Студент елларының матур мизгелләре, якты хатирәләре гомер буе онытылмый.
Бигрәк тә изге күңелле кешеләре йөрәктә уелып кала. Университетның 4нче курсында укыганда, безнең группаны Мөслим районының Югары Табын авылына бәрәңге алырга җибәрделәр. Шунда бер ай буе авылның баш бухгалтеры Фәһимә апа белән зоотехник Рәис абый Хөсәеновларда яшәргә туры килде. Әлеге тату гаилә үзләренең ачык йөзле, кунакчыл булуы белән истә калды. Бигрәк тә берсеннән-берсе акыллы кызлары Гөлшат белән Гөлнарадан аерылу да моңсу булды ул чакта.
Тау белән тау гына очрашмый, кеше белән кеше очраша, диләр бит. Еллар үткәч, безне дә язмыш әнә шул кызларның берсе ─ Гөлшат Галиуллина белән очраштырды. Бу юлы инде аның белән зур дәрәҗәләргә ирешкән галим буларак күрештек.
КФУда укыту дәверендә аның башкарган эшләре санап бетерерлек түгел. 200гә якын фәнни һәм методик хезмәтләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә чыга торган җыентыкларда басылган. 14 монография һәм югары уку йортлары студентлары өчен (лексикология һәм морфология буенча) дистәдән артык фәнни-методик кулланма авторы да ул. Татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллина ─ Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре.
Татар филологиясе факультетының 80 еллык юбилеен каршылаган көннәрдә үзенең 30 ел гомерен студентларга белем бирүгә багышлаган Гөлшат Рәис кызы белән аның хезмәт юлын күздән кичердек.
─ Гөлшат ханым, әлеге һөнәргә мәхәббәт кайчан барлыкка килде? ─ Укытучы булу хыялы, мөгаен, кечкенә чактан ук формалашкандыр ул. Шуңа күрә 8нче сыйныфтан соң Минзәлә педагогика училищесына укырга киттем һәм теләгемне тормышка ашыра башладым. Анда алган төпле белемнәр әлеге һөнәргә мәхәббәтне тагын да арттырды, дияр идем. Педучилищеда безне күп нәрсәгә өйрәттеләр. Шул чакта ук минем алга таба уку теләге көчле булды. Белем йортын яхшы билгеләренә генә тәмамлаганлыктан, миңа республикадагы педагогия юнәлешендәге югары уку йортларының теләсә кайсын сайлау мөмкинлеге бар иде. Педучилищеда укыткан остазыбыз Васил Һадиев безгә үзе укыган Казан дәүләт университетындагы танылган галимнәр турында сөйли иде. Аннары мин мәктәптә укыганда, авылыбызга университет студентлары килүе дә этәргеч булгандыр. 1989 елда ачылган татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керү бәхетенә ирештем. 5 ел буе татар дөньясының үзәгендә кайнап, күренекле галимнәр белән аралашып, алардан белем алдык. Күпләребез университетны кызыл диплом белән тәмамладык.
─ Кулга диплом алган белгеч буларак, мәктәптә балалар укытырга туры килдеме үзегезгә? ─ Дәресләрне миңа Минзәлә педучилищесында укыганда ук бирергә туры килде. Ул вакытта башлангыч сыйныфлар каршында ничек дулкынлануым бүген дә күз алдында. Әмма мәктәптә эшләргә өлгермәдем. Университетның 5нче курсында укыганда, Флюра апа Ганиева мине гуманитар институтка укытырга чакырды. Башта аның тәкъдименнән каушап калдым. Анда студентлар укытып тәүге чирканчык алдым. Минем өчен зур тәҗрибә булды ул.
─ Димәк, фән юлыннан китеп, югары уку йортында калачагыгыз шул вакытта ук хәл ителгән дияргә була? ─ Әйе, үземнең шушы юлдан китүем белән горурланам. Сайлаган юлымны һәрвакыт акларга тырышып яшим. Аспирантурага укырга кергәннән соң, мине профессор Гомәр Фәез улы Саттаров университетка чакырып китерде. Аның җитәкчелегендә “ХХ гасырда Казан татарларының антропонимиясе” дигән темага кандидатлык диссертациясе якладым.
─ Иң элек укытучыга студентлар бәя бирә. Югары уку йорты укытучысы нинди булырга тиеш соң? ─ Югары уку йорты укытучысы, беренче чиратта, үз фәнен бик яхшы белгән, эрудицияле, зыялы,белемле, үз-үзен тотышы ягыннан үрнәк шәхес булырга тиеш. Мин һәр дәрескә кергәндә дулкынланам. Студентлар белән эшләүне иҗат, дип саныйм. Укытучы студентларның мәгълүматны ничек кабул итүенә дә, психологик халәтләренә дә яраклашырга тиеш. Теләсә кайсы югары уку йорты укытучысына оратор да, галим дә булырга кирәк. Аның бер дәресе дә бер-берсенә охшарга тиеш түгел. Укытучы хезмәтен сайлаган кешенең эше ул ─ яшәү рәвеше. Югары уку йорты укытучысы бүгенге көндә берюлы берничә төрле эш алып бара. Белем бирү белән бергә, ул актив рәвештә фән белән дә шөгыльләнә, үзе дә даими белем эсти.
─ Моннан 30 ел элек укыта башлаган студентларыгыз белән бүгенгеләре арасында аерма бармы? ─ Элекке буын студентлар белән хәзергеләр арасында аерма бар, әлбәттә, чөнки замана үзгәрә. Ул чакта студентлар да, үзебез дә башка идек. Безнең буын вәкилләре китап укып, китапханәгә йөреп үсте. Бүгенге студентлар аны күз алдына да китерми. Алар китап укымый. Ничек кенә булмасын, һәр буынның уңай һәм килеп җитмәгән яклары бар. Шулай да, мин үз студентларымны һәрвакыт яратам. Аларга шәхес буларак карыйм. Үземне дә һөнәремә бәйле, гомерлек студент итеп хис итәм. Һәр яңа буын студентларының тормышына хас яңа сыйфатларны аңларга тырышам.
─ Шундый чал тарихлы университетта, үзегезгә белем биргән укытучыларының традицияләрен дәвам итәсез. Әлеге уку йорты сезнең тормышта нинди роль уйнады? ─ Казан дәүләт университеты мине белгеч һәм шәхес итеп формалаштырды. 5 ел уку дәвамында олпат галим-педагоглар белән безнең арада җылы, дустанә, эшлекле мөнәсәбәтләр булды. Алар якын киңәшче дә иде безгә. Вахит Хаков, Диләрә Тумашева, Гомәр Саттаров, Фәһимә Хисамова кебек тел белгечләрен, Мөхәммәт Мәһдиев, Хатыйп Миңнегулов, Резеда Ганиева, Флюра Ганиева, Тәлгат Галиуллин, Альберт Яхин һ.б. әдәбият галимнәрен ничек онытасың?! Алар безгә туган телебез һәм әдәбиятыбызның матурлыгын, бөеклеген, яшәешен күрсәткән,тормыш сабаклары биргән галимнәр бит. Укытучыларның һәркайсын яхшы яктан гына сагынып искә алам. Остазым, профессор Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева белән бүген дә бер кафедрада эшлибез. Укытучыларымның хезмәтләрен бүген дә кабат-кабат әйләнеп кайтып укырга яратам. Студентларга һәрвакыт Мөхәммәт Мәһдиевнең: “Университетның диварлары да тәрбияли”, ─ дигән сүзләрен китерергә яратам. Университетта минем шәхси тормыш кыйбласы да билгеләнде. Тормыш иптәшем Ирек белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Ул университетта башта тарих, аннары юридик факультетны тәмамлады.
─ Улыгыз кайсы уку йортында белем алды? Хәзерге вакытта ниләр белән шөгыльләнә. ─ Илһам кечкенәдән үзебезнең факультетта тәрбияләнде, дияргә була. Татар факультетында оештырылган чараларга һәрвакыт үземә ияреп йөрде. Ул 139нчы рус гуманитар гимназиясендә белем алды. Өч телдә камил сөйләшә. Гимназиягә физика укытучысы Татарстанның атказанган укытучысы Сөембикә Гайнетдинова килгәннән соң, Илһам астрономия белән кызыксына башлады һәм университет каршындагы астроклубка йөрде. Россия һәм халыкара дәрәҗәдә узган олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә катнашып, җиңүләр яулады. Укыганда ук йолдыз табып, беренче ачышын ясады. Россиядәге дәрәҗәле югары уку йортларына конкурссыз керү хокукы булуга карамастан, Казан университетын сайлады. Физика институтын кызыл диплом белән тәмамлады. Аннан соң Германиядә аспирантурада һәм М. Планк исемендәге халыкара фәнни-тикшеренү югары мәктәбендә укып, астрофизика докторы, белеме буенча PhD гыйльми дәрәҗәсе алды. Бүгенге көндә КФУда фәнни эшчәнлек алып бара, яңа астрономик ачышлар ясый. Астрономия буенча татарча ачык лекцияләр укый. Аның татар җанлы булуы сөендерә.
Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар