Чистай районының Дүрт Өйле авылында гомер итүче Маһирә апа Галимова белән бер сөйләшеп утыру да күңелеңә бетмәс көч-куәт өсти.
– Әгәр дә мин кеше кебек сау да булсаммы... Мәйдан әйләнәсенә чыгыплар биер идем! Аягым гына аксак – гомерем буе сер бирмичә яшәдем, – диде дә, җәһәт кенә торып, оегын салып күрсәтте.
Кылыч белән чапкандай кисеп төшерелгән балтыры тегелгән. Ике дөнья чите кебек, яраның ике ягында ике “тормыш”... Аскы өлешенең, яшәешкә кабат береккәнгә, үсүе калышкан. Шулай да Маһирә апага терәк биргән ул, барасы килгән җиренә йөрткән, бирешмәгән.
“Алты сәгать операция ясады”
Үзен ул, мин – Тукай Кисекбашының иптәше – Кисекаяк, дип йөртсә дә, гариплегенә “иркәләнмәгән”. Җир җимертеп тормыш көткән. Гомере буе сыер сауган. Кулыннан авыр хезмәт китмәвенә ышануы да кыен.
– 1946 елгы мин, сугыштан соң җиңү шатлыгы булып туганга да бу кадәр әрсезмендер, дим, үземне. Әти белән әни окоп казырга барган җирдән, дуслашып киткәннәр генә, әтине шуннан сугышка алганнар. Әни: “Авылга кайткач, көн дә догаларымны укып әтиегезне көттем”, – дип сөйли иде. Әти имин генә кайткач, кавышканнар. Әни җиде бала тапты, мин – беренчесе, беребез – 3, икенчебез 4 яшендә мәрхүм булды... Калганнарыбыз әйбәт кенә үстек. Мәктәптә укыганда ук иншаларны: “Үскәч, мин сыер савучы булам!” – дип яза идем. Әнинең догалар укуыннан ишетсәм, ул багышлаганда артыннан: “Әй, Ходаем, мине алдынгы сыер савучы итсәңче!” – дип теләгәнем истә. Бала теләге кабул диләр. Бигерәк зур һөнәр сораганмын, дип көлеп тә куям хәзер. Авылны яраттым бит, читкә китәсем килмәде. Ә авылда укымаган кешегә сыер савучыдан да хөрмәтлерәк нинди эш бар? Күмәк хуҗалыкның кайсы почмагыннан да сиңа таба кара эш карап тора, сеңлем...
– Саулык нидән какшады соң, Маһирә апа?
– Күрәчәк... Әниләрнең теләгемә каршы килүләре дә бер сәбәп. Мәктәптән соң мине сыер саварга җибәрмәде әни. Ул елларда бар хезмәтне кулдан эшлисе. Кызгангандыр да. Барлыклырак йортта үстек. Бик авыр тормышлы кешеләрнең баласын мәҗбүриләп сыер саварга кертәләр иде, безнекеләргә тешләре үтмәде. Өйдәгеләр сүзе белән салам тюкларга чыктым. Кыш уртасы бу. 28 февраль. Трактор алдына чыгып басабыз да, саламны сәнәк белән төрткәләп торабыз. Валның калае да булган, тик ул беркетелмәгән. Әгәр дә беркетелсә мин баләгә тарымыйм да икән. Бәхетсезлеккә каршы инде. Авыл җирендәге техника бигерәк алама иде бит. Ул елларны шул валга эләгеп, чорналып кереп китүчеләр дә, туралып бетүчеләр дә күп булган. Миңа 15 яшь. Әле өскә кияргә кием бармы. Әнинең киң итәкле күлмәген, оек, чалбар, әтинең иске бишмәтен киеп бардым. Кыр уртасында туңдыра да. Шул күлмәгемнең итәк очын вал эләктереп алган, мине чорнап кына китерде. Ярый күреп, сүндереп өлгергәннәр. Кайсы җирем эләккәнен дә сизми калдым. Ә ул минем бер аягымны кисеп үк ташлаган. Чалбар балагын да умырып өзеп алган. Эзлиләр – аяк юк. Бер рәхмәтлесе салам эченнән табып алды, ничек туралып бетмәгән диген. Төп сөягенә кадәр кырт итеп кисеп кенә алган, ә үзәк кан тамыры өзелмәгән – Аллаһының рәхмәте. Шул кан тамыры да су буе сузылган иде ышанасызмы?
– Ничекләр түздегез...
– Аңымда идем. Бөтенесен сизеп, күреп тордым. Түзелгән инде сеңлем, аягыңны тереләй тунаганда сызламыймы соң. Тәнеңне парә-парә киссеннәр әле. Шуннан мине җыештырып, ат арбасына салам түшәп утырттылар да, авыл медпунктына алып кайттылар. Берничә кеше тоткан, кем аягымны, кем кулымны. Юл буе сызландым, түзәрлек түгел. Елый да алмыйм, юл буе: “Әй, Ходаем, я үтер! Я син миннән йөгереп йөреп, эшләп туймаслык кеше яса, терелт!” – дип акырып кайтканымны беләм. Дарусыз, уколсыз шундый ярага түзеп кара әле син. Медпунктта сугыш кырыннан әйләнеп кайткан ветеран эшли иде. Минем кебекләрне ут эчендә күп күргән бит. Каушап калмады. Кырдан алып кайтучылар елыйлар, үз тәннәре әрнемәсә дә, минекенә түзмиләр. Табибларның салкын канлы булуларын беренче мәртәбә шул чакта күргән идем. Теге фельдшер минем киселгән аяк башын үз урынына дөрес итеп урнаштырды да, дару эчерде. Укол да салгач, авырту җиңеләйгән сыман тоелды. Аннары мине ат чанасына бәйләп, Чистайга алып китте. Кыш бит, суык. Ярты юлда кабаттан аяк сызларга кереште. Үз-үземне кая куярга белмим. Төнге сәгать унбердә барып кердек. Бәхетемә күпне күргән табиб эләкте, бик тиз генә җыенып, миңа алты сәгать буе операция ясады. “Минем эшем бетте, хәлемнән килгәнен эшләдем. Тик икеле... Җайлана алырмы, белмим. Ләкин кызның йөрәге бик таза, җиңеп чыгар кебек”, – дигән. Мине бит сеңлем, авылның иң матур кызы, дип йөртәләр иде. Әллә күз тиде инде...
– Авыр тернәкләндегезме?
– И, сеңлем... Гел уколдан өзелмәдем. Өсте өстенә салып тордылар. Табиблар гына түгел, хастаханәдә ятучылар да: “Теге матур кыз нишли икән?” – дип яныма кереп, хәлемне беләләр иде. Ике ай буе мине селкетмәделәр дә дисәм. Нияз абый Уразгельдеев, исеме әле дә хәтердә, минем табиб ул, тәҗрибә үтәргә килүче кызларга – шәфкать туташы булырга укучылар иде, эш йөкләде, көн саен минем чәчләремне тарарга, мине юындырырга кушты. Дөрес, аларга кадәр дә мине әйбәт карадылар. Тәнемә су тигәч, тагын да җиңеләеп киттем. Аяк бит минем тегелгәч, гипсланган. Селкетеп карасам – селкенә. Нияз абыйга кычкырам: “Бу бит ялганган!” – мәйтәм. Нияз абый да, мин дә икәүләп елап җибәрдек. “Карыйк әле”, – диде дә, кабат операция бүлмәсенә кертергә кушты. Гипсны алдылар – аяк исләнгән, ә үзе ялганган! “Сеңер үскән, әйбәт! Тик дөрес ялганмаган, сөякләр кәкре киткән. Тартып, сузып дөресләргә кирәк” – димәсенме. Ә ул кабат сындырганнан да артык. Берсе башымны, икесе ике кулымны каерып тоттылар, икесе ике аягымда... Элек бит авыр герьләр дә юк, күз белән генә тигезлиләр. Аякны тартып алырга җитешкәндәй итеп әй йолкыйлар, сөйриләр. Матур аяк ясыйлар, имеш. Бөтен хастаханә: “Хәзер түшәмне күтәрерлек итеп кычкырачак”, – дип көтәләр икән. Тынымны да чыгармадым. Кычкырсам да, кычкырмасам да табиблар үз эшләрен миннән сорап та тормыйча барыбер эшлиләр ич. Түздем инде... Авыртуын йөрәгем белән тәнем генә белә, сеңлем. Тагын гипслап куйдылар. 3 ай селкенмәдем дә.
– Тигезләнгән идеме?..
– Үз аягым сыман булмады инде. Башта ук тигез ялганмагач... Алай да ярады, ялганды бит, төзәлде! Өйгә кайтаргач бер куандым. Ике таяк белән йөри башлагач та бәхет басты. Тора-бара бер таякка гына калдым. Әнинең тырышулары, кемнән нинди сүз ишетеп кайта, бөтенесен эшли иде бичара. Ярты чиләк бәвел җыябыз да, җылытып, шуңа аякны тыгып куябыз. Шуның гына файдасын күрдек, – дип сөйли Маһинур апа.
“Бәхете дә, хәсрәте дә яшерен...”
Күтәргесез сынауны бергәләп кичәләр. Баласына терәк әти-әнисенә, хәләленә рәхмәт. Бәлки авыл халкы аны гарип булгач, гомерлеккә ялгыз калыр диеп тә уйлагандыр. Әмма Маһирә апа алдан сөйләшеп йөргән егетенә кияүгә чыга!
Дамир исемле егете кулын сорый килә. Өйдәгеләр дә озак уйлаша. Каршы килерләр иде, кызларының үзләреннән калып яшисе бар. “Сезнең аркада ялгыз калдым,” – дип үпкәләсә нишләрләр? Бәхетенә киртә үрмиләр – фатыйхаларын бирәләр. Килен булып төшә Маһирә апа. Ире аның әти-әнисенә гомере буена бер бөртек тә авырлык китермәскә, саклап, яклап яшәргә сүз бирә.
– Ә миңа ирек килде, әти-әни “тоткыны”ннан котылдым бит, эшкә чыгасым – сыер савасым килә! Дамир теше-тырнагы белән каршы торды. Үземнең аягым да сызлый, сиздермим генә. Авырткан саен ныграк басып йөрим. Иремә дә белгертмим. Авырта, дисәм ишегалдындагы эшкә чыгармыйсын да белеп торам. Әле бит кайнанам да бар. Сүз арасында, гарип тәре, дисә нишләрмен? Ким буласы киләмени? Авыртканны басарга өйдә дару да юк җитмәсә. Элек дару заманы идемени? Бүген генә капчыгы белән тәгәрәп ята дару төймәләре! Бәхеткә иремне фермага таналар карарга куйдылар. Таналар бозаулый башламасынмы?! Аларны карарга аерым кеше кирәк. Чарасызлыктан мине алып китте. Менә шуннан эшләп калдым. Янында гел мин сөйләнеп йөргәч, үзенә дә күңелле булып китте. Ә мин бит сүзне сөйләшә беләм, мәзәклим, көлдерәм! Икәү эшли башладык, – ди Маһирә апа.
Хыялы чынга аша – калган гомерендә лаеклы ялга чыкканчы 42 ел буе Маһирә апа сыер сава.
– Гел алдынгы идем. Әйбәт эшләгәнем өчен, район хакимияте миңа шушы йортны бүләк итте! Бик җиңел генә эшләп алынган өй түгел, гарип аягымның сызлануларына түзә-түзә эшләп тапканым, сеңлем. Аягымның сызлавына әле дә түзрлек түгел, кайчагында төне буе шуыштырып чыгам – ди Маһирә апа.
Хәләлең белән гомер бакый аңлашып яшәү, кемне дә бәхетле итә. Бәхет бишеген ямьләп, мәхәббәт җимешләре дә сөендерсә, бигерәк тә. Дамир абый белән алар 4 бала алып кайталар.
– Олысы Рамил исемле иде. Мәрхүм инде. Дөньяда иң авыры – бала хәсрәте. 3 ел буе диңгезче булып хезмәт итте. Хәрби хезмәттән кайткач, күрше авылда күмәк хуҗалык рәисе булып эшләүче энем: “Минем янга эшкә килсен. Зур совхозда бик әйбәт эш бирәм”, – диде. Рамил ишетергә дә теләмәде. “Сез китсәгез дә мин шушында калам, беркая бармыйм. Диңгез төпләрендә йөреп арыган кеше мин, туйган. Туган авылымда гына төпләнеп эшлим әле!” – диде. Чистай техникумын бетергән, бик яхшы инжер иде Рамилем. Авылда калды. Өйләнде. 3 баласы туды. Механизатордан башлаган егет иде менә. 7 ел үзе дә күмәк хуҗалык рәисе булып эшләде балакаем. Уңган иде. Җитәкчелек эшенең җаваплылыгы кешене бетерә икән. Ул нервланулары, ярсулары... Эшне булсынга дип йөгереп тә, кайберәүләрнең кирегә тырнаулары... Йөрәгенә сукты, шикәр чире башланды. Шул алып та китте. Гамир улым янымда яши. Илдус улым – өченчесе, урамның каршы ягында, күрше булып кына яши. Илдус Казанда рәссам-бизүче һөнәренә укып кайткан, тууга рәсем ясый башлаган балам. Дамирә исемле кызым – төпчегем. Кисек аяк белән дә балалаларымны үстереп, 20 дән артык онык-оныкчыкларымны сөя алганчы яшәгәч, рәхмәт Аллаһыма. Бик бәрәкәтле гомер бүләк итте. Кайгыларын да мулдан бирде. Аларын сезгә сөйләмәдем сеңлем, сөйләмим дә. Кешегә зарымны да, кайгымны да чыгып сөйләгән хатын түгел мин! Алары, рөхсәт итсәң, бүген дә эчемдә генә калсын, – дип куйды Маһирә апа.
Мондый сүзгә каршы килеп буламы соң?
Дамир абыйның вафатына, баксаң, 40 елдан артык вакыт үтеп киткән.
– Ашказанында яман шеш иде. Башта ул миңа авырганлыгын да әйтмәде. Эчтән генә сызып, сыкрап йөргән. Түзәрлеге беткәч кенә әйтте. Дәвалап карадылар. “Тернәкләнерлек түгел”, – диделәр, юкка өметләндермәделәр. Соңга калган инде. Итәк тулы балалар белән мине 36 яшемдә тол калдырып, 40 яшендә китте дә барды бичара. Ул чактагы тормышларның авырлыгы... Кыенлыклар йөрәгемдә кара кан булып укмашкан сеңлем. Бер сыйныфташым күрше авылда гына яши. Гомере буе судья булып эшләде. “Маһирә, күмәк хуҗалык эшендә гарипләндең, бер тиен акча алмадың. Әйдә, хәзер булса да гариплек төркеменә чыгарга ярдәм итәм”, – диде. Йөреп карадык. Теге чакны язуларны дөрес тутырмаганнар, ышанасызмы?!. Мине шулай рәнҗетерлек идеме? Хәзер менә 4 000 сум гариплегем өчен акча алам. Ә минем кебекләр гомере буе хөкүмәттән уч тутырып акча алып яшәде. Ә ирләрдән тормышланырга сүз кушып караучы булды. Күзем ачарлык идеме... Хәсрәт өстенә хәсрәт, нахак өстенә нахак өелгән еллар. Күргәннәрем... Бер генә үз әйтәм – Гамирымны нахакка гаепләп, төрмәгә утырттылар. Икенче улым да күрше киленен күрмичә, ялгыш таптатты. Монысы теш арасыннан чыкканы, күпмесе әле йотканы. Рамил улымны җирләгән көннән шуны гына телим – башка балаларым исән булсын! Йортыма бала хәсрәте килмәсен иде бүтән... – ди Маһирә апа.
Комментарийлар