16+

Бакчачылар «Жуковский»ны ярата

Март аенда да кыш салкыннары торгач, халык быел яз булмас, ахры, дип, пошаманга төшкән иде. Синоптиклар да быелгы апрель башка елларга караганда җылырак киләчәк дип сөенче алып куйды. Аларның әйткәне дөрес булырга охшаган, сөбханалла, көннәр җылыта башлады. Авылда яз аеруча сизелә. Күпләрнең базларына су төшкәч, халык бәрәңгеләрен инде чыгарып та...

Бакчачылар «Жуковский»ны ярата

Март аенда да кыш салкыннары торгач, халык быел яз булмас, ахры, дип, пошаманга төшкән иде. Синоптиклар да быелгы апрель башка елларга караганда җылырак киләчәк дип сөенче алып куйды. Аларның әйткәне дөрес булырга охшаган, сөбханалла, көннәр җылыта башлады. Авылда яз аеруча сизелә. Күпләрнең базларына су төшкәч, халык бәрәңгеләрен инде чыгарып та...

Март аенда да кыш салкыннары торгач, халык быел яз булмас, ахры, дип, пошаманга төшкән иде. Синоптиклар да быелгы апрель башка елларга караганда җылырак киләчәк дип сөенче алып куйды. Аларның әйткәне дөрес булырга охшаган, сөбханалла, көннәр җылыта башлады. Авылда яз аеруча сизелә. Күпләрнең базларына су төшкәч, халык бәрәңгеләрен инде чыгарып та куйды. Бәрәңгене без ел да беренче майларда чыгара идек. Ике ел рәттән базга су төшкәч, апрель башында ук чыгарырга туры килә. Быел да су төшкәнен көтеп тормадык. Шөкер, яхшы сакланганнар. Май башына, Алла боерса, чәчәрбез дә. Бәрәңгенең берәр яңарак сортын утыртып карасаң да начар булмас иде анысы. Җәйнең ничек киләсен белеп булмый, корыга чыдамрагын утыртыргамы икән әллә. Әлеге уй белән мин Колхоз базары тирәсендә бакчачылар өчен махсус кибете булган Наилә Тукмакова янына киттем.
Кибеттә халык күп. Кем чәчәк, кемдер кишер орлыклары сайлый, икенчеләр алмагач үсентеләре янына тукталган. Капчыктан бәрәң­ге бушатучылар да бар. Ирле-хатынлы Наҗия апа белән Илдус абый исә капчыгы белән алдылар. «Жуковский» дигән сорт икән. «Бәрәңгесе тәмле булганга аласызмы», - дип соравыма, алар: «Бик иртә өлгерә, аңардан ике тапкыр уңыш алалар. Без дә сынап карарга булдык», - диделәр. Танышлары үрдергән бәрәңгене апрель аенда ук чәчкән һәм июньдә инде авыз да иткән. Бәрәңгене җыеп алып, шул ук урынга кабат чәчкәннәр. Кибет хуҗасы Наилә ханымның әйтүе буенча, «Жуковский» сортын сорап килүчеләр күп булганга алып кайткан ул аларны. Бәрәңгенең формасы озынча түгәрәк, ә кабыгы шома һәм алсу төстә икән. Корылыкны да яхшы уздыра, ди.
Сатуда Германиядә чыгарылган «Ароза» дигән сорт та бар. Ул шулай ук иртә - 70-75 көндә өлгерә.
- Бер төптән унбишәр бәрәңге чыга. Гектарыннан илле тоннага кадәр алып була, дип әйтәләр. Корылыкка чыдам булганга, көньяк районнарда да шушы сортка тукталалар. Иң мөһимен әйтмәгәнмен - йомшагы сары төстә бул­ган «Ароза» сорты бик тәмле булуы белән аерылып тора. Сатып алучыларның, әллә ничә төрле сорт утыртып карадык, иң ошаганы «Ароза» булды, дигәннәрен ишеткәнем бар, - ди Наилә ханым.
Бакчачыларга «Рокко» дигән сорт та тәкъдим ителә. Сатучының сүзләренә караганда, ул яңа түгел, әмма бик популяр сорт. Ул исә яхшы саклануы белән аерылып тора икән. «Рокко» бәрәңгесе уртача өлгерешле санала, чөнки вегетация чоры якынча йөз көн. Бер төптән уникешәр бәрәңге алып була. Кабыгы кызыл, йомшагы ак төстә, озынча түгәрәк формада була.
- Кайбер кешеләр эре бәрәңгене бик яратып бетерми. Мин аларга «Пиколло стар» дигән сортны сынап карарга тәкъдим итәм. Уртача өлгерешле, өлгерү вакыты - 85 көн. Бер төптән егермеләп зур булмаган бәрәңге алырга мөмкин. Кабыгы да, эче дә сары төстә. Вируслы авыруларга да чыдамлы. «Фелокс» та яхшы сорт санала. Ул шулай ук иртә өлгерә, уңышны да күп бирә, - дип киңәшләрен биреп озатып калды мине Наилә Тукмакова.

Иң киң таралган бәрәңге сортлары
«Жуковский» сорты - тиз өлгерә һәм зур уңыш бирә торган сортларның берсе. Соңгы вакытта халык аны бик яратып утырта. Шәхси хуҗалыклар өчен ул менә дигән.
«Удача» сорты - бәрәңгене сату өчен үстерүчеләргә бик яхшы. Ул корылыкка бик чыдам сорт булып тора, уңышны да бик яхшы бирә. Әмма аның бер минусы бар: нинди туфракта үсүенә карап, ул пешергән вакытта карала торган булырга мөмкин.
«Невский» да яхшы сорт санала, әмма соңгы корылык булган елларда ул бераз вагайды.
«Ароза», «Розара» дигән чит ил сортларын да утырталар. Әмма, белгечләр әйтүе буенча, алар төрле авыруларга карата бик нәзберек икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading