16+

Путин: «Кемдер чукына, кемдер Аллаһтан ярдәм сорый»

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Киев режимы берничә тапкыр дәүләт әһәмиятендәге объектларга: Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә һөҗүм итәргә тырышып караган.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Киев режимы берничә тапкыр дәүләт әһәмиятендәге объектларга: Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә һөҗүм итәргә тырышып караган.

Астанада узган ОДКБ саммитында чыгыш ясап Россия дәүләте башлыгы "Бу омтылышлар дәвам итә", - диде.

Шуңа бәйле рәвештә Путин Киевта карарлар кабул итү үзәкләре шулай ук "Орешник" тарафыннан җимерү өчен максат булырга мөмкин, диде. 

Дәүләт башлыгы Россия армиясендә төрле милләт кешеләре булуын билгеләп үтте. «Кемдер чукына, кемдер Аллаһтан ярдәм сорый»,-дип билгеләде Путин.

Россия Президенты аларның барысын бергә «бернәрсә дә туктата алмаячак»дип фаразлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading