16+

Каймак ашап булмады...

Бу шимбәдә яңа ачылачак агропромпаркка барырмын дип, атна башыннан ук тәгаенләп куйдым. Тавык итен дә алмый торыйм әле, сөт, эремчекне дә шуннан алырмын, кәбестәнең дә үзебездә үскәнен сатарлар, шәт.

Каймак ашап булмады...

Бу шимбәдә яңа ачылачак агропромпаркка барырмын дип, атна башыннан ук тәгаенләп куйдым. Тавык итен дә алмый торыйм әле, сөт, эремчекне дә шуннан алырмын, кәбестәнең дә үзебездә үскәнен сатарлар, шәт.

Авыл хезмәткәрләренең беренче тапкыр гына сәүдә итүе түгел үзе, көзен ярминкәләр атна саен була. Гадәттә, алар эңгер-меңгердә үк эшли башлыйлар да иртәнге сәгать унда таралалар. Монысы алай булмас, дип уйлыйм күңелдән. Ни дисәң дә, сатып алучылар бөтен шәһәрдән киләчәк, халыкның яңа урынны эзләп табасы да бар.
Сәгать ун тулганда, без дә Көньяк трасса буйлатып Сахаров урамына барып җиттек. Аннан, күрсәткеч эзләп, ипподромга борылдык. Каядыр шушы тирәдә булырга тиеш икәнлеген беләбез, ә менә ничек керәсе? Эзләгән кеше тапмыймы соң? Ярминкә дигән кош теле хәтле язуны без дә таптык. Әле ярый кулда машина, белмәгән кешегә моны җәяү ураулары! Әмма насыйп түгел икән миңа сөтле чәй эчеп, авыл каймагын ашарга. Барлы-юклы унбиш машина калган, тегесенә йөгереп барам, монысына. Кайсына барма - ит. Алай да таптым бер яшелчә сатучыны: юрган астыннан бер өшегән кәбестә алып бирде. Тышкы күлмәген салдырсаң, бер дигән буласы икән. Кәбестә өшерлек вакыт та үткән икән шул. «Без монда алтыда ук килдек», - диләр. Агропромпарк турында телевизордан сөйләгән саен, түбә астындагы җылы залларны күрсәтәләр. Алданып, өстегезгә юка киенеп бара күрмәгез, анысы ачылмаган әле. Буш кайтмыйк дип алган өшегән кәбестәне машинага атып, «Ашан»га юл тоттык...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading