16+

Аксубай егете алты көн эчендә мини трактор ясаган

Марсель Гыйзәтуллин Аксубай районының Яңа Үзи авылында яши. «Техника җене» кагылган, диләр андыйлар турында. 18 яшендә генә булуына карамастан, егет үзе мини трактор ясаган. Шушы тракторы белән җәен авылдашларына печән җыешкан, үзенең бакчасындагы бәрәңгесен алган. «Бер яктан, яраткан эш белән шөгыльләнәм, икенчедән, аз булса да, акча эшлим», - ди Марсель....

Аксубай егете алты көн эчендә мини трактор ясаган

Марсель Гыйзәтуллин Аксубай районының Яңа Үзи авылында яши. «Техника җене» кагылган, диләр андыйлар турында. 18 яшендә генә булуына карамастан, егет үзе мини трактор ясаган. Шушы тракторы белән җәен авылдашларына печән җыешкан, үзенең бакчасындагы бәрәңгесен алган. «Бер яктан, яраткан эш белән шөгыльләнәм, икенчедән, аз булса да, акча эшлим», - ди Марсель....

Мәктәпне тәмамлап, район үзәгендәге универсаль технологияләр техникумына укырга кергән. Аксубайдан 28 чакрым ераклыкта урнашкан авылына көн саен кайтып йөри. Машинасы да бар, права гына аласы калган. Марсель эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.

- Техника белән мәктәп яшеннән үк кызыксынам, - ди Марсель.
Балачакта ук магнитофон, телевизорларны сүтеп-җыярга хирыс булган. Гаиләдә Гыйзәтуллиннар өчәү. Мәктәптә укыганда абыйсы мотоцикл алгач, Марсель техниканы тагын да үз итә. Ватылса да, үзе төзәтергә өйрәнә ул «тимер атны». 9 нчы сыйныфларда үзенә дә мотоцикл сатып ала.

- Беркем дә өйрәтмәде мине, бу сәләт миңа каян килгәнен дә белмим, - ди егет үзе.
Марсель үзенең язмы­шы турында сөйләде безгә. «Алай ук җитеш гаиләдән түгел инде мин», - диде ул, кыяр-кыймас кына. 25 ел буе хокук саклау өлкәсендә эшләгән әтисенең кинәт кенә сәламәтлеге начарланып китеп, урын өстенә калган. Әниләре тимер рәшәткә артына эләккән. Шулай итеп, авыру әтисен карау да Марсель җилкәсенә төшкән. Ике ай дигәндә, әтисе бакый дөньяга китеп барган. Егетнең абыйлары үз гаиләләре белән яши. Марсель бүген ялгызы гына гомер кичерә. Туганнары, якыннары аны кайгыртып, ярдәм итеп торалар.

Үсмер егет авырлыкларга бирешмәскә тырыша. 8 баш умартасы бар. Дәү әтисеннән килгән сәләттерме, мәктәп яшеннән үк умарталар карый Марсель. Быел әнә бал саткан, акчага исә мини тракторын ясар өчен запчастьлар сатып алган. Эретеп ябыштыру белгечлеген үзләштерүе дә ярап куя. Авылдашлары аңа йомышлары төшкән саен мөрәҗәгать итәләр. Марсель 15 сутый җирендә бәрәңгесен дә утырта, абыйларының хатыннары ярдәме белән, яшелчәләр дә үстерә.

- Башта бер трактор ясаган идем дә, күңелемә ошап бетмәде, эшләргә җайсыз тоелды, аннары бәрәңге алыр вакыт җиткәч, чарасызлыктан, алты көн эчендә икенче мини трактор ясап куйдым. Монысы уңайлы, - ди Марсель.
Мини трактор белән бакча эшкәртергә дә, чәчәргә дә була. Йөк ташыр­га да кулай.

Авылдашлары аның турында бары мактап кына сөйли. Баксаң, егет әле матур итеп җырлый да икән. Марсельнең техника өлкәсендәге «иҗат җимешләре» Аксубайда узган авыл хуҗалыгы машиналары күргәзмәсендә уңай бәяләнгән.

- Кайтсам да, берүзем, ялгызыма гына күңелсез инде, ата-анасыз тормыш җиңел түгел, әнинең кайтуын көтәм, - ди Марсель.

Фото «Сельская новь» газетасыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading