16+

Алсу Фаракшина: “Хәтта кайбер туганнарыбыз да белми калды”

Алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина икенче тапкыр әни булуы турындагы сөенечле хәбәр белән уртаклашкан иде. Без дә аның сөенечен уртаклашып, хәбәргә чыктык.

Алсу Фаракшина: “Хәтта кайбер туганнарыбыз да белми калды”

Алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина икенче тапкыр әни булуы турындагы сөенечле хәбәр белән уртаклашкан иде. Без дә аның сөенечен уртаклашып, хәбәргә чыктык.

– Бала табуыгыз бар кешене шаккаттырды. Ни өчен яшердегез? 
– Бу бит шәхси тормыш, аның турында кычкырып йөрмиләр. Әлбәттә, хайп ясап, социаль челтәрләргә урнаштырып була иде. Әмма ул бик интим әйбер. Кешегә дә кызыклы әйбер түгелдер. Барыбер яшебез дә бар. Чит күзләрдән дә сакланасы килде. Хәтта кайбер туганнарыбыз да белми калды. “Алсу, бала тапты!” – дигәч, бер туган апам: “Кайсы Алсу ул?” - дип сорап куйган. Дуслар да, күршеләр дә белмәде. Эшләгәндә зуррак размердагы кием-салым кияргә тырыштым. 

– Бу юлы йөклелек вакыты ничек узды? Кыенлыклар булмадымы? 
– Йөклелек вакыты бик тиз узып китте. Әле генә балабыз булачагын белгән идем, ә хәзер инде кулымда сабыебыз. Йөклелек вакыты кыенлыкларсыз гына узмый инде, әмма ул хакта ачылып сөйлисе килми. Бәлки, соңрак сөйләрмен. Тулаем алганда, барысы да яхшы. 

– Сабыйга нинди исем кушасыз? 
– Кызыбыз Рамина исемле булды. 

– Бала тудыру йортына ирегез илтеп куйдымы? 
– Әйе, ирем төнге 11дә илтеп куйды.

– Хәзер үзегезне сабый тәрбияләүгә багышлыйсыздыр. Берникадәр чыгышлардан туктап торасызмы?
– Өйдә утыра торган кеше түгел инде мин. Августка кадәр бәйрәмнәр алып бардым, мәҗлесләрдә эшләдем. Хәзер дэ эшсез утыра алмамдыр. Әлегә күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Котлаулар җиткергән һәркемгә рәхмәт әйтәм!

Тагын укырга: Алсу Фаракшина: “Йә өйләнешәбез, йә аерылышабыз”, - дидем..."

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading