16+

Бөгелмәдә бәрәңгене... салам астында үстерәләр

«Җәй ничек үтте?» дигән соравыңа каршы ике танышыңның берсе: «Арт бакчада бәрәңге тәпкеләп, утап, төбенә өеп, колорадо коңгызы җыеп, ничек үткәнен сизми дә калдым», - ди икән, әллә ни исебез китмәячәк, чөнки бу табигый. Ә менә Бөгелмәдә яшәүче танылган рәссам-архитектор Камил Акмановлар гаиләсе бәрәңгене утыртуын утырткан, иллә дә мәгәр, чүбен...

Бөгелмәдә бәрәңгене... салам астында үстерәләр

«Җәй ничек үтте?» дигән соравыңа каршы ике танышыңның берсе: «Арт бакчада бәрәңге тәпкеләп, утап, төбенә өеп, колорадо коңгызы җыеп, ничек үткәнен сизми дә калдым», - ди икән, әллә ни исебез китмәячәк, чөнки бу табигый. Ә менә Бөгелмәдә яшәүче танылган рәссам-архитектор Камил Акмановлар гаиләсе бәрәңгене утыртуын утырткан, иллә дә мәгәр, чүбен...

Бәрәңгене утамаган да, күммәгән дә дию, ул бит әле чүп эчендә утыра дигән сүз түгел. Ялгышып бер чүп булса икән шунда! Юк, юк, чүп үләннәргә каршы нинди дә булса әйбер дә сиптермәгәннәр. Хикмәте шул: утыртканда җир белән күмәсе урынга салам белән каплап чыкканнар күзәнәкне, ягъни һәр орлыкка аерым чокыр казып утыртылган бәрәңге түгел бу... Былтыр сынап карарга дип, бакчаның бер башында бер рәт, икенче башында тагын бер рәт шулай утыртып караган булганнар.
- Уңыш балчык белән күмгәндәге кебек үк булды. Дөрес, бер баштагысы «сыеграк» чыкты. Күзәнәге бик яхшы түгел иде - анысын орлыктан күрдек. Аның каравы, быел 7 төрле орлык утырттык, - диләр алар.
Җәй буе караган бакчадан да, салам белән күмелеп, җәйгә бер дә кул тимәгәненнән дә шул ук уңыш чыккач, быел әнә бәрәңгегә дигән 4 сутый җирнең буеннан-буена орлыкны салам астына утыртканнар. Саламны күтәреп карап була - уңыш начар булырга охшамаган.
Чүлмәкчедән күрмәкче
Бу, әлбәттә, алар уйлап тапкан нәрсә түгел. Кем әйтмешли, чүлмәкчедән күрмәкче эшләнгән нәрсә. Салам астындагы бәрәңге минем өчен яңалык булды дип әйтә алмыйм, чөнки моңа кадәр дә интернетта материаллар очраштырганы булды. Ни гаҗәп, ул чагында бик ис китмәгән иде. Чөнки ул вакытта мин әле Акмановларның бакчасын күрмәгән идем.
- Газета-җурналларда бар нәрсәгә дә эксперимент ясап карарга кирәк, дип язалар. Интернетта булган видеоязмаларны да карап чыктым. Кайберәүләр бәрәңгене кипкән печән астына да утыртканнар. Һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Һәркайсы эзлекле рәвештә эш барышын төшерә барган. Рәт арасына кишер, кәбестә, сидератлар (солы белән борчакны йә булмаса солы белән вика) утыртучылар да бар. Кемдер салам өстенә бәрәңгене тезеп чыга да, шуңа черемә, көл сибә, аннан салам белән каплап куя. Ә без исә бәрәңгене тигез җиргә салып чыгып капладык. Рәте-рәткә аермачык күренеп тора. Нинди генә яңгырсыз ел булса да, салам астында дым саклана, чүп тә чыкмый. Алганда юган кебек чип-чиста бәрәңгеләр җыясың, - ди Зәлилә ханым.
- Бәрәңгене алгач, шул саламы-ние белән казып чыгарга кирәк. Язга бу саламнан берни дә калмый. Ул черемә ролен үти. Яз көне инде бернәрсәгә дә тимибез. Казымыйбыз да, утыртабыз гына. Бу алым нәрсәсе белән җәлеп иттеме? Ялкаулыктан түгел, әлбәттә. Яңгырдан соң җир өсте катып китүчән безнең. Тирес керткән очракта да, кирәкмәгән артык чүп-чар керә бакчага. Җирне йомшарту өчен дип тотындык моңа, - дип сүзгә кушыла әлеге алымнан канәгать калган Камил Акманов.
* * *
Эшләп карамаслык әйбер түгел. Җитмәсә, хуҗалыкларда мал-туарның баш саны кимегәч, саламнан күп нәрсә юк бит хәзер. Ә монда 1 сутый җиргә якынча 20-30 кубометр салам кирәк, диләр. Җир казып, черемә кертеп, чүп утап интегәсе дә юк. Эш күләме күзгә күренеп кими. Никадәр вакыт янга кала дигән сүз. Тәҗрибә өчен тәвәккәлләргә ярыйдыр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading