16+

Африка чумасына каршы дару уйлап тапканнар

Әлегә кадәр дуңгызчылык өлкәсенә гаять зур зыян сала торган Африка чумасына каршы бернинди дә дару юк иде. Эпидемияне бары тик катгый карантин белән генә туктаттылар. Авыру һәм вирус йогу ихтималы булган барлык хайваннарны да юк итү таләп ителде. Ә әлеге авыруның Россия төбәкләрендә таралуы хакында әледән-әле хәбәр килеп ирешеп тора....

Әлегә кадәр дуңгызчылык өлкәсенә гаять зур зыян сала торган Африка чумасына каршы бернинди дә дару юк иде. Эпидемияне бары тик катгый карантин белән генә туктаттылар. Авыру һәм вирус йогу ихтималы булган барлык хайваннарны да юк итү таләп ителде. Ә әлеге авыруның Россия төбәкләрендә таралуы хакында әледән-әле хәбәр килеп ирешеп тора. Татарстанда да бу вирусны кертмәү мәсьәләсе гел игътибар үзәгендә. Менә, ниһаять, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңалык: Кубань аграр университеты галиме Дмитрий Нормов Африка чумасы вирусына каршы профилактик чара уйлап тапкан. Яңа препарат озон нигезендә эшләнгән. Фермерлык хуҗалыкларында эшләнгән тәҗрибәләр уңай күрсәткеч биргән. Дару вирусның төрле модификацияләренә, шул исәптән кош гриппына да каршы тора ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading