16+

Авылның тоткасы

Азнакай районының Банки Сукаеш авылында яшәүче Ришат Абдуллин яшәгән йортның капка төбенә килеп туктауга ук, кулыннан гөлләр тама, дигән сүзләрнең чын асылына төшенәсең.

Авылның тоткасы

Азнакай районының Банки Сукаеш авылында яшәүче Ришат Абдуллин яшәгән йортның капка төбенә килеп туктауга ук, кулыннан гөлләр тама, дигән сүзләрнең чын асылына төшенәсең.

Койманың буеннан-буена шау чәчәктә утырган 30-40 төп роза чәчәгендә генә түгел монда хикмәт. Шушы янып торган чәчәкләрнең койма-капкаларга, эчке бакчаларга да «үрләве» гаҗәп. Аларын инде калайдан ясаган Ришат. Ясамас иде дә, үлеп ярата икән шул чәчәкләрне. Моннан 12-13 ел элек розалар үрчетә башлаганда, аларны әнә шул рәвешле калайдан ясармын дип башына да килмәгәндер югыйсә. Хәзер әнә инде ике метрлы роза куагы эшләү турында хыяллана.
Ныклы хуҗа, төпле кеше
Ришатны Банки Сукаеш авылының старостасы дигәч, нигәдер элекке заманнарда түшләренә йомры калай аскан авыл старосталары искә төшеп китте. Юк, андый очсыз дан артыннан куып, юкка-барга калай әрәм итмәс иде Ришат ул чорда яшәсә дә. Чөнки комган, соскы, лейка кебек нәрсәләрне эшләгәндә дә бик кирәк булачак әле ул. Бу һөнәргә шактый еллар элек калайчы булып эшләгәндә 70 яшьлек Галимҗан ага Гыйниятуллин өйрәткән булган үзен.
30-40 куян, тавык-чебеш, мал-туар кайнап торган хуҗалыкта каян барына да җитешә дип аптырый торган түгел. Ихата тулы техника. Һич арттырусыз - үзе бер машина-трактор паркын хәтерләтә. Кайсысын өр-яңадан үз кулы белән җыйган, кайсын яңарткан.
- Менә монысын Урманай авылыннан 3 меңгә алып кайткан идем. Үзем белән бер елгы машина. Озак еллар буе ихатада ятып эчереп беткән булган. Алыштырасы җирләрен алыштырып, «аякка» бастырдым. 7-8 ел йөрим инде. Менә бу «трактор малаен» «Запорожец» машинасы двигателе куеп җыйдым. Ә менә монысы өр-яңа трактор, - дип, берәм-берәм таныштыра ул алар белән. Белмим, әллә челлә җәй уртасы булгангамы, гараждагы «снегоход»ын күрсәтүне кирәк тапмады Ришат.
Ә менә «К-700» тракторының ике тәгәрмәчен берсе өстенә икенчесен куеп ясалган бассейнны, челтәрләп бетерелгән бакчасарайны, бакчадагы кечкенә генә фонтанны һ.б., ул күрсәтмәсә дә, бик кызыксынып карадым. Шашлык пешерә торган мангалны да гади генә итеп түгел, ә паровоз рәвешендә ясаган бит.
- Авылны үлеп яратам. Моңа кадәр 17 ел шәһәрдә тордык. Шул вакыт эчендә 1-2 ай кундыммы икән анда, юкмы. Кайтып йөрдек. Балалар да шәһәрдә укыды. Иртәнге 6да китеп, кичке 8дә кайта идек. Кайтып йоклыйбыз да иртән тагын чыгып китәбез. Инде менә 3 ел элек, киңәштек тә, хатыным Гөлназ белән шәһәрдәге фатирны калдырып, авылга кайтырга булдык. Кечкенә генә азык-төлек кибете ачып җибәрдек. Элек нәчәлствога эшләсәм, хәзер үземә эшлим. Калайчы, эретеп ябыштыручы - эшнең бетәсе юк бит аның, - ди ул. - Авыл тыныч. Бер-береннән көнләшеп яши торган халык безнекеләр, - дип, үзенең Банки Сукаешын мактап туя алмый 42 яшьлек староста.
124 кеше исәпләнә торган бер урамлык кына авыл булса да, мәшәкате җитәрлек Ришат Инсаф улы Абдуллинның.
- Староста, иң беренче чиратта, авыл кешесе хөрмәт иткән кеше булырга тиеш. Аның ничә яшьтә булуы да, матди хәле дә мөһим түгел. Кемнең сүзенә колак салалар, кемнең халык арасында абруе бар - шуны сайлыйлар. Ришат - ныклы хуҗа, төпле кеше. Яхшы, киң күңелле кеше булырга кирәк мондый эштә. Кем генә ярдәм сорап килсә дә, сүзне аяк астына салмый - әле менә ике чүплекне койма белән әйләндереп бирде, - ди Сукаеш авыл җирле үзидарәсе башлыгы Зөлфия Җәүдәт кызы Закирова авылдашы хакында.
«Өч Сукаешка бер бәхетле карчык мин»
«Өч Сукаешка бер әбәд чиләге» дигәнне (Зур Сукаеш, Түбән Сукаеш, Банки Сукаеш) ишеткән бар анысы. Ә менә монысын Ришатның әнисе Җәүһәрия апа әйтте.
- Мин үзем өч Сукаешка бер бәхетле карчык. Өй буенча тикшереп йөреп карыйм. Бер хәсрәтем дә юк. Балаларым акыллы, бер авыр сүз әйтмиләр, бар җирем җитеш, Аллага шөкер. 80не куып барганда бу бәхетне күргәч, «Аллага шөкер»не бик әйтерсең. Олы улым Атлас та шушы авылда яши. 4 авылга газ хезмәте күрсәтә. Ялт иттереп ике катлы йорт җиткереп керде. Анысы балта эшенә бик оста. Тик менә 40 ел бергә яшәгән бианам, 50 ел яшәгән ирем генә бер елда үлеп киттеләр, - ди ул.
Ярый ла аны сөендереп, балалары төп йортны ялгыз итмәгәннәр. Оныклары да, әти-әниләренә охшап, эш белеп үсәләр авылда. Әле күптән түгел генә авылга «Халкым минем» тапшыруы килгән. Бөтен авылны аякка бастырып, Сабан туендагы кебек гөр китергәннәр. Хуҗасыз калган буш ихаталарның чүп баскан капка төпләренә кадәр чабып, тәртипкә китереп куйганнар. «Эх, шул «ятим» йортларны шәһәрдә фатирсыз интегүче яшьләргә бирергә иде», - дип хыяллана хәзер Абдуллиннар. Чынга ашмаслык түгел ниятләре. «Кайтырга теләүчесе дә табылыр иде бәлкем, тик эшен каян табарсың? Ярый да без үзебезне үзебез эшле иттек», - диләр алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading