16+

«Һәр шимбә Казанга 7 тонна бәрәңге алып барып сатабыз»

Чүпрәле районының Мунчәли авылында яшәүче Хәйретдиновлар 25 гектарда бәрәңге үстерә. Бу эшкә алар 1999 елда керешкән.

«Һәр шимбә Казанга 7 тонна бәрәңге алып барып сатабыз»

Чүпрәле районының Мунчәли авылында яшәүче Хәйретдиновлар 25 гектарда бәрәңге үстерә. Бу эшкә алар 1999 елда керешкән.

Эшне үзләренә бирелгән 7 гектар пай җиреннән башлаганнар. Акрынлап эш күләмнәрен арттырып, авылдашларының да җирләрен үзләренә алганнар. 
Бәрәңге үстерү эшен гаилә башлыгы Марсель башлап җибәрә. Татар бәрәңгедән башка тора алмый, нәрсә пешерсә дә бәрәңгегә тотына. Тик соңгы елларда татарлар да бәрәңгедән бизеп бара. Авыл халкының күпләп игәсе килми, файдасы юк, диләр. Аларны да аңларга була. Бөтен кеше бәрәңгедән ваз кичкән бер заманда Марсель Хәйретдинов күпләп үстерергә карар кыла. Һәм ялгышмый. Акрынлап эше җайга салына.

- Җирдә эшли белергә кирәк, - ди Марсель. – Аңа ял да, аш та кирәк. Гектарына 100 арба тирес кенә кертәбез. Нинди генә уңдырышлы туфрак булмасын, җирне ашламыйча булмый. 25 гектарның барысына да бәрәңге утыртмыйбыз. Бер өлешен ял иттерәбез, пар җире итеп калдырабыз. Быел 18 гектарда үстердек. 

 2022 елда үзе башлаган эшне улы Марска тапшыра. Яшь фермер буларак егет грант ота. 

- Авырлыклары бар инде, эшләмәсәң, тырышмасаң, берәү дә китереп бирми - ди Марс. – Мин кышын Казанда эшлим. Җәйге чорда тулысынча җир кешесе. Берара дәүләт хезмәткәре дә булып алдым. Акчасы булмагач киттем. Шәхси оешмага эшкә күчтем. Дөресрәге, әтигә ярдәм итәргә кирәген аңладым да, шәхси фермага күчтем. Бу эшемдә ике эшне бергә алып барырга була, җәйге чорда басуда эшләргә мөмкинлегем бар. Мин ресторан бизнесы буенча 7 ел укыган кеше. Әмма бу өлкәнең минеке түгеллеген аңладым, әлеге юнәлештә эшләргә туры килмәде диярлек. Күңелгә иң якыны – балачактан белгән гаилә бизнесы. Бу эшкә баштаян-аягым белән чумдым.  

Авыл хуҗалыгы буенча белеме булмаса да егет бар нәрсәне биш бармагы кебек белә. Әтисе өйрәтеп үстергәне күренеп тора. Бәрәңгене үстерү серләрен бик яратып сөйли. Сортларга аеруча игътибарлы булырга кирәк, ди ул. Алар ел саен сортларны алмаштыру өстендә эшлиләр. “Дүрт елдан соң сортның уңыш бирү үзлеге югала башлый”, ди Марс. Сорт дигәч тә, анысы да төрле туфрак өчен аерым кирәк икән әле. Безнең Татарстан сортлары Чүпрәле туфрагы өчен килешеп бетми. Хәйретдиновлар Чувашия, Мари Иле республикасыннан алып кайта. Читтән орлык алгач, субсидия алу мөмкинлеге югала. 

- Монда таяк ике башлы, - ди гаилә башлыгы Марсель. – Уңыш алыйм дисәң орлыкны чит республикадан алырга туры килә, субсидия алыйм дисәң, үзебезнең орлыкка өстенлек бирергә кирәк. Безгә башка юл юк, утырткач, тырышкач уңыш аласы килә. Татарстан сортлары күбесенчә Казан арты районнары туфрагына туры килә. Бездә Чувашия, Мари Иле сортлары яхшы үсә. 

Быел кызыл төстәге “Алуэт”, ак төстәге бик иртә өлгерә торган “Ривьера”, “Вега” сортларын утыртканнар. Хәйретдиновлар сорт алып кайткан саен авыл халкының да сорты үзгәреп тора. “Безнең өчен аларның барысы да “Марсель ыруы”, - дип көлә авылдашлары Тәскирә апа Идиятуллина. – Марсельнең кызыл ыруы, ак ыруы дип йөртәбез, бәрәңгенең үз исеме белән атаган юк.” Сүз уңаеннан шунысын да әйтик әле, Чүпрәле ягында бәрәңгене - алма, алманы буалма, диләр.  

- Без бәрәңгене икегә аерабыз. Бик эреләрен сатуга әзерлибез, уртачаларын утыртуга калдырабыз, - дип сөйли Марсель. – Вагы җирдә кала. Халыкка әйтәбез инде, җирдә калган бәрәңгене күпме кирәк, шулкадәр килеп җыеп китегез, дип. Юк, бик җыясылары килми. Дөрес, кайбер кеше килеп җыя. Күп гектарда иккәч, алар җыйган бәрәңге сизелми дә. Әгәр дә җыеп, килограммын 4 сумнан сатсаң, ул вакытта килеп алырга мөмкиннәр әле. Безгә алай сату өстәмә эш кенә, файдасы бөтенләй юк, шуңа җирдә калдырырга туры килә. 

Бәрәңге чүпләргә дә күрше Чувашия республикасы авыллары халкы килә икән. Калган эшләрне үзләре башкарырга тырыша. Җәйге чорда тракторлар белән бәрәңге араларын үзләре эшкәртә. Чүбен дә утыйлар, арасын да сызалар, тукландыралар да. Без басуга килгән вакытта гаилә башлыгы Марсель трактор руле артында, Марс йөкчеләр белән бергә капчык ташуда иде.

Сезон вакытында аларның таңнары кичкә тоташа. Дүшәмбедән-җомгага кадәр бәрәңге алсалар, шимбә-якшәмбе көннәрендә сатуга чыгып китәләр. Казан ерак дип тормыйлар, көзге ярминкәләргә йөриләр. Ульян каласында да үзләренең сатып алучылары көтеп тора. “Иртәгә ярминкәгә барасыбыз бар, биштә Казанның Ярминкә мәйданында булырга кирәк. Дүрт сәгать булса да йоклап алырга иде инде, - ди яшь фермер. – Һәр шимбә Казанга 7 тонна бәрәңге алып барып сатабыз. Якшәмбе көнне Ульянга сату белән китәбез”.  

Күп еллар бәрәңге иккәч, үзләренең даими клиентлары барлыкка килгән.  Алыпсатарлар да Хәйретдиновларның бәрәңгесен үз итә, алар да килә. “Басудан да биреп җибәрәбез. Саклауга куйгач та төяп җибәрәбез. Үзебезнең берничә саклау склады бар”, - ди Марсель.  

Узган ел Баулы районы хакимияте Чүпрәле районында күпләп бәрәңге үстерүче фермер барлыгын белеп, алардан бер фура бәрәңгене Украинада хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм итеп җибәргән. 

- Кайбер елны бәясе булмый. Кайбер елда күпме тырышып үстереп тә уңыш куандырмый. Нинди сортка ел килешә бит. Узган ел, мәсәлән, бәрәңгебез уңды, дип әйтә алмыйм. Безнең якларда күп кешенең уңышы начар булды. Үстергәч әҗерен дә күрәсе килә. Быел, шөкер, уңыш уртачадан югары дип бәялибез. Бәясе дә кәнәгатьләндерерлек, - ди Марс. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading