Без юлдашыбыз ярдәме белән авылның матур-матур йортларын, эшлекле хуҗаларның башкарган эшләрен карап чыктык. Авылда бик матур фермерлар йорты бар. Алар белән бу юлга танышу мөмкинлеге булмаса да, эшләгән эшләре соклану уята. Ике улына янәшә салган йортларына карап та куанып кайттык. Эшләгән кешенең эше дә, ашы да, өмете дә була.
– Без табигый продукт җитештерәбез. Шуны ашыйбыз, шуны сатабыз. Тирес исе килмәсә, табигый ит тә, сөт тә бетә. Аннан химиягә калабыз, – дип сөйли ул.
Айрат әфәнде сөйләвенчә, бу якларда җир эшкәртүчеләр дә күп. Һәрбер фермер үзенең җирләрен арттыра гына бара. Аннан әле биредә колхоз да сакланып калган. Димәк, эшләгән кешегә эш беркайчан да бетми.
Мәчетләрнең савабы
Авылдагы мәчетләрнең салынган елларын исәпкә алып, 1, 2, 3, 4 һәм 5нче мәчет дип атау гадәте яши. Советлар Союзы таркалганнан соң, иман йортлары бер-бер артлы күтәрелә башлый. Беренчесе 1988 елны ачыла, икенчесе – 1991 елда. Шулай мәчетләр саны арта бара.
Авыл имамнары сөйләвенчә, биредә элегрәк 8 мәчет булган. Рөхсәт бирелгәннән соң, халык шатланып, иман йортларын төзи.
Билгеле, һәрбер мәчетнең үзенең салыну тарихы бар. Алар эшләнеше буенча да бер-берсен кабатламый. Мәсәлән, икенче мәчет авыл янганнан соң кабат торгызыла. Моңарчы ул урында агач мәчет булган. Мәчетләр, гомумән, мөселман халкының тормышы, Мәскәү һәм Түбән Новгород Диния нәзарәте тарафыннан да игътибарга алына. Нәзарәттә шушы авылдан чыккан дини гыйлем ияләре дә эшли.
Авылга таба борылыш булыр
Соңгы елларда яшьләрнең шәһәргә китә башлавын яшерми Сафаҗайлылар. Йортлар бар да кебек, эчендә яшәүчеләр саны кими бара икән.
– Пилмә районында берничә татар авылы бар – Сафаҗай, Мүнчәли, Краснай авыллары. Һәрбер авылда меңгә якын кеше яши. Каядыр 700-800, безнең авылда меңнән артык. 2000 елда мәктәпне тәмамладым. Без ул чакта 450 бала идек. Хәзер анда 150 бала укый. Бу яшь буынның шәһәргә күчеп китүенә дә бәйле. Аларның сабыйлары да биредә тумый. Шуңа бала туу да әзрәк, картлар үлеме дә бар, – дип сөйли Шамил хәзрәт.
Ун елдан авылда нинди үзгәрешләр булыр? Бу хакта әйтергә кыен. Барысы да Аллаһның кодрәтенә бәйле. Әмма Сафаҗайда бу хәлгә борчылучыларның күп булуына, беркем дә битараф түгел икәнлеген күреп кайттык. Шулай да өметләре дә юк түгел.
– Безнең әле яныбызда яңа трасса эшләнеп килә. М12 ачылуга бәйле авылыбызның күтәрелүенә дә өмет итәбез. Иншаллаһ! Хәзер шәһәр халкы да фатирда гына түгел, аерым йорт, мунча төзергә тырыша. Киләчәкне белеп булмый. Дөнья әле куласа, әйләнә дә бер баса. Ул әле бер урында гына тормый. Заман үзгәрә, барыбыз да күреп торабыз. Авылга таба да борылыш булыр әле, – ди Шамил хәзрәт.
Авыл тирә-як белән дөнья белән белән бик тыгыз элемтәдә яши. Сафаҗайдә “мәскәүчеләр” дигән термин да колакка кереп калды. Кирәк икән Мәскәүгә, кирәк икән Казанга барып кайта алар. Татар концертларын үзләрендә генә түгел, елга әллә ничә Казанга да килеп карарга да өлгерәләр (Ә без өлгермибез!). Аннан Сафаҗай халкы алга карап эш итәргә ярата. Киләчәккә дә алданрак карарга тырышалар. Әле биредә татар рухын үстерәсе, иманны ныгытасы, балалар белән эшлисе, яшьләргә йогынты ясыйсы бар. Үзен бу авыл кешесе итеп тойган һәркемнең йөрәгендә шундый уйлар.
Комментарийлар
0
0
Был, видел - восхищаюсь!
0
0
0
0
Пилмэ тугел, Пильна районы. Сафажэйдэ Пильнэй дип сойлилэр.
0
0
0
0
Краснай безнен район тугель, Петряксы ны тещереп калдырганнар..
0
0