Мамадыш районы Әжмәк авылына (рәсми исеме - Васильево) туганнарыма кунакка баргач, чәй эчеп утырганда, өй турыннан бер сәер транспорт узып үтте. Минем сәерсенгәнемне өстәл артындагылар да аңлап алды булса кирәк, серле елмаеп, минем күзгә карадылар.
- Безнең авылда менә шундый машиналар да йөри, - дип горурланган кыяфәт чыгарып куйды Питер дәдәй, елмаеп.
- Безнең авылның Кулибины ясый андый машиналарны. Толя Андреев ул, - дип ачыклык кертте улы.
Миңа бик кызык булып тоелды бу. Андреевларга барганчы ук, аның трактор, кычыткан чапкычы ясаганын да белеп алган идем инде.
Өйләрен тиз таптым. Тыйнак һәм җыйнак кына авыл өе. Ишегалдында мин күреп калган таныш транспорт. Халык телендә «Буран» дип йөртәләр аны. Ишегалдының түрендә үк тагын бер сәер транспорт тора. Монысы тәгәрмәчле. Хатын-кыз башым белән ишегалдындагы техниканы карап йөрүем сәер тоелгандыр инде, шул арада Толя, елмаеп, үзе дә ишегалдына чыкты. Таныш «Буран»ның моторы - «Муравей» мотороллерыныкы, корпусы - «Ява» мотоциклының коляскасы. Язуына кадәр тора әлеге «иномарка»ның. Эретеп-ябыштыру җайланмасын да үзе маташтырган.
- Бу транспорт белән ауга чыгасызмы? - дип сорыйм, авылда аучылар да барын белеп.
- Юк, ау белән шөгыльләнмим, киек-җәнлеккә ата алмас идем мин, - ди Толя Андреев. - Менә монда зур бидоннар урнаштырам да, кыш көне рәхәтләнеп, су ташыйм. Хатыныма да җиңел, үземә дә рәхәт бер җилдереп кайту. Ә менә монысы кечкенә трактор, моның белән суны җәй көне ташыйм, вак-төяк йомышка да, күрше авылга барып килергә дә, 1-2 «уф алла» печән салып кайтырга да ярап тора, - дип елмая ул, - монысының «йөрәге» - «Дружба» пычкысы моторы.
Койма артындагысы - тракторның зурысы. Анысын да үзе җыйган. Тик монысының функцияләре зуррак: бер йөк печән дә, бер юл утын да сыйдырышлы.
Авылда эш юк, колхозлар күптән беткән. Кайчандыр «Маяк» колхозының буш ферма биналары моңаеп утырган авылда печәнне чалгы айкап, җан тиреңне түгеп кенә әзерли торганнардыр инде дип уйлап кына бетердем, Толя мине тагын бер таныш түгел техника янына алып килде.
- Монысы печән чабу җайланмасы. Бик уңайлы, тау буеннан да йөри, чокырга да төшеп менә. Печәнне чабып кына китми, чәчеп тә бара. Чапканнан соң сәнәк тотып таратып йөрисе дә юк. - Монысының моторы белән кызыксынмасам да сиздем: тәгаен «Дружба» пычкысыныкы. Җыйнак кына җайлы машинага артык зур мотор кирәкмидер.
- Бу кадәр тимер-томырны каян җыеп бетерәсез?
- Кайда тимер күрәм, алып кайтам. Кайберәүләр үзләре тәкъдим итә: әллә кайчаннан бирле эшләми әрәм ята, килеп алып кит әле, җан кертерсең ичмасам, дип биреп җибәрүчеләр дә була. Элек тимер-томыр табу җиңелрәк иде, хәзер алай түгел шул, - дип куя Толя.
1967 елда туган Анатолий Павлович Андреев урта мәктәпне тәмамлагач, авылда калырга карар кыла. Берәр техник белем алса да, начар булмас иде, тик маллар асрап, дистәләгән умарта тотып, эретеп-ябыштыру аппараты белән кешеләргә койма-капка ясап көн күрүне кулайрак күрә ул.
- Самолёт кына ясыйсыгыз калган инде, - дим мин аңа, шаяртып.
- Ә минем андый исәп тә юк түгел. Әйбере генә булсын. Бар безнең авылда бер очучы, ул кайтканда сөйләшеп карыйсы килә килүен, - диде ул, әллә уйнап, әллә чынлап.
Аның бу уйлап табулары өстенә мине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде. Саф татарча сөйләшүче керәшен егете дип уйлаган яңа танышым чып-чын рус кешесе булып чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар