Аның пешергән ризыклары ашап туймаслык нигъмәт. Берәрсе бусагасыннан атлап керә икән, шул арада нидер пешереп, өстәлен әзерләп тә куя.
- Әнкәйдән күчкән сәләт ул. Безнең әнкәй бик тәмле пешерә иде. Аның ризыгын ашаган кеше, Дөргалия апа, ничекләр шулай тәмле итеп пешерәсең икән син, дип аптырады. Туганнар әнкәйнең ипиләре белән чәй эчәргә дип махсус килерләр, синең ипиеңнән дә тәмлесе юк, дип мактый-мактый ашарлар иде. Балалаларым игелекле, михербанлы булып үссеннәр дип, җан җылымны биреп ипи пешерәм, шуңа тәмле чыгадыр, дип әйтә иде. Без дә аннан өйрәнеп үстек. Тик әнкәй пешергән ризыккка барыбер җиткерә алмыйбыз, - ди Разия Галимарданова.
Әнкәй тәбикмәге
Разиясында кечкенәдән ашарга пешерү осталыгы барлыгын белгән әнисе кызын гел үсендереп тора. Кызы үсеп җиткәч, үзе олыгайгач, яшьлегемнең чагылышы бит син, үзем кебек бик тиз ризык әзерләп куясың, дип еш кабатларга яраткан.
– Элеккеге чорда граммлап, рецепт белән пешерү юк иде. Әнкәй пешергәндә карап торып өйрәндек. Хәзер дә шул гадәтне куам, беркайчан да граммлап тормыйм, әнкәй кебек эшлим, - ди Разия апа.
Тормышка чыгып, үз гаиләсен корганнан соң, туган нигезләренә кунакка килгәч, әнисе белән бергәләп көлчәләр, бәлешләр пешергән вакытларын матур бер төш кебек искә алырга ярата ул. Көлчәләрне ярып, майлап, гадәт буенча иң башта әтиләренең алдына куя торган булганнар. “Шул вакытта әткәй зур канәгатьлек хисе белән елмаеп көлчәне кулына ала, тәмләп чәйнәп, кызым, син пешердеңме, әнкәңме, дип мактый-мактый ашый иде”, - дип искә ала ул бүген. Үзе дә әнисенең гадәтен куып, пешеп чыккан ризыкны иң башта ире Муллаян каршысына куярга гадәтләнә.
Аның пешергән тәбикмәге дә бер сәнгать әсәре. Төпчек сеңлесе Венера ханым әйтмешли, алай итеп пешерергә безнең сабырлык җитми. Шуңа күрә дә туганнар җыелганда, әнкәй тәбикмәген пешереп алып кил әле дип Разия апага алдан заказ биреп куялар. Разия ханым иренмичә нәкъ әнисе кебек пешереп күчтәнәч итеп алып килә. Туганнар бергә җыелышкач, табын түрендә әниләренең истәлеге итеп тәбикмәк ашыйлар.
- Әнкәй кебек тәмле итеп бары Разия апа гына пешерә ала, бездән булмый, - ди сеңлесе Венера.
Парсыз калулар авыр икән
Разия апа гомере буе әнисе кебек гаиләсен дә тәмле ризыклар белән сыйларга яраткан. Барыбыз бергә, бәхетле чаклар бар иде, дип үткәннәрне искә алып көрсенеп тә куя кайчак. Пар канатлы булып гомер иткәндә, һич уйламаганда ире Муллаянны югалта. Бу югалтуны ул бик бик авыр кичерә.
- Пар канатлы гаиләдә үстем. Ничә еллар пар канатлы булып гомер иттем. Ялгызлыкның ни икәнен белмәдем. Көннәрдән бер көнне сыңар канатымны югалтырмын да, болай авыр кичерермен дип башыма да килмәде. Мин бит Муллаян белән бергә картаербыз, әткәй белән әнкәй кебек тигез картлык кичерербез дип уйладым. Тик алай булып чыкмады. Ялгызлыкның авыр хәл икәнен үз башыңа төшкәч аңлыйсың икән, - ди Разия ханым.
Шөкер, янында аны аңлаучы дуслары, туганнары, балалары була. Тик... Үз халәтенә кайтыр өчен аңа бик күп газаплы көннәр узарга туры килә. Туганнары, балалары белән очрашып, бераз онытылгандай була да, ялгызы калгач, тагын күңелен сагыш биләп ала. Муллаян белән булган бәхетле минутларын исенә төшерә. Хәтта гомере буе яратып әзерли торган ризыкларын да әзерләмәс хәлгә килә. Муллаян булмагач кемгә дип әзерлим? Җанын шушы сагыш били. Кызы белән улы әниләрен ялгыз калдырмау максаты белән чиратлашып ял көннәрендә гаиләләре белән аның янына кайтып йөри. Үзен кулга алып, ялгызлыгы белән буйсынырга кирәген дә аңлый. “Бер ай яныма кайтмый торыгыз әле, ялгызлыгыма күнегим”, - ди балаларына. Әниләренең сүзен тыңлап, бер айлап кайтмыйча телефон аша гына сөйләшеп торалар. Кайтып төшсәләр, суыткычлар буш, әниләрен танырлык түгел... Ә бит аларның суыткычларының болай бушап калуы гомер булмаган хәл.
Аның болай өзгәләнүен күреп, туганнары белән балалары үзара киңәшә дә, Разия ханымны парлы тормыш иткән оясыннан - Менделеевск шәһәреннән Чаллыга, башка туганнары янына күчерергә кирәк дигән фикергә киләләр. Баштарак бик нык карыша, Муллаян корган учактан китмим, дип үрсәләнә.
- Ул йортның һәр почмагына әтинең күңел җылысы салынган иде. Боларны күреп хәсрәте тагын да яңарды. Әти агроном буларак бакчада эшләргә яратты. Төрле җимеш агачлары, куаклары утыртты. Яшелчәне үзе чәчте, үзе үстерде. Ул бу эшләрне шулкадәр яратып башкарды, әни аның янында иркә хатын кебек кенә йөрде, - ди кызы Зөлфия. – Әти әнине шулкадәр яратты, гаиләбезне кайгыртып яшәде, без моны тоеп үстек. Әни кибеткә кереп, сумка тутырып ризык ташуның ни икәнен белмәде. Сөт белән ипигә кадәр әти алып кайтты, тәм-томнар турында әйтмим дә. Әни әзерне пешерде. Ул кибеткә бары матур киемнәргә генә йөрде. Менә шулай яшәп торганда әти кисәк вафат булды. Әти вафат булгач, әни тормыш ямен югалтты. Көннән көн сулды. Аңа әтинең юклыгын, аннан башка да тормыш дәвам итүен аңлар өчен башка мохит кирәк иде. Әтиегез белән корган тормышны ташлап китмим дип үксүенә карамастан без аны Чаллыга күченергә мәҗбүр иттек. Безнең башка чара калмаган иде. Тешен кысып булса да күнде. Әти белән бергәләп корган нигезне калдырып китте. Ул көннәрне искә алсам, әле дә йөрәгем елый. Әнине нигезеннән куптарып алып китмәсәк, сагыштан саргаеп үләчәк иде.
Китми булдыра алмадым
Чит мохитттә яшәү үткәннәрне онытырга бераз ярдәм итә башлый. Чаллыда берничә ел торгач, Разия апаны Казанга күченергә ризалаштыралар. Балаларыма якын булырмын, оныкларымны ешрак күрермен, балаларга да җайлы булыр дип, бу тәкъдимгә каршы килми.
- Хәзер сөйләргә генә ансат, ә ул чакта күз яшьләремне күп түктем. Әнкәйдән күчкән сабырлык та ярдәм итми калмагандыр, - ди Разия ханым. – Муллаянсыз тормыш барлыгын миңа балаларым да, туганнарым да аңлатып, мисаллар китереп тордылар. Үзем кебек ялгыз калган кешеләр белән очраштырдылар. Парсыз калган, миннән дә гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән күрешеп, үземә яшәү көче таптым. Кемнәрдер ир югалтуны авыр кичермәскә дә мөмкин. Газаплы, кыйналулы тормышта яшәмәгәч, тол калу әйтеп бетергесез авыр булды. Мин ничә еллар Муллаянның җылы канатында, көчле иңенә сыенып гомер иттем. Гаиләдә ир беренче урында торганда гына хатын-кыз бәхетнең ни икәнен тоя ала. Безне ир кадерен белергә, әткәйләрне хөрмәт итәргә кирәк дип үстерделәр. Үзем дә балаларны шулай тәрбияләргә тырыштым. Ир кадерен ирсез калып, мең газаплар белән бала үстерүче хатыннар гына аңлый. Шөкер, канатым каерылганда балалар үсеп, алар үз гаиләләрен корган иде. Кечкенә бала белән калучыларга бигрәк авыр. Әле ярый хәсрәтемне җиңеләйтергә балаларым, туганнарым булды, дип шөкер итәм.
Комментарийлар