16+

Рөстәм Миңнеханов: “СВО вакытында мондый бәхәсләр урынлы түгел”

Бу көннәрдә «Хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон проектын Дәүләт Думасы каравына керттеләр.

Рөстәм Миңнеханов: “СВО вакытында мондый бәхәсләр урынлы түгел”

Бу көннәрдә «Хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон проектын Дәүләт Думасы каравына керттеләр.

Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников белән Федерация Советының Конституцион законнар чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас әзерләгән закон проекты шактый бәхәсләр уятты. 2022 елның башында ул беренче укылышта кабул ителгән иде, быел депутатлар аны кабат карый башлады.   

Ике баскычлы идарәне бетереп, бер баскычлы муниципаль идарәгә күчүне күздә тоткан закон проектын Татарстан Дәүләт Советы утырышында да карадылар. Закон проекты кабул ителгән очракта, авыл җирлеге аерым муниципалитет булудан туктап, ул район муниципалитетына караячак. 

Әлеге мәсьәләгә карата Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен җиткерде. Аныңча, җирле үзидарәнең ике баскычлы системасыннан бер баскычлы системага күчәргәме-юкмы икәнен төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш.

– Безнең ил бик зур һәм бер шаблон белән генә идарә итеп булмый. Ниндидер үзгәрешләр булыр, аңа уңай карарга кирәк. Халкы аз булган территорияләрдә яңача идарә системасын рөхсәт итүләренә без каршы түгел. Дәүләт Думасы кабул иткән карарлар ул – дәүләт идарәсе системасы. Халыктан сорамыйча, аларга мондый карарны кабул итәргә кем хокук биргән? Дәүләт Думасында эшләүче безнең депутатларның фикерләрен  сораганнармы? Муниципалитет эшчәнлегенә кагылышы булмаган кешеләр нинди система булырга тиешлеген хәл итеп утыра. Миңа өч муниципалитетта төрле вазифаларда эшләргә туры килде һәм һәрвакыт авыл советына таяндым. Әгәр син халык белән эшләргә телисең икән, башка эш формасы юк. Халык сайлап алган кеше алар белән эшли, алар алдында хисап тота. Ул читтән китерелгән кеше түгел, – диде ул. 

Аның сүзләренчә, махсус операция барган вакытта мондый бәхәсләр урынлы түгел. Оят һәм хурлык дип атады ул моны. 

Сүз уңаеннан Рөстәм Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларның якыннары белән дә нәкъ менә авыл җирлекләре башлыклары элемтәдә торуларын белдерде. 

–Унбиш ел эчендә без кешеләрнең абруйлы катламын формалаштырдык. Хәзер нәрсә, аларны югалтабызмы? Кемгә комачаулыйлар алар? Нәрсә, илдә башка проблемалар юкмы әллә? Нинди карар кабул итәләр, без аны үтәячәкбез. Әмма бөтен карарлар дәүләт мәнфәгате өчен кабул ителергә тиеш. Кызганыч, муниципалитетның нәрсә икәнен әлегә белмәүчеләр дә бар, – диде республика Рәисе.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәлә буенча стенограмманы  Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга юллаячакларын хәбәр итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading