әнисеннән аерылып калып та аһ иткән иде. Халык та күпме генә иде әле анда...
Кая барып керергә белмичә, ул ары-бире сугылды, экскаваторның эшен карап торды. Якында гына үз исемен ишеткәч, малай сискәнеп китте.
– Һади, нишлисең монда?
Караса, Сәйфуллин икән. Малай, шүрләп, артка чигенә башлады.
– Тукта, тукта! Нигә килдең монда?
Һади ычкынып чаба башлады, абынып егылды. Сәйфуллин көлеп җибәрде:
– Кая качасың, жүләр?! Мондарак кил. Ни эзлисең, әйт?
Дәвамы бар
Аяз Гыйләҗев
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
кайчан дәвамы басыла?
0
0
gulnara-79
0
0
Хикәянең ахыры 4 май санында газетада, 5 майда сайтта чыга.
0
0