16+

“Ярый әле, Тукай туган!”

17 апреля 2025, 11:21
419
1
6
Уку өчен 3 минут

Апрель - Тукай ае. Шигърият ае. Әгәр дә Тукай тумаган булса, безнең милләт, әдәбият рухи яктан бик ярлы булыр иде.

“Ярый әле, Тукай туган!”

Апрель - Тукай ае. Шигърият ае. Әгәр дә Тукай тумаган булса, безнең милләт, әдәбият рухи яктан бик ярлы булыр иде.

“Ярый әле, Тукай туган!” - дибез без яз кояшы карый башлау белән, кулларыбызга шигырь китаплары алып. Апрель шигырь иң күп яңгыраган айдыр ул, мөгаен. Юк, мөгаен генә түгел, тәгаен шулай. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында да яңгырый алар. Хәтта мәдрәсәләрдә дә. Үзем шундый шигырь бәйрәмендә булдым. Казан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә чын мәгънәсендә туган телләр бәйрәменә әйләнеп үткән шигырь конкурсында сөенеп сокланып утырдым. Бу бәйрәм әлеге мәдрәсәдә күптәннән уздырыла икән. Узган ел Гөлшат остаз үткәргән булса, быелгысын  мәдрәсәнең тарих һәм татар теле мөгаллиме Гөлфинә остаз югары дәрәҗәдә оештырган. Конкурсның дәрәҗәсен жюри әгъзалары казыйлар төркеме билгели. Монда алар саллы иде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мәдрәсәнең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, профессор, филология фәннәре докторы Габдрәүф остаз Салих улы, Галимҗан Баруди исемендәге әлеге мәдрәсәнең музее җитәкчесе Разия ханым Әзһәр кызы һәм мин әлеге мәдрәсәнең кичке бүлегенең 1 курс шәкерте. Шундый гыйлемле дәрәҗәле остазларым алдында, янәшәсендә   бераз оялып, бераз сөенеп утырдым.

Коръән сүрәләре, изге дога белән башланып киткән бәйгедә 2 номинациядә ярыштылар шәкертләр. Беренче төркем татарча сөйләүчеләр, икенчесе башка телләрдә. Бу мәдрәсәдә төрле милләт вәкилләре ераклардан килеп ислам дине буенча ныклы белем ала. Шуңа да таҗик, үзбәк, казах,  башкорт, гарәп телләрендә яңгыраган шигырьләрне дә сөенеп тыңладык. Алар шәкертләрнең үз ана телләрендә бит! Аларны сөйләгәндә үз туган телләренә, үз халкына мәхәббәтләре сизелеп торды. Моны җиткерер өчен бар тырышлыкларын, талантларын куйды алар. Амон Абдуллоев, Манучехр Нәбиев, Нурсолтан Чигаҗанов, Сәид Риоев, Азизә Байсимбиева, Гөлназ Гыльфанова, Алтынай Рыскан, Абу Бакр Солиев чыгышлары беребезне дә битараф калдырмады. Камил Хөсәенов үзе иҗат иткән бик мәгънәле уйландыра торган шигырен укыды. Яшьләрнең шундый тирән фикерле булуларын белү киләчәккә өметне арттырды.

Шигырь бәйрәме өчен Тукай,  Җәлил, хәсән Туфанның үлемсез әсәрләре белән бергә заманыбыз  шагыйрьләренең шигырьләрен дә өйрәнгәннәр. Каләмдәшем Шәмсия Җиһангированың “Кыйбла барлау” шигырен Әдилә Алиева һәм Әминә Нәбиуллина икәүләшеп сөйләделәр. Башларына яулык япкан, кыйблаларын тапкан бу туташлар авызыннан шигырь тагын да мәгънәлерәк ишетелде.  

Казыйлар төркеменә җиңүчеләрне, “иң–иң”нәрне билгеләү җиңел булмады. Шулай да бик гадел килергә тырыштык. Чөнки ислам дине гаделләрне сөя. Бәйгенең җиңүчеләре булса да, җиңелүчеләре булмады. Катнашучыларның барысы да бүләк алды. Ә иң зур җиңүче билгеле инде, төрле  милләтләрнең туган теле булды. Монысы һичбер шиксез.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый бәйрәмнең мәдрәсә шәкертләре арасында узуы бер зур сөенеч булса, йөгерек әдәби телдә язылган мәкаләне уку шулай ук шатлык хисләре тудырды. Олпат жюри әгъзалары арасында группадашыбызның булуы нур өстенә нур өстәде. Тукай яши икән, аны тудырган халык та яшәр.

    Мөһим

    loading