Казанның гаилә үзәгендә Лилия белән Ренат Харисовларны бриллиант туйлары, ягъни, 60 ел бергә тату гомер кичерүләре уңаеннан хөрмәтләү тантанасы булды.
Юбилярларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, шулай ук балалары, туганнары һәм дуслары котлады.
—1963 елның 7 апрелендә Лилияне 15 сум калым түләп сатып алган идем,- дип искә төшерде Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис.
—Юк, 1 сум 50 тиен иде ул,-дип, елмаеп, иренең сүзен дөресләде Лилия ханым.
—Әйе, бәлки, шулайдыр. Ләкин, аның бәясе торган саен арта бара. Көмешен дә, алтынын да уздык,-дип дәвам итте Ренат әфәнде.-Минем саулыгым балаларыма, оныкларыма, туганнарыма һәм ак кәгазьгә дә кирәк. Ак кәгазьгә бер сүз, бер җөмлә төшсә, ул кыйммәтлегә әверелә. Иҗатымны мин бәяләмим, халык бәяли. Әмма, иҗатыма йөрәк җылым салынган. Гаиләнең нигезе һәм тотнагы- хатыным. Бәрәкәт туена кадәр дә эшләргә риза.
Ренат белән Лилия 62 ел элек Казан педагогия институтында укыганда тулай торак буфетында тәүге мәртәбә очрашканнар. Ренат чиратсыз гына кереп кефир алмакчы булган. Шунда күзлекле чандыр гына кыз:”Чиратсыз кермәгез!”-дип, егетне куалап җибәргән. Ренат бу хәлгә эчтән генә бик ачуланган, кирәгеңне бирәм әле, дип, буфеттан кефирсыз чыгып киткән. Тулай торакта кичке танцалар вакытында Ренат Лилияне күреп алып, биюгә дәшкән. Тик, кызны орышу теләге юкка чыккан. Алай гына да түгел, аңа гашыйк булган.
—Шул вакыттан башлап, бербөтен булып гомер кичерәбез. Мин бердәнбер Лилиямә бишенче тапкыр да өйләнергә риза,-ди Ренат әфәнде хатынын кочагына алып.
Алар Әмир белән Наилә исемле балаларын үстергәннәр, хәзер инде 3 оныклары бар.
—Әти-әни янында булу зур бәхет, үзеңне гел бала кебек хис итәсең Алар безне намуслы һәм әдәпле булырга өйрәтеп үстерде. Аларның якты күләгәсе артында гомер буена яшәсәң иде, озын гомерле булсыннар,-диде Әмир Харисов.
Лилия белән Ренат Харисовлар гаилә бәхетенең сере - ышануда, бер-береңә, туганнарыңа һәм дусларыңа хөрмәттә, диделәр. “Кайната белән кайнананы хөрмәтләү, вакытында юл куя белергә дә кирәк, - дип өстәде Лилия ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар