Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты керәшен кызы Марина Карпова белән ачыктан-ачык сөйләштек.
Аның да язмышы җиңелләрдән булмаган. Марина Карпованың серләрен бу язмабызда ачарга тырыштык.
– Марина, тумышың белән кайсы яклардан син?
– Безнең нәселнең әби-бабайлары элек Татарстанда яшәгән. Ул вакытта җирләр җитмәгәч, яхшы тормыш эзләп Урал якларына юл тотканнар. Минем бабаларым Татарстан һәм Башкортстан чигендә урнашканнар, Башкортстанның Бакалы районында төпләнгәннәр. Шулай да безнең нәсел нагайбәкләргә кадәр үк барып җитмәгән. Нагайбәклар - казаклар катламы. Күрәсең, шуңа күрә мине рус һәм казак җырларына тартадыр. Ә мин исә, Октябрьскийда туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Октябрьский музыка көллиятенә укырга кердем. Мин бик максатчан кеше. Бәлки, шуңа күрә дә уңышлар күбрәк булган саен, нәрсәдер җитми иде. Тагын да зуррак үрләрне яулыйсы килде. Шушы тынгысызлыгым, мине Санкт-Петербургка илтте дә инде. Беркемгә дә әйтмичә, кичке мәктәпкә йөреп, 10-11 сыйныфны тәмамладым. Көллияттән документларны алырга килгәч: “4 курсны тәмамлаганнарны да алмыйлар. Ә син 1 курс белемең белән институтка кермәкче буласың”, – диделәр. Бу сүзләргә бөтенләй колак салмадым. Керү имтиханнарына әзерлек курслары үтәр өчен әни белән Санкт-Петербургка килдек. Гаиләбез артык бай яшәмәде, шуңа күрә ничек булса да, бюджет урынга эләгергә кирәк иде. Теләге көчле булган кеше барыбер максатына ирешә. 16 яшьлек Маринаның хыяллары бик зурдан булды шул (көлә). Менә шулай Санкт-Петербург мәдәният университетына укырга кердем. Әти-әниләремә бик рәхмәтлемен. Алар беркайчан минем канатларымны сындырмадылар. Борчылсалар да, хыялыма каршы тормадылар.
– Чит шәһәрдә уку җиңел булмагандыр?
– Өйне, әти-әнине бик юксына идем. Ярты елга бер генә кайтып килә алдым, шуңа көн саен елый-елый өйгә хатлар яздым. Сагындым, әмма зарланмадым. Әти-әнинең ышанычын аклыйсым килде. Нәтиҗәдә, Санкт-Петербург бөтенләй “минем шәһәр” булмавы ачыкланды. Вокал бүлегендә укысам да, гел тавышым бетте, еш авырдым. Өстәвенә тулай торакта яшәдем. Андагы тормышны хәзер дә көлеп искә алам. 5 катка бер юыну бүлмәсе иде, моңа өстәп аш бүлмәсенәдә утны кабызуга “стасик”лар йөгерешә. Петербургта тараканнарны “яратып” шулай атыйлар. Әле дә хәтерлим, өйгә еш кайта алмагач, әни, балам ач тормасын, дип почта аша 8 килограмм сало җибәргән иде. Без аны бөтен тулай торак белән ашадык (көлә).
– Ни өчен Мәскәүгә киттегез соң?
– Беренче тапкыр Санкт-Петербургта концертта Пятницкий исемендәге рус халык хорын күреп таң калган идем. Шул вакытта: “Мин бу хорда эшләргә тиеш”, – дип максат куйдым. Икенче очрашуыбыз фестивальдә булды. Концерттан соң, дус кызлар белән кайтырга җыена идек инде, нишләптер күңелем кире залга тартты. Анда Пятницкий хорының җитәкчесе тора иде. Акыл белән уйларга да җитешмәдем, аяклар үзләре аның янына китте. Исәнләштем дә: “Минем сездә эшлисем килә. Ничек урнашып була?” – дип сорадым. Ә ул бик кырыс, таләпчән ханым иде. “Бездә синең кебек эшләргә теләүчеләр ярты Россия”, – диде. Шулай да адресларын язып алдым, очрашу көнен билгеләдек. Әти-әнигә шалтыратып, барысын сөйләдем. “Әле Петербургта укуыңны да тәмамламадың. Бәлки, башта укып бетерерсең”, – диделәр. Әмма мин инде күңелем белән Мәскәүдә идем. Пятницкий хорына сайлау этабын үттем. Яңа ел алдыннан тагын чакырдылар. Кире Петербургка кайтып кышкы сессиямне яптым. Яңа ел алдыннан тагын Мәскәүгә килдем, ә ул чакта бәйрәм мәҗлесләре бара. Тыңлап та тормадылар. Башкортстанга кайтырга кирәк, билетлар юк. 17 яшьлек бала-чага бит мин, нәрсә эшләргә белмим. Бертуган абыема шалтыраттым. Аның дусты машинада Мәскәүдән Башкортстанга кайта булып чыкты. Шулай юлчы табып, өйгә кайттым. Юл буе дусларча гына сөйләштек. Пятницкий хорына өченче тапкыр тыңлау этабына чакырдылар. Башка берәү бармас иде, ә мин шул хыял белән яндым. Өченче тапкыр килгәч, шул ук көнне концертка куйдылар, шулай итеп ныклыкка сынадылар. Сынауларны үтеп, максатыма ирештем. Шулай да үкенмим, ул искиткеч күңелле чор. Санкт-Петербургтан Мәскәүгә укырга күчтем һәм институтны уңышлы тәмамладым. Уку белән эшне бергә алып бардым. Без бөтен дөнья буенча сәяхәт иттек. Беренче эшлекле сәфәрем дә Төньяк Кореяга иде.
– Ирегез белән ничек кавыштыгыз?
– Мәскәүдә Ипполитов-Иванов институтының 4 курсында укыганда кинәт кенә Максим хәбәргә чыкты. Гыйнвар аенда бер очраштык та, март аенда инде ул миңа тәкъдим ясады. Безнең барысы да шундый тиз булды. Максим абыемның дусты, ул безнең гаиләне дә, мине дә яхшы белә. Максим тәкъдим ясагач, берникадәр югалып калдым, башта “юк” дидем. Әмма мин аны чын күңелдән яраттым, Макска да гаилә корырга вакыт иде. Безнең мөнәсәбәтләр бик матур башланды. Максим сюрпризлар ясый белә иде. Берсендә мин Римда гастрольләрдә булганда, ул эше буенча Барселонага килгән. Миңа әйтмичә генә Римга билетлар алып, концертыма килде. Гел шулай шаккаттырып торды. ЗАГСка гариза бирергә теләгән чакта янәдән гастрольләргә китәргә туры килде. Шуңа күрә ирем минем ризалыкны нотариуста теркәп, ЗАГСка гаризаны үзе генә тапшырырга барды. Туйны Башкортстанда үткәрдек.
– Шулай да гаилә тормышыгыз барып чыкмаган. Аерылышу турында сүзне кем кузгатты?
– Без, гомумән, төрле идек. Мин яшьлек белән 21 яшьтә үк кияүгә чыктым һәм ел ярымнан соң улыбыз да туды. Гашыйк булуны - мәхәббәт дип кабул иттем. Ә бергә гомер итә башлагач, уйларыбыз, фикерләребез туры килмәвен сизә башладык. Бала хакына гына кешене яратмыйча яшәү мөмкин түгел. Мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырыштык, әмма 9 елдан соң, безнең юлларыбыз аерылды.
– Улыңның исеме бик үзенчәлекле. Ул нәрсә белән кызыксына?
– Бабамның да исеме Кузьма. Бу исем һәрчак колак очында торды. Улыма да шушы исемне кушарга уйладык. “Кузькина мать” күрсәтергә кирәк булса, мине әйтә аласың (көлә). Кузьма балачактан самолетлар белән кызыксынды. Мин аның хыялын үстерергә тырыштым. Аннан Суворов училищесы турында сүз кузгаттым. 4 нче сыйныфны тәмамлагач, ул үзе бу уку йортына керү теләге белән яна башлады. Анда эләгер өчен баланың сәламәтлеге дә, билгеләре дә яхшы булырга тиеш. Моңа өстәп бөтен гаиләне дә тикшерәләр әле. Улымның укырга керүенә бик шатландык. Хәзер ул 6 нчы сыйныфта инде. Пилот булу хыялы аны әле дә җибәрми. Дөресен генә әйткәндә, мин бик шат, чөнки андагы дициплина, тәртипкә күнегү җиңелләрдән түгел. Шул хыял хакына ул никадәр авыр булса да зарланмый, тырыша. Холкы да чыныга.
– Бер үзеңә генә бала тәрбияләү кыендыр. Ярдәмчеләрең бармы?
– Хатын-кызга үзенә генә ир-малай үстерү аеруча кыендыр. Барыбер өлге булырдай ир-ат кирәк. Безнең очракта, минем әти һәм абыем – авторитет. Һәр җәйне Кузьма авылга кайта. Әти аны бар эшкә дә өйрәтә, артык иркәләми. Абыем да ярдәм итә, аның да улы Кузьма белән яшьтәш диярлек. Минем холкым йомшак инде, балама каршы бара алмыйм. Ял көннәренә кайтканда ул теләгәнне эшлибез.
– Марина, МХО зонасына концерт куярга да баргансың. Курыкмадыңмы?
– Минем ике туганым да хәзер МХО зонасында, шуңа күрә анда барырга тәкъдим иткәч, читтә кала алмадым. Узган елны без өлкән яшьтәгеләр һәм балалар өчен чыгыш ясарга барган идек. Быел исә, сугышчыларыбыз белән очраштык. Землянкада, госпитальләрдә җырладык. Беренче концертларда: “Егетләргә туган яктан сәлам җиткерәбез”, – дип рухланып чыга идек. Ә инде 3-4 концерттан соң залда утыручы егетләргә карагач ук күзләр яшьләнә башлады. Анда япь-яшь егетләр... Без 10 көн җырладык та, җылы оябызга кайттык. Ә алар кайчан кайтырлар? Безнең чыгышларны караганда күңеле тулып елаучылар да булды. Аларның хәлен, хис-кичерешләрен аңлатып бетереп булмый. Егетләр арсалар да, күңел хөрлеген югалтмыйлар. Шундый көчле рухлы кешеләр. Анда барып кайткач бик бәхетле яшәвебезгә инандым. Тормышның кадерен белә башлыйсың. Һәркемнең баласы исән-сау әйләнеп кайтсын иде.
– Тавышың да бик көчле, үзең дә чибәр. Шулай да башка җырчылар кебек пиар белән шөгыльләнмисең. Пиар ясарга кирәктер, бәлки?
– Мин дөньякүләм танылуга омтылмадым да. “Эт чаба дип бет чаба” диләр. Бу минем турында түгел. Пиар ясау – шәхси тормышыңны бөтенләй ачып салу дигән сүз. Үз-үземә хыянәт итеп, вөҗданыма каршы барырга теләмим. Икенчедән, мин рәсми чараларда еш чыгыш ясыйм. Исемемә тап төшерәсем килми. Пиар белән күтәрелеп киткән кешеләр уңышка тиз ирешә, әмма шулай ук тиз югалалар да. Җырчыны иҗаты өчен яратырга тиешләр. Өченчедән, бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый. 4 декабрь көнне узачак юбилей концертында да бернинди шоу ясамаячакмын. Халык җырларын башкарып, тамашачылар белән рәхәтләнеп кич утырачакбыз. Концертта “Казан” бию ансамбле, “Казан нуры” оркестры, филармония солистлары да катнаша. Керәшен һәм рус халык җырларын башкарачакмын, хәтта Суворов училещесы укучылары белән аерым номер да булачак.
– Марина, сиңа караучы ир-атлар бихисаптыр. Янәдән гаилә корырга уйламыйсыңмы?
– Янәшәмдә ир-ат булсын өчен генә гаилә кора алмыйм. Әйе, тәкъдим ясаучылар бар, әмма алар арасында күңелемә яткан кеше юк. Бүтән гаилә кормыйм дип кистереп әйтмим. Итәгатьле, юмарт, эчкерсез кеше белән гаилә корыр идем. Әлбәттә, матур сүзләр белән шаккаттырып булмый. Сүзләрне гамәлләр белән исбатларга кирәк. Мәхәббәткә ышанам. Тиң ярымны очратырга телим.
Комментарийлар