16+

Табиблар белән укытучыларның хезмәт хакы арта. Күпмегә?

Хөкүмәт социаль өлкәдәге бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын берьюлы 13,2 процентка күтәрергә уйлый, дип яза “Комсомольская правда”.

Хөкүмәт социаль өлкәдәге бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын берьюлы 13,2 процентка күтәрергә уйлый, дип яза “Комсомольская правда”.

Бу көтелгән инфляциядән ике тапкырга диярлек югарырак. 

Аннан соң бу секторда хезмәт хаклары ышанычлы темплар белән үсәчәк: 2026 елда – 10,2 процентка, 2027 елда – 8,3 процентка. Бу саннар хөкүмәт нең Дәүләт Думасына якындагы өч елга бюджет проекты белән бергә керткән документлар пакетында бар.

Сүз медицина хезмәткәрләре, укытучылар, югары уку йортлары мөгаллимнәре, социаль хезмәткәрләр һәм башкалар турында бара – барлыгы 5,2 млн кеше. Шул ук вакытта кайбер башка бюджетчылар өчен, мәсәлән, судьялар, прокурорлар, тикшерүчеләр, чиновниклар өчен индексация 2025 елда 4,5 процент, 2026 һәм 2027 елларда  4әр процент тәшкил итәчәк. 

Белгечләр фикеренчә, төп бурычларның берсе – шул ук табибларның һәм укытучыларның хезмәт хакын коммерция секторы белән чагыштырганда көндәшлеккә сәләтле итү.

– Бүген без сәламәтлек саклауда, мәгариф, аеруча мәктәпкәчә белем бирү тармагында кадрлар кытлыгын күзәтәбез. Әгәр хезмәт хакын планлаштырыла торган инфляциягә караганда югарырак дәрәҗәгә күтәрү чараларын кабул итмәсәк, дефицит көчәячәк кенә. Ә яшьләр бу өлкәдән актив рәвештә китәчәк. 2022 елда мин сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшеренүләр үткәрдем һәм чорлар арасында төгәл бәйләнеш күрдем. Сәламәтлек саклау системасында хезмәт хакы инфляциядән бераз югарырак күтәрелү шунда ук әлеге тармакка кешеләрне җәлеп итте, – дигән РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading