Чынлыкта булмаган темалар
Болар бөтенесе фильмнардан сугыш трагедиясен, совет солдатының батырлыгын, халыкның сынмас рухын, тылдагы фидакарьләрнең хезмәтен сызып ташлый. Алар барысы да арткы планга күчерелә йә бөтенләй «онытылып» кала. Кайбер фильмнарда сугыш күренешләре бөтенләй булмый да, анда һаман шул «эчке дошман»нарны эзләп мәш киләләр. Болар бөтенесе дә булган бит, диләр архив ишеген ачып кергән тарихчылар. Булмаган диюче юк бит, әмма һәркөнне һәм сугышның буеннан-буена түгел, аны һәрбер кинога басып-басып тутырырга кирәкме? Тарихи темага кино сценариен язу ул чикмәнле бәрәңгене көнбагыш маена манып ашау гына түгел. Иманым камил, хәзерге сценарийчыларның уннан берсе дә архив материаллары белән таныш түгел, ул сугыш турында китаплар укымаган, документлар белән эш итмәгән. Бөтен белгәне – берничә фильм карап, шуңа ияреп китеп, үзенекен язу. Бер акыллысы әйткәнчә, хәзер сугыш темасына язарга кирәкми, чөнки алар сугышны күрмәгән, ә күрүчеләр бетеп бара.
Реаль хәлләргә нигезләнеп кенә төшерелгән икән, ул чакта сценарий авторы үзгәрешләр кертә ала. Ләкин бу бөтен кешегә дә мәгълүм булган вакыйганы бутап бетереп, мәгънәсезлек чиген узарга дигән сүз түгел. Фашист самолетында әсирлектән качкан Михаил Девятаев батырлыгына багышланган фильмда төп геройны үзебезнекеләр кулга алып, лагерьга юл тотканда атып үтерә. Нигә кирәк шундый финал? Чынлыкта исә, Девятаев лагерьда ике ай булганнан соң тикшерү тәмамангач, Аңа исем-дәрәҗәләре кайтарыла, 1957 елда Герой исеме бирелә. Брест крепосте оборонасында катнашучылар турындагы фильмда майор Гаврилов немец тоткынлыгыннан соң репрессияләнеп газап чиккән диелә. Репрессияләнүе партбилетын югалткан өчен партиядән чыгарылуы белән тәмамлана, исем-дәрәҗәләре кайтарыла, 1945 елның сентябрендә япон тоткыннары лагереның башлыгы итеп билгеләнә.
Тагын бер фильмда элеккеге ак гвардияче балтасы белән ике дистәгә якын фрицны тапый. Бу да тормыштан алынган вакыйгага нигезләнгән, ләкин балта белән оста эш итүче солдат патша офицеры түгел, ә гап-гади авыл егете, балта остасының улы. Тормышта булган әлеге әзер сценарийлар Голливуд блокбастерларын бер читкә өеп куя ала! Аны үзгәртеп, ни өчен Геройның чын исемен яшерергә? Югыйсә бу хәл сугышның иң авыр чорында – 1941 елда була. Белгәнебезчә, Совет армиясе бу чакта чигенә генә. Шундый чакта Герой исемен биргәннәр икән, димәк, юкка гына түгел. Ат арбасына корал төяп үзенең ротасына алып баручы Дмитрий Овчаренко көтмәгәндә 50 кешедән торган немец отрядына тап була. Балтасы белән ике офицерны чабып һәм гранаталар белән 21 солдатны үтергән Овчаренкога 1941 елның ноябрендә Герой исеме бирелә. Ә фильмда тулы винегрет һәм Геройның исеме аталмый, чөнки аны ГэБэ эзәрлекли.
Тагын бер очрак. 1941 елның августында повар Иван Середа, винтовка һәм балта белән кенә коралланып, дошман танкының экипажын бирелергә мәҗбүр итә. Ышануы авыр, әмма бу булган хәл! Шушы батырлыгы өчен повар Середага Герой исеме бирелә. Аның исеме сугыш елларында бик нык популярлашып китә, агитацион плакатларда чагылыш таба. Күпчелек совет сугышчылары моңа ышанмый, махсус уйлап чыгарылган дип уйлый, әмма документлар киресен сөйли. Менә бу турыда фильм төшереп буламы? Була, ләкин ул чакта бөтенесенең ГэБэшниклардан куркып яшәвен, аларның донос арты донос язуын, һәркемнең бер-берсеннән шикләнүен, әләкләшүен тасвирлап булмый. Овчаренко белән Середаның батырлыгын мәңгеләштерү урынына фронтка бөтен куркак, булдыксыз, дезертир, штрафбатныкылар, зонадан чыгучылар җыелуын, һөҗүмгә күтәрү өчен артта загранотрядлар торганын чагылдырган фильмнарны гына күрәбез.
Капма-каршылы сценарийлар
Аракы эчү, җирле халыкны талау һәм көчләүләрне кисәткән указлар чыккан, моның өчен җәзага тартылачаклары да кисәтелгән. Бу хакта җинаять кылынгач түгел, алдан ук хәбәр ителгән, барысы да танышкан, халык тыңлаучан, үз шәүләсеннән дә куркып тере курчак кыяфәтендә булырга тиеш кебек. Ләкин фильмнарда ул барыбер урлаша, солдатлар немец хатын-кызларын көчли, командирлар эчә. Сценарий авторлары үз-үзләренә каршы килә түгелме? Башкача була аламы? Ул чагында сценарий кызык булмыйдыр бәлки? Аның хәзергесе дә искитәрлек түгел. Әмма бу рәвешле без кайда ялган, кайда дөреслек икәнен белә алмыйбыз. Совет чоры – хәерчелек, куркаклык, дорфалык, эчкечелек, шапшаклык, әләкләүләр һәм бер-берсен батыручылар белән генә сурәтләнә. Көнбатышта безне яратмаганнарына аптырыйсы түгел, без үзебезне үзебез яратмыйбыз, киноларда тискәре образларга киң урын бирәбез, үзебезне шулай итеп күрсәтәбез. Көнбатышның да безнекеләр турында фильмнары бар һәм андагы геройларда иң начар сыйфатлар гына тупланган.
Исең киткән икән, бу бит кино гына, диярләр. Халыкның күпчелеге телевидениене иң дөрес мәгълүмат җиткерүче дип, аннан сөйләнгәнне сеңдереп утыра, кинолар да тарихи дөреслекне чагылдыра дип уйлый. Кызганыч, әмма алай түгел шул. Күбесе инде котлетлардан чебенне аерып ала алмый хәзер.
Фото: cinepromo.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар