16+

Җиреңне эшкәртмәсәң, пай хокукың бетә

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай өләшенгән җир кишәрлекләре өч ел һәм аннан да озаграк вакыт эшкәртелмәсә, пай хокукы бетерелә. Җир кишәрлеге суд аша муниципаль берәмлек карамагына кайтарыла.

Җиреңне эшкәртмәсәң, пай хокукың бетә

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай өләшенгән җир кишәрлекләре өч ел һәм аннан да озаграк вакыт эшкәртелмәсә, пай хокукы бетерелә. Җир кишәрлеге суд аша муниципаль берәмлек карамагына кайтарыла.

Бу хәбәрне «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Миннекәев белән дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы Револь Исмәгыйлов җиткерде.
Пай җирләре бүлү авыл халкын җанландырып җибәргәне хәтердә. Әмма озак та үтмәстән, бу «реформа» күпләрнең баш авыртуына әверелде. Кешеләр җирне шәхси милеккә терки алмыйча иза чикте. Өлкән яшьтәгеләр, кул селтәп, җирен юк бәягә сатты. Арендага бирер идең, ни инвесторы, ни көчле фермеры юк. Агропредприятиеләр сакланып калган авыллар халкын пай җирләрен урнаштыру хәсрәте читләтеп үтте. Кайбер авылларның элеккеге иген кырларында инде кеше буе агачлар үсә. «Җир елап ята. Бабайлар-әбиләр агач төпләп, кыр ясаганнар, бүген шул кырлар кире урманга әйләнеп утыра», - дип уфтана өлкәннәр. Эшкәртерләр иде дә соң, инде хәлләреннән килми. Питрәч районында, эшкәртмәгән өчен, ике пай җире суд карары белән тартып алынган.
«Эшкәртмәгән өчен пай җире тартып алынса, кешегә кабат бушлай җир бирелми. Ләкин соңрак мөмкинлеге чыккан очракта, ул җир кишәрлеген сатып алырга, муниципаль берәмлектән билгеле бер вакытка арендаларга хокуклы. Авылларда пай җирләренең һич юкта инвестор яки фермер тарафыннан файдаланылуын район башлыклары да кайгыртырга тиеш», - диде Алмаз Миннекәев.
Татарстанда 57 мең гектар, Казан тирәсендә 19 мең 414 гектар җирләрнең файдаланмыйча яткырылуы ачыкланган. «Узган ел белән чагыштырганда, файдаланылмаучы җирләр мәйданы быел 24 процентка кимеде. Әмма Алабуга, Лаеш, Нурлат, Чирмешән, Сарман, Зәй, Спас, Аксубай районнарында файдаланылмаучы җир мәйданнары артты», - диде Алмаз Миннекәев.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторлары тикшергәннән соң, узган ел республикада 23 мең гектар ташландык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә, ягъни файдалануга кайтарылган. 2013 елның көзендә җирләр кабат тикшереп-барлап чыгылачак.
Авыл хуҗалыгы кулланылышындагы җир ташландык хәлдә яткырылса, гражданнарга - 5 мең сумга, җитәкчеләргә 6 мең сумга һәм юридик затларга 100 мең сумга кадәр штраф салына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading