16+

Бәрәңге һәм сөт – табыннарда, «Кырлай» атлый алга

Үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә уңган алар. Казан артының җир җимертеп эшләүче хуҗалыкларның берсе булган «Кырлай» агрофирмасы әлеге ике юнәлешне бер-берсен үстерү көче итеп куллана.

Бәрәңге һәм сөт – табыннарда, «Кырлай» атлый алга

Үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә уңган алар. Казан артының җир җимертеп эшләүче хуҗалыкларның берсе булган «Кырлай» агрофирмасы әлеге ике юнәлешне бер-берсен үстерү көче итеп куллана.

5 мең гектарга якын чәчүлек җирләрендәге бөртекле культуралар уңышының саллы өлешен меңләгән баш терлекне туендыруга тоталар. Сөтчелек исә хуҗалыкны «тере» акчалар белән тәэмин итәргә ярдәм итә. 

Арча районының «Кыр­лай» агрофирмасы мул уңыш алу серләренә инде күптән төшенгән. Ни генә дисәң дә, 20 елдан артык эш тәҗрибәләре белән мактана ала. Бигрәк тә бәрәңге үстерүдә бу хуҗалыкка тиңнәр юк. Әлеге юнәлештәге эшчәнлекләре 2010 елда 100 гектар җирдән башланып китсә, бүген хуҗалыкның бәрәңге басулары 1000нән артык гектарга җәелгән. 

Хәзерге вакытта өч төп бәрәңгенең икесе Арча районында үстерелә икәне берәүгә дә сер түгел – шуның 90 проценты нәкъ менә «Кыр­лай» өлешенә туры килә. Республика күләмендә дә агрофирма «икенче икмәк» белән тәэмин итүче төп көч. Барлык уңышның 60 процентын шулар үстерә. Әйтик, узган елда бер гектардан 335,5 центнер бәрәңге алуга ирешкәннәр. 

Быелгы язның – шактый салкын, ә җәй башының коры булуы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне хафага салган иде. Уңышның бер өлешен югалтучылар да шактый булды. Әмма «Кырлай» агрофирмасы җитәкчелеге бер дә борчылмый. Һава торышының нинди булуына карамастан, уңыш узган елдагыдан да кимрәк булмас дип ышаналар. 

– Бәрәңге үстергән җирләребезнең зур өлеше су сибү агрегатлары белән тәэмин ителгән, 60 гектарында гына алар юк. Шуңа күрә уңышсыз еллар бездә, гомумән, булмый. Быел да су сибелгән җирләрдә бәрәңге уңдырышлыгы узган елдагыдан калышмас дип саныйбыз. Ә инде су сибү агрегатлары булмаган җирләрдә артык мул уңышка исәп тоту кыен, – дип сөйләде «Кырлай» агрофирмасының генераль директоры урынбасары Әнәс Кәримов.

Бәрәңге үстерү җирләрен 4-5 елга бер алмаштырып тору, ел саен бәрәңге орлыкларын яңарту да «Кыр­лай»га уңыш күләмен киметмәскә мөмкинлек бирә. Сортларга килгәндә, аларны да төрлеләндереп торалар – иртә өлгерә торганнарын да, соңрак уңыш бирә торганнарын да үстерәләр. Беренчеләрен шушы көннәрдә инде алуга да керешкәннәр, соң өлгерә торганнарын бер айдан, сентябрь урталарында казыячаклар. 

Уңышны җыю бер, аны сата белү дә кирәк бит әле. «Кырлай» бу юнәлештәге эшне дә күптән тәртипкә салган. Беренче уңышларын чират торып диярлек алып бетерәләр: ул кафе-рестораннарга, кечкенә сату нокталарына, кибетләргә күз ачып-йомганчы таралып юк була. Көзгә кергәч исә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре кайный башлый. Атна саен «икенче икмәк»не, шуның белән бергә үзләрендә үстерелгән чөгендер-кишерне, 5-6 КамАЗга һәм җиңел машиналарга төяп, башкала халкын ашлы итәләр. Бер генә атнада да товарларын кире алып кайтканнары юк, тулаем сатып бетерәләр.

Кыш көне ярминкәләр тукталып тора, бәрәңгене бу чорда яхшы сыйфатта саклау өчен Яңа Кырлай авылында 35 мең тоннага исәпләнгән складлары бар. Язын инде яңадан ярминкәләр чираты тотына. Узган елгы уңыш сатылып, яңасына урын бушый тора.

Бөртекле культуралардан да быел яхшы гына уңыш өмет итәләр. Бәрәңге үстерү җирләрен яңарту барышында, бушаган мәйданнарга көзге бодай, арыш, язгы бодай, арпа, солы чәчелә. Барлык 4889 гектар жирдән былтыр 173 центнердан артык иген җыеп алганнар. Аларның бер өлешен саталар, күбрәк өлеше исә, әйткәнебезчә, терлек азыгы буларак кулланыла. Шулай ук «Кырлай» 1 мең гектар мәйданда рапс үстерү һәм рапс мае җитештерү белән дә шөгыльләнә. Үзләренең май ясау буенча кечкенә генә цехлары эшсез тормый, рапс маена ихтыяҗ шактый зур, диләр. Май сыгудан соңгы калдыкларны исә шулай ук терлек азыгы буларак кулланалар.

Терлекчелек тармагына килгәндә дә, «Кырлай» агрофирмасы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә. Тулаем алганда, 2023 елда терлекчелек продукциясе җитештерүдә хуҗалык үсешкә ирешкән. Эшләре, нигездә, сөтчелеккә юнәлдерелгән. Узган елда 85 270 тонна сөт житештерелгән, шуның 77 811 тоннасы Арча сөт заводына тапшырылган. 

– Сөтчелеккә без аеруча зур игътибар бирәбез. Ник дигәндә, төп керемебез сөт тапшырудан килә. Сөт бәясенә килгәндә, ул никадәр кыйммәтрәк булса, яхшырак, билгеле. Әмма бүгенгесенә канәгать булып торабыз, чөнки сөттән ай саен «тере» акчалар кереп бара. Үз чиратыбызда, терлекне туклык­лы, файдалы азык белән тәэмин итеп, сөт күләмен арттыруга ирешәбез һәм керемебезне шул рәвешле арттырырга тырышабыз, – ди Әнәс Кәримов.

Агрофирма ел да терлекләрнең баш санын сак­лап калу һәм арттыру юнәлешендә эш алып бара. 2023 ел азагына «Кырлай»да 2688 мөгезле эре терлек, шул исәптән 915 баш савым сыер исәпләнгән. 2023 елның 15 августында сөтчелек комплексының 600 башка каралган икенче өлеше кулланышка кертелгән. Агымдагы елда яңа мегафермада – 73 814 тонна, Иске Кырлай фермасында – 11 456 тонна сөт савып алынган. Киләсе елда планнарында тагын 600 баш терлеккә ферманың икенче чиратын гамәлгә кертү.

Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Сервис-Агро» директоры Габделхәй Кәримов көче белән оештырылган «Кырлай» хуҗалыгы белән идарәне 2019 елда үзенең ныклы кулларына аның улы Марат Кәримов алган. Нәсел дәвамчысы хуҗалык эшчәнлеген яхшыртуга көчен һәм финансларын кызганмый. Әйтик, ел саен техника яңартыла – былтыр гына да яңа трактор, чәчү комплексы, ашлык җыю комбайны, ашлама кертү агрегаты, бәрәңге төягеч сатып алынган. Су сибелә торган мәйданнарны арттыру буенча да эш бара. Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртуны да кайгырталар. Хәзерге вакытта җылы гараж төзи башлаганнар. 

Күргәнебезчә, «Кырлай» ышанычлы кулларда, үзалдына куйган максатларга таба ныклы адымнар белән атлый. Димәк, хуҗалыкның тагын да зуррак үрләре алда әле.

«КЫРЛАЙ»  Агрофирма белән элемтәгә керергә теләүчеләр өчен 
Адрес: Арча районы, Иске Иябаш авылы, Яшьләр урамы 1А.
8(843) 212-21-93
ООО « Агрофирма «Кырлай». Реклама
ERID: 2Vtzqw2XRHw

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading