Шәһри Казан

Бәрәкәт имансыз килми

Иманлы һәм эше булган авылның гына киләчәге бар. Авыллар бетә, дип чаң сукканда да шул ике факторга төртеләбез шул - эшсезлек һәм аракы кергән авылларыбызны ничек саклап калмак кирәк? Актанышның «Әнәк» агрофирмасында да иң элек әнә шул асыл формула телгә килде. Районда тотрыклы берлек, дүрт авылны эшле иткән әлеге агрофирма...

Реклама

Намазын калдырмаучы «Әнәк» агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиевнең ул яктан талканы коры - бу заманда эшеңне җиреңә җиткереп үтәгәндә генә тотрыклылыкны саклап була. 355 кеше эшләүче коллективында ул шуңа да денле һәм динле караш тәрбияли. «24 сәгатьнең бер сәгатен Аллаһы Тәгаләгә багышласак, без үсәбез генә. Минем, шәхсән, мәчеткә бер кереп чыксам гына да, эшем гөрләп бара», - ди ул. Агрофирмаларның күбесенә шактый тел-теш тигән заманда, үзе дә шушы авыл - беренче Президентыбызны биргән Әнәк җирлеге кешесе Фарис абый туган як кадерен белүчеләрдән. Авыл хуҗалыгына багышлаган дистә еллары эчендә аны югарырак эш урыны тәкъдим итеп Казанга бер генә чакырмаганнар. Фарис Гаяз улына кәгазь эше түгел, үз кулың белән тотып эшли торганы күпкә кадерлерәк. Уңыш формуласы, җитәкчелек эше турында сораша башлавыма да ул үзенең тормыш юлы турында түгел, кул астында бер йодрык булып эшләүче хезмәткәрләрен мактарга тотынды. Зоотехнигы Шәйхулла Солтанов, агрономы Айзат Заманов, инженеры Тимерҗан Әхмәдишин, уң кулы Радик Гәрәевтән кала нинди эш алып бару ди ул? Азат Шәрипов, Флүс Фәрхетдинов, Гөлфия Фәтхиевалардан кала да «Әнәк»не күз алдына китереп булмый.
Ике катлы ялт итеп торган административ биналарына керү белән дә эшләүчеләрнең кем икәнен чамалап була. Бөтен җирдә тәртип, бөтен җирдә чисталык монда. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диюләре хактыр. Эштәге уңышлары белән дә урынлы мактанып була инде бу очракта - узган ел гына «Әнәк» агрофирмасы гектарыннан 30 центнер чиста уңыш алган. Рапсны да районкүләм дан тотып, 16 центнер итеп җыйган алар. Монда җитәкченең дә тырышлыгы әйтеп бетергесез, утыз ел авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче Фарис Гаяз улы, белем буенча икътисадчы булса да, үзе дә басудан кайтып керми. Бөтен җирдә башта үрнәк күрсәтү, аннан гына эш таләп итеп була, дип саный ул. Шуңа да һәр эшченең гаилә хәле белән дә таныш, уңышлары турында да кәгазьгә карамый гына сөйли: «Сыер савучыларыбызның бөтенесе тырыш. Шәвәлиева Динә быел Казанда узган уңыш бәйрәменә дә барды. Гыйльфанова Хәмидәне мактаудан кала телгә алып булмый. Терлекчеләребездән Мирзанур, Дилүс, Ришат, Индус, Вильдан кебек алны-ялны белми эшләүчеләр булганда, ничек артка калып була?» Өч ел рәттән районда техникага сак караш буенча беренче урынны алган, шуның өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 мең сум күләмендә премиясенә дә лаек булган агрофирма үзенең кыр батырларына да бәяне зурдан бирә. А.Шәрәфиев, М.Хөсәенов, В.Солтанов, У.Адәмбаев кебек комбайнчылар, Ф.Саматов, Х.Баянов, М.Хәйретдинов кебек механизаторлар да җитәкче теленнән макталып кына тора.
Үз эшеңне ярату кирәк, - ди Фарис Фәтхиев. - Авылда авылны яратмаган кеше эшли дә, нинди дә булса нәтиҗәгә ирешә дә алмый. Тәртипне югалтмау, Ходайның барлыгын онытмау, кешелекле булу зарур дөньяда. Җитәкче генә түгел, һәр кеше шуңа омтылырга тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: