16+

Мичкә ягып, ятып йоклау – дөнья белән “бәхилләшү” ул

Татарстанда октябрь аеннан башлап янгын очраклары кискен артты.

Мичкә ягып, ятып йоклау – дөнья белән “бәхилләшү” ул

Татарстанда октябрь аеннан башлап янгын очраклары кискен артты.

Ел башыннан республикада 3 820 янгын очрагы теркәлгән, аларда 96 кешенең гомере өзелгән (4се – балалар), 176 кеше төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә янгыннарга каршы профилактика чараларын көчәйтергә кушты.

– Көзге якта янгыннар саны кискен артып китүчән. Кешеләр мичләрне, электр җылыткычларын куллана башлый. Ноябрьдә генә дә 287 янгында 15 кеше үлде, 14 кеше тән пешүләренә дучар булды. Янгыннарның 40 проценты пенсия яшендәгеләргә туры килә. Өлкәннәр төнгә электр җылыткычын сүндерергә онытып җибәрә. Янгыннарда үлгән 59 кешенең спиртлы эчемлек кулланганнан соң, йокларга яткан булганлыгы ачыкланды. Мич кабызып яки электр җылыткычлары тоташтырып, йокларга ятарга ярамый. Мичтән күмер чәчри, ә озак эшләүдән электр җылыткычы кыза һәм үзеннүн-үзе яна, – дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Айрат Садыйков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстан Рәисе теләктәшлегендә республикада социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең өйләренә яки фатирларына инде 438 014 янгын хәбәре бирү аппараты урнаштырылган.

– Быел 7 мең өйгә һәм фатирга 16,5 мең аппарат куелды. Бу аппарат быел 120 янгын башлануын “чыелдап” хәбәр биргән, нәтиҗәдә 191 кеше котылып калды. Муниципаль берәмлекләр торак фондта янгын куркынычсызлыгы буенча профилактика чараларын көчәйтсеннәр иде, – диде Айрат Садыйков.

МЧС кисәтә:
– мичләрне, электр җиһазларын күзәтүчесез калдырмагыз;
– сабыйларны ут янына җибәрмәгез, шырпыларны һәм кабызгычларны еракка яшерегез;
– кечкенә балалага утның куркыныч булуын аңлатыгыз, искәртеп торыгыз;
– бер розеткага берничә электр җиһазы тоташтырмагыз;
– ватык яки кулдан ясалган электр җылыткычларын кулланмагыз.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading