16+

Борынгылар әйтеп калдырган мәңгелек васыять: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”

“Демография” илкүләм проекты кысаларында “Спорт – тормыш рәвеше” (“Спорт – норма жизни”) федераль проекты гамәлгә ашырыла.

Борынгылар әйтеп калдырган мәңгелек васыять: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”

“Демография” илкүләм проекты кысаларында “Спорт – тормыш рәвеше” (“Спорт – норма жизни”) федераль проекты гамәлгә ашырыла.

– Татарстан сәнгатьтә генә түгел, ә спортта да Россиядәге әйдаман төбәкләрнең берсе. Татарстанлыларның 64 проценты физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнә. Быел республикада спортка 155 миллион сум бирелде. Әлеге акчаларга спорт мәктәпләренә чаңгылар, киемнәр, җиһазлар алына. Чаллыда һәм Әлмәттә зур спорт корылмалары ачылды, ә киләсе елда Казан белән Яшел Үзәндә спорт корылмаларын төзеп тапшыру ниятләнелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә агымдагы елда спорт корылмаларына 600 миллион сумга якын финанс чыганакларына капиталь төзекләндерү үткәрелде. 42 муниципаль берәмлектә ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары төзелде, мондый спорт мәйданчыклары барлык муниципаль берәмлекләрдә дә булдырылачак, – диде республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Казан үзенең “Россиянең спорт башкаласы”, дигән символик исемен лаеклы югарылыкта тота.

– Казанда 2013 елда булган Универсиада спорт корылмалары төзелешенә һәм спорт үсешенә зур этәргеч бирде. Башкалада халыкның 64,5 проценты  спорт ягыннан актив. Быел “ТАСМА” стадионы ремонтланды. 16нчы, 21нче, 70нче гимназияләрдә, 49нчы һәм 130нчы мәктәпләрдә спорт мәйданчыклары яңартылды. “Россия чаңгы юллары” узышында 21 мең кеше, Илкүләм йөгерештә 15 700 кеше, “Казанның спорт көне” чарасында 3 300 һәвәскәр катнашты. Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырыла торган “Алтын алка” (“Золотая шайба”) һәм “Күн туп” (“Кожаный мяч”) турнирлары мәктәп укучылары арасында бик популяр, – диде Казан шәһәр Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин.

Спорт хезмәткәрләре “хәрәкәттә – бәрәкәт” дип, халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Казанда гына түгел, республиканың муниципаль берәмлекләрендә дә спорт инфраструктурасы яхшы.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading