«Җиде ел элек бу урында чәүкәләр ияләшкән җимерек биналар гына бар иде. Иң беренче эш итеп рәшәткә белән уратып алдык, соңыннан бинаны торгыздык, төзелеш шуннан башланды», - дип, үз хуҗалыгы белән таныштырырга кереште «Солтан» агрофирмасы директоры Ринат Хәмәдияров.
Тумышы белән Балык Бистәсенең Яншык авылыннан ул. 25 еллап шәһәрдә яшәсә дә, җаны-тәне белән авыл кешесе. Тәвәккәлләп авылга кайткач, артка чигенергә юл калмый, җиң сызганып эшкә керешә. Элеккеге «Солтан» колхозы таркалгач, дүрт дусты белән ташландык хуҗалыкны торгыза, агрофирма төзи. Кайчандыр әтисе дә колхоз рәисе булып эшләгән.
Бу якларга бәрәңге үстерү бик хас түгел. Уңыш белән мактана алмаган кайберәүләр бәрәңге үстерүдән бөтенләй читләште. Ә Ринат Хәмәдияров хуҗалыгы, киресенчә, бар көчне икенче икмәк үстерүгә юнәлтә. Быел рекордлы уңыш җыйганнар - 9 мең тонна. Узган еллар белән чагыштырганда, бу ике тапкыр күбрәк, ди хуҗа.
- Бәрәңге үстерә башлаганда бик интектек. Җир участокларын да алыштырып карадык, эшкәрткәндә дә төрле чаралар кулландык. Орлык бәрәңгесе дә алышынып торды, хәзер менә Европадан алып кайтабыз, - ди Ринат абый.
Заманча сугару системасын файдалана башлаганнар, бәрәңгегә тамчылап су сибәләр.
- Бу системаны сатып алу һәм урнаштыру 5 миллион сумга төште. Без аны дәүләт ярдәме белән башкарып чыктык: чыгымнарның 80 процентын дәүләттән алган субсидияләр каплады. Бу - якынча 3,7 миллион сум дигән сүз. Су сиптермичә, бәрәңге үсми, андый мөмкинлек булмаса, азапланмаска да кирәктер. Кыр буенча сузылган шлангалар бәрәңгене өстән түгел, киресенчә, төптән сугара. Су белән бергә туклыклы матдәләр дә, бөҗәкләрдән саклый торган препаратлар да сибәбез. Җир өсте коры булгач, су парга әйләнеп, әрәм булмый, - ди хуҗа.
Тамчылап сугару хуҗалыкка уңдырышлылыкны арттырырга ярдәм иткән. Гадәттә, бер гектар җирдән 250-330 центнер бәрәңге җыйсалар, быел бу күрсәткеч 450 центнерга кадәр җиткән. Нәтиҗәдә рентабельлекне якынча 20 процентка арттырганнар.
Бәрәңгедән кала, хуҗалык кәбестә, кызыл чөгендер, бөртекле культура җитештерә. Быел 400 тонна кызыл чөгендер, 1600 тонна кәбестә җыеп алганнар. Көнбагышлары да уңа, анысын үсемлек мае җитештерү өчен Казанга тапшыралар. Рапс исә җитәкче көткән нәтиҗәләрне бирмәгән. Ул бик авыр культура, ди хуҗа.
Җитештерелгән продукция Әстерхан өлкәсе, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан шәһәрләренә озатыла. Көньяк федераль өлкә өчен чәчүлек орлык җитештерүне арттырырга планлаштыралар.
- Бәрәңгебез, Аллага шөкер, чөгендеребез дә шәп. Авыл җирендә мондый эш булгач, бик әйбәт инде, - ди ике ел буе колхозда эшләгән Харис Сибгатуллин.
Эшчеләрне көненә ике тапкыр бушка ашаталар. Уртача хезмәт хаклары 20 меңнән дә ким чыкмый. Авылда төпләнеп калган яшь егетләр дә бар. Аларга дәүләт программасы нигезендә фатир салдыралар. 12 йортлы яңа урам барлыкка килергә тиеш, исеме дә яңгырашлы - Чыршылы дип йөртәләр.
- Киләсе елга бу урамда яшьләр өчен өч яңа йорт торгызылачак. Әлегә, йорт салынасы җирләрне чистартып, межалау эшен тәмамладык. Авылда йорт салырлык җирләр дә калмады инде, үзләштереп бетерделәр. Ун елдан соң ул йортлар яшьләрнең үзләренә калачак, - ди хуҗа.
Монда һәркем «булсын» дип тырыша. Механизатор егетләр дә әнә тимерче һөнәрен үзләштерә башлаганнар. «Авылда яшәгәч, бөтен эшкә дә кулың яту яхшы», - диләр алар.
Ринат Хәмәдияров шәһәрне ташлап, авылга кайтуын аңлата алмады.
- Кан тарткандыр, - дип, серле елмайды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар