16+

Илфак Шиһапов Балтач табышмагын чишә

Яратам мин Балтач ягын. Халкы үзенә аерым: мәрхәмәтле һәм тыныч, тырыш һәм уңган булганы, искиткеч табигате өчен, тагын нәрсәләредер өчен яратам. Чын яратуның сәбәбен аңлатып булмый бит ул. Шуңа, яратканга дип әйтүем, җай чыккан саен кайтам да (барам түгел!) ул якка.

Илфак Шиһапов Балтач табышмагын чишә

Яратам мин Балтач ягын. Халкы үзенә аерым: мәрхәмәтле һәм тыныч, тырыш һәм уңган булганы, искиткеч табигате өчен, тагын нәрсәләредер өчен яратам. Чын яратуның сәбәбен аңлатып булмый бит ул. Шуңа, яратканга дип әйтүем, җай чыккан саен кайтам да (барам түгел!) ул якка.

Беренче тукталыш: Курамьял

Курамьял авылы урамнары

Соңгы кайтуымда тагын берничә авылны әйләнергә булдык. Кара син аны, әле мин булмаган авыллар да бар икән бит бу районда!

Курамьял авылына Чепья аша барасы. Татар авылы бу. Аңа терәлеп үк Улисьял атлы авыл урнашкан - монысында марилар яши. Ял - марича авыл дигән сүз. Янәшәдә үк Дорга, удмуртлар һәм керәшен татарлары авылы. Иң кызыгы - бу тирәдә бөтенесе татарча белә, чиста сөйләшә.

Курамьялга килеп кердек. Әллә нишләп киттем: йорт аралаш диярлек буш йортлар, ава башлаган коймалар... Искиткеч матур урында урнашкан. Авыл өстенә аварлык булып урман терәлеп тора, чишмәләр бар, бик үк яхшы булмаса да, юл да бар. Көз пычрагын ерып урам әйләндек, тик кеше очратмадык... Ниһаять, бер капка төбендә бер апа күренде, тик без килеп җиткәнче, кереп китеп тә өлгерде. Дәшә торгач, чыкты тагын үзе. Зарапова Җиһания апа икән. Сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты, шуңа бөтен алган мәгълүматыбыз аңардан.

- Җиһания апа, ничек тормышлар авылда?
- Яшьләр китә, картлар инде, нигездә, авылда. Кибет юк...

Җиһания апа Зарапова

- Ә ипи, башка кирәк-яракны каян аласыз?
- Якынча ике атнага бер килә инде кибет. Шунда ипине дә күпләп алырга тырышабыз, башкасын да. Башта атнага бер киләчәк дигәннәр иде дә, алай булмады шул. Яшьрәкләр, машинасы булганнар күрше авылларга бара инде. Үзебездәге кибет биш-алты ел элек ябылды. Җәен әле Улисьялга төшеп була, өч-дүрт чакрым ара гына, анда ике кибет. Ә менә бу пычракта ни эшлисең? Әле бит авылда юньләп йөри алмаган карчыклар да бар....

- Ә эш мәсьәләсе белән ничек, Җиһания апа?
- Әнә һаман да шул Улисьялда ферма бар, яшьрәкләр шунда эшли инде. Безнекеләр шунда йөри, механизаторлар Доргага йөри күбрәк. Анда да эш бар.

- Авылда балалар бармы соң?
- Шул җиде-сигезгә җыеладыр.

- Ә укучы балалар кая йөреп укый?
- Чепьяга йөриләр. Автобус авыл башына килеп ала, шунысы яхшы.

- Газ бар бугай авылда?
- Газ бар, суы да бар, колонка суын бик эчәсе килми. Йөргән кеше Чепья ягыннан чишмә суы алып кайта. Теге зур шешәләр белән. Үзебезнең чишмә бар да, карамагач, суы начарланган, әз килә.

- Буш йортлар күп, дачага дип булса да аларны алган кеше бармы?
- Юк, кемнеңдер килеп йорт сатып алганы ишетелгәне юк.

... Моңсу гына итеп урманга аркасын терәп утырган Курамьялдан без дә моңсуланып чыгып киттек. Балтач ягы бит бу! Татар авылы...

Икенче тукталыш: Улисьял

Улисьял авылы урамнары

Юл өстендә үк утырган Улисьялга да кереп чыгарга булдык. Мари авылы, тик бар да татарча сөйләшә булып чыкты. Авыл төзек. Гел яңа йортлар. Мәктәп, балалар бакчасы, кибетләр тезелеп киткән...
Беренче очраган кеше Леонид булды. Татарча дәштек, ул да татарча җавап бирде. Тик фотоаппаратны «эшкә җигә» башлагач, ашыгам дигән булып, тиз-тиз китеп барды. Поч­та таратучы ханым килгәнне күреп, аны көтеп тордык. Дорга кызы Светлана икән.

Улисьял авылы почтальоны Света

Керәшен татары. Шушы авылларга почта тарата. Светлана безне мари авылы Улисьялда берничә гаиләнең татарча гәҗит тә алдыруын әйтеп шаккатырды. Мәхәббәт турында язу­чы бер гәҗит тә тагын ниндидер икән.

Бер кибеткә дә кагылдык. Сатучысы Надежда - шушы авыл кызы. Ике балалы чибәр генә яшь ханым.

- Татарча беләсеңме, Надя?
- Беләм. Знаю.

- Сез нишләп авылда калдыгыз?
- Бездә күп кеше кала.

- Ә эш?
- Кем Себергә йөри, кем Мәскәүгә. Хатын-кызлар фермада да эшли. Мәктәп бар, садик бар.

- Хуҗалык акча түлиме соң?
- Түли. Сыер савучылар аена ун меңнән артыграк ала бугай.

- Авылыгызда татарлар юк, ә сез бөтенегез татарча сөйләшәсез...
- Электән шулай килгән инде...

- Аракы эчәләрме авылда?
- Эчәләр инде. Эшлиләр дә.

- Нигә?
...Улисьял, Курамьял. Берсе мари авылы, берсе татарныкы. Мари авылы чәчәк ата, татар авылы авыру. Аптыраган, чуаш әйтмеш­ли. Гадәттә, киресенчә була бит. Күрәсең, авыл яшәешенең без аңлап бетермәгән яклары да бардыр. Ә менә Улисьял мариларының татарча сөйләшүенә артык гаҗәпләнәсе юк. Минемчә, Казан ханлыгы чоры мирасы бу. Татар теленең авторитетлы, чын дәүләт теле булган чорның мирасы. Әлбәттә, исеменә караганда ук Курамьял - татарлашкан марилар авылы. Авыл халкының төс-кыяфәте дә мариныкы.

Минем бу якларга беренче килүем. Үзем өчен табышмак алып кайтып киттем мин моннан. Данлы, искиткеч уңган Балтач ягында шулай бетеп баручы татар авылы бар дип сөйләсәләр, ышанмас идем дә - үзем күрдем. Ә-ә-ә-ә, бер нәрсәне онытканмын икән... Улисьялда да, Курамьялда да авыл башында автобус тукталышлары. Ике тукталышта да тезелеп куелган резин итекләр күреп аптыраган идек, шоферыбыз Балтач егете Альберт аңлатты: «Авыл эче пычрак, тукталышка кадәр резин итек киеп чыгасың да, аны салып, башкасын киеп, автобуска утырып китәсең. Берничә көн йөреп кайтсаң да, итекләреңә беркем тими. Безнең як гадәте инде бу...»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading