16+

Калугадан килгән яшүсмерне Казанда үле килеш тапканнар

Беренчел мәгълүматлар буенча, 15 яшьлек яшүсмер наркотиклар артык дозасыннан үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 15 яшьлек яшүсмер наркотиклар артык дозасыннан үлгән.

Калугадан килгән 15 яшьлек малайның гәүдәсе 3 октябрь көнне кичен Казанның Серов урамындагы йортларның берсендә арендага алынган фатирда табылган.

Гәүдәне табу вакытына үсмер инде ике көн чамасы үлгән була. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет наркотиклар артык дозасыннан үлгән.

Малай Казанда берүзе нишләгән һәм фатирны ничек арендага ала алган, болар билгесез. Версияләрнең берсе буенча, яшүсмер Татарстан башкаласына акча эшләргә килгән, ялган аккаунт ясап  торакны арендага ала алган. Баланың үлеме шартларын тикшерүчеләр ачыклаячак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading