16+

Ашалмаган помидор кыйссасы

Cамара өлкәсе Гали авылында койма башына менеп кунаклаган мондый белдерүләрне шактый күп очратырга була. Авылның өчтән бер халкы, якынча исәпләсәк, ике йөздән артык хуҗалык, 10-15 сутый җиргә теплица ясап, кыяр, помидор үстереп сата. Татарстанда йорт артында бәрәңге бакчалары булса, Гали авылында исә теплица, аның янында ачык һавада суган, кишер, чөгендер...

Ашалмаган помидор кыйссасы

Cамара өлкәсе Гали авылында койма башына менеп кунаклаган мондый белдерүләрне шактый күп очратырга була. Авылның өчтән бер халкы, якынча исәпләсәк, ике йөздән артык хуҗалык, 10-15 сутый җиргә теплица ясап, кыяр, помидор үстереп сата. Татарстанда йорт артында бәрәңге бакчалары булса, Гали авылында исә теплица, аның янында ачык һавада суган, кишер, чөгендер...

Яңа танышым Рафаил бик куанып үзенең терлекләрен күрсәтте. Быелгы яздан ул, теплицаны бер читкә куеп, терлекчелеккә күчкән. Галидә эшкә тотынсалар, иң югары максатны куялар. Рафаил дә ит нәселле үгезләр үрчетергә керешкән. Аларны Рафаилгә сатканчы, үгезләрнең хуҗалары терлекләргә азык җитәме, шартлар уңайлымы дип тикшерү үткәргән. Яңа хуҗа терлекләрне аннан-моннан гына карап, нәселгә кара төшәрлек булмасын, диюләредер инде. Икенче бер абзарда нәселле сарыклар, алары да бик зурлар. Рафаилгә уңышлар теләп, авыл белән танышуны дәвам итәбез. «Әйдә әле минем белән, менә ниләр эшләп ятабыз, күреп китәрсең», - дип, капка төбендә күләгәдә ял итеп утыручы әби мине үзе белән яшелчә бакчасына чакырды, ә анда... чиксез-кырыйсыз теплицалардагы кеше биеклеге помидор ботакларында кып-кызыл помидорлар тезелгән. Мин сокланып йөргән арада әбекәй бер зур пакетка помидорны тутырып та куйган. «Сез юлаучылар, машинагызга утыргач ашарсыз. Ишегалдыннан чыкканда гына бераз капла, күршеләр күреп калмасын», - ди әби, күчтәнәчен хәстәрли-хәстәрли. Рәхмәтемне әйтеп, ишегалдына атлыйм гына дигәндә, выжылдап машина килеп туктады. «Кемдер кайтты?» - дим әбигә. «Һай, килен кайтты», - диде дә әби, миңа дигән помидорларны тиз генә теплицага кире атты. Мин дә, эшнең нидә икәнлеген аңлап, сүзне икенчегә борып китәргә ашыктым.
Помидорларны ашарга насыйп булмаса да, күңелем һич кенә дә кителмәде, әбинең эчкерсезлеге, җылы мөгамәләсе әллә нинди татлы ризыклардан да кыйммәтлерәк булды.
Гомумән, Гали авылында чит җирдән килгән кешеләрне бик ачык йөз белән каршы алалар. Милләттәшләр дип бер зурласалар, юлаучылар дип икенче хөрмәтлиләр. Чәйгә дә, куна калырга чакыручылар да шактый җыйналды. Без Казаннан диюгә, беренче сорау: «Кемгә тукталдыгыз, чәй эчтегезме әле?» Татарның онытылып бара торган матур, күркәм гадәте! Чит җирләрдә үзеңә карата кайгыртучанлык тою шундый күңелле икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading