16+

Татарстанның бер районында иң эре кошчылык фабрикасы төзиячәкләр

Апас районында төбәктәге иң эре кошчылык фабрикасын төзиячәкләр. Аның бәясе 11 млрд сумга төшәчәк, дип исәпләнә.

Апас районында төбәктәге иң эре кошчылык фабрикасын төзиячәкләр. Аның бәясе 11 млрд сумга төшәчәк, дип исәпләнә.

Ул ел саен республикада тавык йомыркасы җитештерү күләменең өчтән берен җитештерәчәк. Бу хакта муниципалитет башлыгы Айрат Җиһаншин ТР Инвестицион үсеш агентлыгында «муниципаль сәгать» вакытында сөйләде.

«Ак Барс» холдингының «Яратель Апас» кошчылык фабрикасын төзү безнең районда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган иң мөһим инвестицион проектларның берсе, - дип белдерде Җиһаншин.

Фабриканың җитештерүчәнлеге ел саен 655 млн йомырка дәрәҗәсендә планлаштырыла. Чагыштыру өчен-2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 млрд.йомырка җитештерергә планлаштыралар.

Төзелеш эшләре быел башланачак, ә әзер продукция җитештерүне 2025 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading