16+

«Бу авылда кайчаннан бирле яшим, андый хәл булганы юк иде...»

Кичә Бөгелмә районында көчле яңгыр явып үтеп, Татар Димскәе авылына су төшкән.

«Бу авылда кайчаннан бирле яшим, андый хәл булганы юк иде...»

Кичә Бөгелмә районында көчле яңгыр явып үтеп, Татар Димскәе авылына су төшкән.

Ватсапта таралган видеога караганда, хәлләр чынлап та куркыныч, кырдан агып төшкән су елга булып ага. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәбирова безгә шулай дип сөйләде. 
- Кичә бер егерме минутлап бертуктаусыз көчле яңгыр яуды. Кырда җыелган су авылга төште. Бу авылда кайчаннан бирле яшим, андый хәл булганы юк иде. Яңгыр төнлә дә, иртән дә яуды. Тугызда тирәсендә генә туктады. Әмма алай ук куркыныч түгел, тыныч кына ява. Авылны әйләнеп чыктым, агачлар да, коймалар да аумаган. Социаль объектлар штат режимында эшли. Халыктан мөрәҗәгать килмәде, зарланучы юк. Җир кипкәч, кырдан төшкән чүп-чардан чистартасы, якын көннәрдә өмә оештырасы була, - диде ул.

Видеоны биредә карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading