16+

Көзге культуралар исән, әлегә...

Ел ахырында уҗым культураларының торышы шактый борчуга салган иде. Белгечләр юраган фаразлар бик җитди булды, хәтта яңадан чәчәргә туры килмәсә ярый, дип тә шикләнделәр. Яңгырлар күп яву сәбәпле һәм көннәр җылы торгач, көзге культуралар башта кирәгеннән артык үсеп китте. Декабрьдә булган көчле салкыннар исә өшү куркынычы тудырды. Бигрәк тә Идел...

Көзге культуралар исән, әлегә...

Ел ахырында уҗым культураларының торышы шактый борчуга салган иде. Белгечләр юраган фаразлар бик җитди булды, хәтта яңадан чәчәргә туры килмәсә ярый, дип тә шикләнделәр. Яңгырлар күп яву сәбәпле һәм көннәр җылы торгач, көзге культуралар башта кирәгеннән артык үсеп китте. Декабрьдә булган көчле салкыннар исә өшү куркынычы тудырды. Бигрәк тә Идел...

Биредә уҗым культураларының торышына багышланган сөйләшү булды. «Дөрес, көзге культураларга инде берничә ел уңыш елмаймый. 2010 елда алар өшегәннәр иде, 2011дә дә зыян күрделәр», - дип билгеләп узды институтның көзге арыш селекциясе бүлеге мөдире Мира Пономарева. Аның каравы, хәзер көзге культураларның торышы яхшы, әмма барысы да язның нинди булачагына бәйле икән. «Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, көзге культуралар бездә кыш көне сирәк үлә. Күп вакытта алар яз айларында һәлак була. Кар күпме вакыт эрүгә бәйле ул. Февраль аенда алынган үрнәкләрдән күренгәнчә, әлегә уҗым культураларында сизелерлек үзгәрешләр юк. Үсемлекләрнең 98 проценты яшәү сәләтенә ия. Шуңа күрә быел без яхшыга өметләнәбез», - дип сөйләде Мира Пономарева. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров: «Быел республикада чын кыш күзәтелде: салкыннары да булды, кары да җитәрлек яуды. Уңыш нинди булачак дигәндә, быел яхшы, уртача ел булыр дип көтәбез. Әлегә борчылыр урын юк, барысы да план буенча бара, - дип билгеләп үтте. - Әмма яз ничек килә бит әле».
Институтта быел республикада арыш елы булыр дип фаразлыйлар. Моның сәбәбе дә юк түгел, чөнки Татарстанда 7 елга беренче тапкыр арыш бодайга караганда күбрәк чәчелгән. Татарстан элек-электән арыш республикасы, бу безнең традициягә кереп бара инде.
Язны барыбыз да зур түземсезлек белән көтәбез. Россия синоптикларының, быел яз булмый, дигән сүзләренә дә ышанасы килми. Хәерле язлар килсен инде, икмәкнең булу-булмавы да нәкъ менә шул ел фасылына бәйле бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading