16+

Киләчәккә оптимизм белән карагыз! 4-11 октябрьгә йолдызнамә

Ялларыгыз тыныч һәм матур үтәр. Акча ягыннан көтелмәгән керемнәр булуы ихтимал.

Киләчәккә оптимизм белән карагыз! 4-11 октябрьгә йолдызнамә

Ялларыгыз тыныч һәм матур үтәр. Акча ягыннан көтелмәгән керемнәр булуы ихтимал.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу көннәрдә җиң сызганып эшләргә туры килергә мөмкин. Ял итү турында вакытлыча онытып торыгыз. Игътибарны күбрәк эш яисә уку өлкәсенә юнәлтсәгез кулаерак булыр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Эшләп бетерелмәгән эшләрегез булса, аларны бетерер өчен яхшы вакыт, озакка сузмагыз. Шәхси тормышыгызда кыенлыклар туарга мөмкин, аек акыл белән эш итсәгез, әйбәтрәк булыр.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Теләгәнегезгә ирешер өчен, барысында контрольда тотарга туры килер. Хәбәрдар булырга кирәк. Яңа эшкә тотынмасагыз яхшырак булыр, киресенчә, искеләренә нәтиҗә ясагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу арада арганлык хис итсәгез, кеше арасына чыгып керегез. Яңа танышулар сезгә комачауламас. Иң мөһиме бәхәскә кереп китмәскә тырышыгыз, четерекле темалардан “качыгыз”.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Үткәндә ясаган хаталарыгыз үзләре турында искә төшерергә мөмкин. Кире аларны ничек төзәтү турында яхшылап уйлагыз. Соңыннан үзегезгә рәхмәт әйтерсез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сайлау алдында калуыгыз ихтимал. Барлык уңай һәм тискәре якларны үлчәп, ашыкмыйча адым ясагыз. Якыннарыгыз көтелмәгән бүләк ясарга мөмкин. Аларны да куандырып алсагыз, күңелегез күтәрелер.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Башка өлкәдәге кешеләр белән аралашу яңа тәҗрибә бирергә мөмкин. Шуңа мондый мөмкинлектән баш тартмагыз. Аралашу нәтиҗәсендә бик күп яңалыклар белерсез. Бу көннәрдә эш белән бик мавыкмагыз, үзегезгә рәхәтләнеп ял итәргә рөхсәт итегез. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Атна башында бик кызу эшләргә туры килсә, ялларда бик “кызу” итеп ял итегез. Табигатькә чыгып керегез, яраткан хоббиегыз белән шөгыльләнегез. Сез бу ялга лаеклы!

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Авыр проблемаларны чишәр өчен, иске танышларыгыз ярдәм итәргә мөмкин. Ярдәмнән баш тартмагыз. Горур булу бу очракта урынлы түгел. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итә - бу нормаль күренеш. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Нерв кылларыгызда уйнаучылар табылуы ихтимал. Алардан ераграк торырга тырышыгыз. Туры сүзле булуыгыз бу юлы бик кирәкмәс. Ялларны сөйгән ярыгыз белән үткәрсәгез, әйбәт булыр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Берәр нинди чарага чакырулары ихтимал. Барып кайтсагыз, үкенмәсез. Бу сезнең карьерагызда бер баскычка күтәрелергә булышыр. Беренче тапкырдан килеп чыкмаса, бик борчылмагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Киләчәккә оптимизм белән карагыз! Йолдызлар бу көннәрдә сезгә ярдәмче булыр. Ялларыгыз тыныч һәм матур үтәр. Акча ягыннан көтелмәгән керемнәр булуы ихтимал.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading