16+

Калайчы кулында туган матурлык

Теләче төбәге иҗат кешеләренә, көчле спортчылары, тимер, агач эшенә, таш салу осталарына бай булуы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Балта осталары, ташчылар һәр авыл саен булса да, тимер, калай эшенә һәвәсләр бармак белән генә санарлык. Бүген мин сезгә шуларның берсе - Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче, калайдан әкәмәт фигуралар ясаучы Мөдәрис...

Калайчы кулында туган матурлык

Теләче төбәге иҗат кешеләренә, көчле спортчылары, тимер, агач эшенә, таш салу осталарына бай булуы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Балта осталары, ташчылар һәр авыл саен булса да, тимер, калай эшенә һәвәсләр бармак белән генә санарлык. Бүген мин сезгә шуларның берсе - Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче, калайдан әкәмәт фигуралар ясаучы Мөдәрис...

Теләче төбәге иҗат кешеләренә, көчле спортчылары, тимер, агач эшенә, таш салу осталарына бай булуы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Балта осталары, ташчылар һәр авыл саен булса да, тимер, калай эшенә һәвәсләр бармак белән генә санарлык. Бүген мин сезгә шуларның берсе - Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче, калайдан әкәмәт фигуралар ясаучы Мөдәрис Камалов турында сөйләмәкче. Аның калайдан кисеп, бөгеп ясаган хезмәт үрнәкләрен районыбыз авылларында йорт түбәләрендә, койма башларында күрергә мөмкин. Теләчелеләр дә теге яки бу әйбергә заказны еш бирәләр икән аңа. Үзенең оста куллары белән Мөдәрис, халыкчан итеп әйтсәк, төймәләр генә төйми. Аның күңеленә якын һәвәслеге узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле килә. Иң беренче ясаган эше комган булган. Шуннан соң үзлегеннән өйрәнә-өйрәнә ул кирпеч койма, капка баганалары өчен «түбәтәйләр», беседка түбәләре, мал сую өчен дәү, нык пычаклар кебек көнкүреш өчен кирәк булган калай әйберләрен ясарга өйрәнә. Калай һәм тимер белән эшләү остасы үзенең бу эшен рәсмиләштереп, быел май аенда шәхси предприятиесен ачып җибәргән иде.
- Болай эшләү үзеңә карата булган җаваплылыкны да арттыра, салым инспекциясе хезмәткәрләре алдында да тыныч күңел белән йөрисең. Бары тик эшеңне эшлә дә салымыңны түлә! Калганы - синеке, - ди оста.
Казандагы 7 нче номерлы һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, Мөдәрис 22 нче заводта эшли башлый. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң да заводка эшкә кайта. Монда алты-җиде ел эшләгәч, язмыш аны янә туган нигезенә кайтара. Хуҗалыкларда түләмәүчелек чоры башлангач, Теләче сөт-май заводына слесарь булып эшкә урнаша. Өч-дүрт ел эшләгәннән соң, авырып китү сәбәпле, моннан да китәргә туры килә аңа. Әмма күңел төшенкелегенә бирелми, үз эшенең чын остасы, киресенчә, бер-берсен кабатламас иҗат үрнәкләре булдырып, райондашларыбызны сөендереп яши. Моннан тыш, ул үзенең сыйфатлы, күңел биреп эшләгән товарлары белән район, республикакүләм күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә актив катнашып килә. Кайда гына эшләсә дә, үзенең яраткан шөгыленә тугры кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading